tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нурәхмәт хәзрәт – хикмәт иясе
Нурәхмәт хәзрәт – хикмәт иясе

Нурәхмәт хәзрәт – хикмәт иясе

Нократның аръягында зур булмаган татар төбәге – Яңа Пенәгәр бар.  Авылга мулла булып Нурахмәт хәзрәт Мөхтәров хезмәт итә. Ул Киров өлкәсендә иң олы яшьтәге дин әһелләренең берседер.  Узган ел ахырында  90 яшен тутырды инде. Без бүген анда кунакта.

Биек йорт

Нурәхмәт хәзрәткә туксан яшь узган елның 18 декабрендә тулды, Нократ Аланы мөхтәсибәтеннән бер төркем кеше барып тәбрикләп кайткан иделәр. Ул вакытта чакырулы булсам да бара алмадым, менә, яз, карлар эреп юллар начарлана башлагач кына насыйп булды. Нократ аръягы урманлы җир, юллар борма. Урман юлында әле кар ятканлыктан редакция машинасы элдереп кенә барса, авылга якынлашканда басу юлына чыктык. Бу  юлны юл  дип санасаң гына юл инде, аның өске каты җебеп, ботка сыман пычракка әйләнгән, машинабыз әкренәйде. Шулай буласын чамалап, машина бара алмаса, ерак калмый, җәяүләп керермен дип уйлап, мин аякка резин итек кигән идем.  Редакция машинасын йөртүче Ринат Тимербаев, шаярып, ярар, кирәк булса төшеп этәрсең, дип әйткән булса да, аның үз эшенең остасы икәнлеген беләм, пычрак җирләрне җай гына үтте дә, без авыл башына кердек. Ринат капка төбендә торган бер агайдан хәзрәт өен кайсы тирәдә дип сорады.

– Әзрәк барыгыз, уң якта биек йорт булыр. Капка төбендә машина тора, – диде ул.

Кош хәбәре

Яңа Пенәгәр бер генә урамлы авыл, күп дигәндә иллеләп кеше яшидер, адашырлык булмады.Без ерактан ук күренеп тора торган зур матур өй янына килеп туктадык. Йортның тышкы бизәлеше турында аерым сүз. Ул безнең як татарлары ярата торган ачык зәңгәр һәм ак төсләргә буялган. Урам якта балкып тора торган дүрт тәрәзә, ак тәрәзә йөзлекләре куе әфлисүн төсе дә, шул төскә килешә торган итеп куе чия төсе дә кертелгән. Мондый төсләр Малмыжның тарих музеендагы бер татар сөлгесенең чигү үрнәген хәтерләтте. Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче татар хатын-кызлары “Ак калфак” тарафыннан оештырылган татар сөлгесе бәйгесендә без, Киров өлкәсе “Ак калфак” оешмасы, сөлгебезне шул Малмыж үрнәгендә эшләп, беренче урын алган идек. Төсләрне болай итеп сайлый белү  нечкә зәвыклы эчке тоемлау сорый.

Исәнләшеп өйгә кердем. Нурахмәт хәзрәт һәм аның кызы Люция ханым ачык йөз белән каршы алдылар, ә минем күз керә-керешли  тагын тәрәзәләргә төште. Дөресрәге, тәрәзә төпләрендә балкып чәчәк атып утыручы кызыл яраннарга. Ямьле өйдә ямьле гөлләр!

Шул ук вакытта тыштан тәрәзә кырына сары түшле бер кош килеп кунды. Ул, зур  кызыксыну белән өй эчен  күзәтеп бераз утырды да, китеп барды. Авылга, килделәр, килделәр, дип  хәбәр салгандыр, чөнки килү көне һәм вакыты турында алдан килешенде. Мин, хуҗалар белән күрешеп, хәл-әһвәл сорашып өлгермәдем, бер ир-ат килеп керде. Озак утырмады,  ишектә икенче берәү күренде… Монда күршеләр, элеккечә, бер-берсен якын итеп яши икән дип сөендем.

Үлеп терелү

Танышып, бераз гына аралашып алуга, миндә, инде аларны күптән беләм кебек хис туды, чөнки сөйләшеп утыру өчен шул кадәр эчкерсез, рәхәт кешеләр булып чыкты алар. Нурәхмәт хәзрәт исә үзе турында сүзен мин ике үлеп терелгән кеше дип башлап, шундук зур кызыксыну уятты.

– Җиде яшьлек чагымда, җәй, әни уракта вакытта, аңа эчәргә су илткәч, урак белән бармагымны кистем. Шактый каты булды, каны ага башлады. Әнинең моңа никтер исе китмәде, аксын, аксын, диде ул, башың авыртмас. Ә ул кан һич туктамый акты да акты, алга таба мин һуштан язып егылганмын… Мине үлде дип уйлаганнар.

