tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Менделеевск районы мөхтәсибәте мәчеткә йөрүче балаларга бүләкләр тапшырды
Менделеевск районы мөхтәсибәте мәчеткә йөрүче балаларга бүләкләр тапшырды

Менделеевск районы мөхтәсибәте мәчеткә йөрүче балаларга бүләкләр тапшырды

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы Менделеевск районы мөхтәсибәте «Рамазанның соңгы көннәре тәме» бәйгесендә катнашкан 5-15 яшьлек балаларга бүләкләр тапшырды. Бүләкләр арасында велосипед, планшет һәм телефон бар иде, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Татарстанның Менделеевск районы матбугат хезмәтендә.

Балалар Рамазан аеның соңгы 10 көнендә мәчеттәге күмәк гыйбадәтләрдә актив катнашырга тиеш иде.

Беренче урынга лаек булган Ислам Кәшиповка – велосипед, икенче урынны алган Әмир Кимгә – планшет, өченче урын иясе Мәрьям Фәрхетдиновага телефон тапшырдылар.

Бүген шулай ук Менделеевскиның үзәк мәчетендә Ураза бәйрәме уңаеннан гает намазы укылды. Аны Ирек хәзрәт Нуриев үткәрде.

Район башлыгы Радмир Беляев исеменнән мөселманнары Башкарма комитет җитәкчесе Роберт Искәндәров тәбрик итте.

«Ураза бәйрәме һәр йортка иминлек һәм бәхет алып килсен! Барыгызга да уңышлар, нык сәламәтлек һәм иминлек телим!» – дип мөрәҗәгать итте ул мөселманнарга.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*