Икенче тапкыры гаилә корып, тормышны үзем алып бара башлагач булды. Өч сыерыбыз бар иде, көтү чираттан. Безнең чират көнне ут чыбыгы өзелеп, бер сыерыбыз үлде. Ул сыерның ятканын күрдем, күзе ачык булгач, үлгән дип уйламадым. Чыбыгын алып атыйм дип тотынсам,  аңыма килгәндә ул җирдән 5-6 метр читтә ята идем, мине дә ток сугып алып бәргән. Улыма 10-12 яшь булгандыр, ул чыбыркы сабы белән сак кына тиеп, минем кулны чыбыктан ычкындырган. Ток үзен дә бераз чеметкән, тик зарар салмаган. Мине тагын үлде дип уйлаганнар… Мин айныгач кулларымны торфка тыгып утырдым,  врач та чакырттылар. Кулым бик каты пешкән иде, пешкән генә түгел, янган, тик артык берни булмады, төзәлде, – диде ул елмаеп. Яшь чакта, арттан килеп, клуб ишеге йозагы белән сугып, аның башын да тишкәннәр. – Мин гармун уйнатып, ун-унбишләп кыз ияртеп, клубтан кайтып килә идем, башка бик каты итеп суктылар. Борылып, әлеге кешене сугып ектым, өстенә менеп атландым, тик башка тимәдем. Клуб мөдире булып чыкты бу, җибәр ди. Баш гел кан гына, табибларга мөрәҗәгать итәсе булды, судлы эш. Тик икенче көнне үк клуб мөдире хатыны белән килеп гафу сорадылар, судка бирмә дип, көн дә килә башладылар. Гафу иттем. Икенче көнне нәрсә белән сукканын белер өчен шул төштәге карны актарган идем, тимер йозак булып  чыкты, алдым мин аны, шул әле дә сарайда ята. Мине Аллаһы Тәгалә тагын үлемнән алып калды, менә, гомерем булгач, яшим бит.

Йокыдан уянгач, мин бүген дә исән бит дип, һәркөн Аллаһы Тәгаләгә шөкер итәм, – диде ул.

Мулла нәселе

Нурахмәт ага Мулламөхтәр белән Сәгыйдәбану гаиләсендә уникенче бала булып дөньяга килә. Уникедән исән булып алтысы гына үсә.  Бабалары Садретдин авылда мулла булып хезмәт иткән, әтисе Мулламөхтәр дә атаклы Түнтәр мәдрәсәсендә укып белем алган. Тик, Түнтәрдән кайта-кайтышлый ук ул коточкыч хәбәр ишетә, бу совет чорының ерткычларча репрессия еллары, янәсе, якын гына булган Кукмара ягында унбер мулланы атканнар. Язмышны сынамыйча гына, Мулламөхтәр муллалыктан баш тарта. Соңрак читтән Файзрахман дигән кешене муллалыкка чакырталар. Шулай да алга таба мулла нәселен дәвам итү Нурәхмәткә язган булып чыга. 2000 елда аны Яңа Пенәгәр имам-хатыйбы итеп сайлап куялар.

Әниле чак

Тик аңа хәтле үз мәшәкатьләре тулы озын гомер ителгән. Әнисе Сәгыйдәбану тумышы белән Иске Пенәгәр авылыннан. Бу авыл кешеләре элек-электән алып-сатуга оста була, Сәгыйдәбануга әлеге кәсеп сугышка бәйле авыр елларда бик тә кирәк була.

– Әни мине ияртеп чабата сатырга Пүләнкә (Нократ Аланы шәһәре. Авт.) базарына алып бара иде. Бездә никтер чабата үрмәделәр, без аны алырга ухалла арбасы тартып Смәил Пүчинкәсенә бара идек, моннан 12 чакрым. Кайтканда, әнине шул чабаталар янына утыртып, таудан аска таба тартып кайтканым хәтердә. Атнага ике тапкыр Смәил Пүчинкәсенә барабыз, ике тапкыр, Вятка аша паром белән чыгып, Пүләнкәгә. Анда кичтән барып, әни танышларына кереп кунабыз, иртән иртүк базарга.

Кайчак ул чабаталар кибеп киткән була, сирәгәя, әни аларны беркат чылата. Чабата сатучылар күп түгел, безнең белән 2-3 кенә кеше. Безнең кайтыр җир ерак, 20 чакрымнан артык, тизрәк сатыр өчен мин берничә парны алам да, урысчалатып, “Кому лапти, кому лапти!” дип кычкырып базар буйлап йөрим. Минекен тиз алалар, әнидән тагын барып алам, – моны сөйләгәндә Нурәхмәт хәзрәтнең йөзләре яктырып китте, күзләре чаткыланды. Әниле балачакны искә төшерү рәхәт шул!

Эшле-ашлы!

– Безнекеләр сугыш елларында  ач булмаган, – әңгәмәгә Люция ханым кушылды. – Элек-электән бик тырыш булып, тегермәнле, берничә атлы була алар. Колхозлашу еллары башлангач, бер атларын, суыргычны колхозга биргәннәр. Без үзебез дүрт бала үстек, ишле гаилә булсак та, әти-әни тырышлыгы белән тук  тормышта яшәдек. Авыл җирендә эш күп, эше күпнең ашы бар: берничә зур мал була иде, ишегалды тутырып кош-корт,  36 умарта. Мәш килеп эшлибез, мәш килеп ял итәбез. Ял дигәнебез әти кичләрен безгә газета-журналлар, китаплар укый, әни бу вакытта, үзе дә колак салып кечкенә якта савыт-саба юа. Әти безгә белемле булырга омтылыш бирде, безне, дүртебезне дә, югары белемле иттеләр. Кечкенәдән үк шахмат уйнарга өйрәндек. Соңрак, бу юнәлештә үз өстемдә эшләп, егерме елдан артык гомеремне педагог булып шул төр спортка багышладым.

Сугыш елындагы ачлыкка килгәндә, без бит урманлы, елгалы як. Җиләк, гөмбә, чикләвек һәм башкасы – урман туендыра да, киендерә дә. Утынга кытлыкның нәрсә икәнлеген белмәдек.

Торф

Люция ханыма өстәп, Яңа Пенәгәрнең торфлы җиргә урнашканлыгын әйтергә кирәк. Исеме юкка гына Яңа Пенәгәр түгел, аңа Иске Пенәгәр кешеләре нигез сала. Бу турыда “Пенәгәрдә мең дә бер кичә” китабының 2 томында (Казанда басылды, 2022 ел, җыентык авторы Зиятдин хәзрәт Нәҗметдинов) мәгълүмат бар. 1880 елларда Иске Пенәгәрдән бер төркем кеше урманлы җир дип шушы төшкә килеп утыра. Рөхсәтсез күченгәнлектән, бик зур кыенлыклар күрсәләр дә, китмиләр, шунда калалар. Соңыннан билгеле булганча, урманлы, елгалы бу җирләр торфка бай булып чыга.

Безнең якта урманлы, сазлы  җир дип торф ятмалары эзләү буенча эшләр патша заманында ук – 1903 елда башланган. 1904 елда Милицин фамилияле тау эшләре мастеры Яңа Пенәгәр янында торф ятмалары таба. Чынлап торып күпләп торф чыгару сугыш елларында башлана. 1942 елда “Шемакское” дигән торф чыгару предприятиесе барлыкка килә. Торф брикетлары Нократ Аланында урнашкан оборона предприятиесенә ягулык буларак озатыла. Беренче елны эшчеләр Яңа Пенәгәр янындагы урманда палаткаларда яши, бу урманны әле дә татар урманы дип йөртәләр. Аннан соң шушы торф предприятиесенә бәйле эшче бистәләре – Виноградово белән Казанка төзеләләр.  373 гектар җир алган торф ятмалары запасы чама белән кырык елга җитәчәк дип белдерә белгечләр. 1949-1952 елларда узкоколейка дип йөртелә торган тимер юл салына. 1990 еллларга бу җирләрнең торф ресурсы бетә, “Шемакское” банкротка чыгарыла (Мәгълүмат ачык чыганаклардан алынды. Авт.).

Хикмәт

Кайчандыр тормыш кайнаган бу яклар әкренләп бетә бара кебек, әмма Иске Пенәгәргә карап алай дип уйлыйсы килми. Урманлы, сулы, торфлы бай җирдә урнашкан татар авылы бетәр мени? Аның барлыкка килү тарихы гына да ни тора!

Тарих дигәннән. Нурәхмәт агаларның үзе чын тарих булган коелары бар. Аны бабалары казыган һәм аңа быел 103 ел! Алар коены “кой” дип әйтә, Иске Пенәгәр халкы да шулай дип атый. Бабалары коесы белән инде кулланмыйлар, җимерелә башлаган, рәтләргә кирәк. Рәттән су скважинасы тишкәннәр. Шунысы кызык, кое 14 метр тирәнлектә булса, скважина 18 метр. Шул 18 метрның 9 метры су! Икесе рәттән генә булсалар да, кое суы йомшак, тегесенеке каты икән. Хикмәт!

Тик мондагы хикмәтләр моның белән генә бетми әле, иң беренче чиратта хәзрәтебез үзе дә хикмәт иясе икән бит! Нурәхмәт хәзрәт күпмедер вакыт мәктәптә укыта. Укытучы чагында төрле җайланмаларның макетларын ясау белән мавыга, бәйгеләрдә катнаша. Аның эшләнмәләре өч ел рәттә өлкә күләмендә беренче урыннар ала. Соңыннан тормыш баса,  шөгыль онытыла, әмма бүген  хәзрәт янә шуңа алынмакчы.

– Мин әле дә хыялымда йөрткән бер нәрсә бар – мәңгелек двигатель ясау, – диде ул серле генә итеп елмаеп.

Булыр да, ышанам!

Шәмсия ХӘЛИМОВА, “Дуслык” газетасы

Автор фотолары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*