tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әхлак белән дин янәшә бара
Әхлак белән дин янәшә бара

Әхлак белән дин янәшә бара

Фәннәр кандидаты, укытучы-галим, язучы, тәнкыйтьче, дин гыйлеме белгече Рәҗәп Бәдретдинов белән беренче очрашуым Малмыж районы Яңа Смәил авылы мәктәбендә туган тел укытучылары форумында булды. Укытучы һәм язучының эшчәнлеге, иҗаты белән якынрак күптән түгел Яңа Смәил китапханәсендә оештырган очрашуда таныштык.

«Төнге яктылык»

Балтач районы Пүскән авылының күренекле улы Рәҗәп Бәдретдиновның “Төнге яктылык” дип исемләнгән өр-яңа китабы дөнья күрде. Китапта хикәяләр, фәнни һәм публицистик мәкаләләр, әдәби тәнкыйть мәкаләләре, чыгышлар, хатлар, истәлекләр урын алган. Мондагы хикәяләрдә һөнәрләрен үз язмышлары белән бәйләгән укытучылар тормышы сурәтләнә. Язучының бу саллы хезмәте – инде икенче китабы. Беренчесе “Каһәрле еллар корбаны” исемле китабы да укучылар тарафыннан яратып кабул ителгән.

Дингә өйрәтү – әхлакка өйрәтү

Очрашуның кунагы үзе белән таныштырганда: “Рәҗәп исемемне бабаем кушкан. Исем зур әйбер, хәтта кешенең язмышыннан алда йөри торган. Аллаһ Тәгалә биргән исемне без лаеклы йөртергә тиеш. Әти-әнием кечкенәдән намаз укырга өйрәттеләр. Казанга укыр-га киткәч, студент чакта да намазларымны укып бардым”, – дип, тәрбия турында сөйләвен дәвам итә Казанда да, Балтачта да әхлак, дин дәресләрен укыткан укытучы.

– Намаз укыган, дин юлыннан барган баласы өчен әти-әнинең дә җаны тыныч була. Баланы намаз укырга, дингә өйрәтү  – әхлакка өйрәтү дигән сүз. Бүген әхлак югалып барган чорда яшибез. Әхлаксыз бала белем алганнан соң, начар юлга кереп китсә, аның белеменең бернәрсәгә дә кирәге калмый.  Әхлак бетүгә үзебез дә гаепле. Илдәге тотрыксызлык, балалар үз-үзләренә кул салалар – болар каян килә? Монда әти-әнидән тора. Балага Аллаһы Тәгаләдән иман сорарга кирәк. Авырлык килгәндә дә, шатлык килгәндә дә Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булырга өйрәтергә кирәк. Әдәп-әхлак  – ул әти-әнинең, авылдашларның шәхси үрнәге дә. Шәхси үрнәк матур булса, бала да аңа иярә. Бала тәрбияләүдә әхлак беренче урында торыр-

га тиеш. Әхлак белән дин янәшә бара. Намаз, Коръән укырга өйрәтү – ул баланы әхлаклы итеп тәрбияләү, тормышка өйрәтү. Ни өчен Коръәнне ятлыйбыз. Кыямәт көнендә Аллаһ каршында җавап тотканда, кеше Коръән алып укырга теләсә, Коръән китабы сөртелгән, буш булыр ди. Коръән безнең күңелебездә булырга тиеш. Ислам дине ул безне яклаучы да, саклаучы да, – дип Рәҗәп әфәнде исламның биш баганасы турында да сөйли.

–“Бисмилләәһир –рахмәәнир – рахииим” дип әйтсәк, Аллаһы Тәгалә безгә бу дөньяда  да, теге дөньяда да рәхимле булырмын дип җавап кайтара бер сүз өчен. Ә утырып дога кылсак, Коръән укысак, күпме савап алабыз. Су эчкәндә дә һәрвакыт “Бисмилләһ” әйтеп эчәргә кирәк, догадан суның кристаллары үзгәреп, кешегә шифа булып керә. Ямьсез итеп эчкән су кешегә начар булып керә, авырып китәргә мөмкин.

Дөрес юлга этәргеч булырга тиеш

Рәҗәп Бәдретдинов хезмәт юлын гади укытучыдан башлап җибәрә. 15 ел завуч булып тора, аннан 15 ел мәктәп директоры булып эшли.  Балтач районы мәктәпләрендә инде өч дистә елга якын әхлак дәресләре укыталар. Яшь белгеч Балтач районы Алан мәктәбендә эшли башлаганда ук әхлак дәресләре кертәләр.

– Әхлак дәресләре аша динне дә укыта башладык. Балалар мәктәптә минем белән “Әссәләәмү галәйкүм” дип исәнләшәләр иде. Укытучыларны да өйрәттек, мәчет белән араны ныгыттык, күп чаралар үткәрдек.

– Мәдрәсәдә биш ел укып чыкканнан соң гына, язарга тотындым, – дип язу темасына күчә язучы. – Язучының һәммә әйберсе Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен булырга тиеш, Ул кушканнарга каршы килергә тиеш түгел. Минем язганнарым белән кешеләр гамәл кылуларын бутарга тиеш түгел,  кешелекне дөрес юлга этәргеч булырга тиеш.  Кеше турында язу Аллаһы Тәгаләдән зур җаваплылык сорый.

Намазлыксыз намаз

“Төнге яктылык” китабының беренче бүлеге “Намазлыксыз намаз”, “Төнге яктылык” хикәяләре белән башланып китә. Гаҗәеп дәрә-җәдә матур тел белән язылган китапта  әдәп-әхлак төшенчәләренә дә киң урын бирелә. Таллык авылында мәктәп салу мәшәкатьләре, анда янып-ялкынланып эш-ләүләр, инде еллар үткәч, аны саклап калу өчен көрәшүләр.

– Ни өчен “Намазлыксыз намаз”? Алан мәктәбендә 15 ел эшләгәннән соң, эреләндерү системасы белән башка мәктәпкә күчерделәр, аннан мәктәпне ябабыз диделәр. Авыл мәктәбен саклап калыр өчен күп тапкырлар түрәләр юлын таптадым. Мәктәпне бетерергә дигәч, без дә догалар кылдык һәм шушы хәлләрдән соң “Намазлыксыз намаз” хикәясе туды. Бу хикәядә дә әхлак югала баруга чаң кактым,– дип хикәядән иң тәэсир итә торган өзекне сөйләп күрсәтә.

Үзләре төзегән мәктәпне, балалар әзәйде дип, сүтәргә бригада килә. Бу хәл мәктәп директорын, коллективны аяктан ега. Ялваруларга карамастан, төзүчеләр, без кушканны гына эшлибез дип сүтәргә керешәләр. Мәктәпнең гомере бетә бит, дип Рамазанга “Йәсиин” сүрәсен укырга кушалар. Аллаһының рәхмәте, “Йәсиин” укый башлагач, җыелган бар халык, төзүчеләр дә эшләреннән туктап, чүгәләп тыңлыйлар. Сүрәне укып бетергәч, төзүчеләр сүзсез генә коралларын җыеп, чыгып китәләр. “Йәсиин”не укып бетергәч, директор кушуы буенча, җыелган халык намазга баса. Мәктәпне сүтмиләр, сакланып кала.

Тарихыбызны халкыбыз белсен!

Тарихыбыз бетмәс өчен дә әхлакны күтәрергә кирәк ди Рәҗәп әфәнде. Репрессияләр, ачлык-ялангачлык, сугыш чорлары,… Шушы чорларда булган хәлләрне архивларда өйрәнеп, тарихыбызны халкыбыз белсен дип, язарга тотына. Кайбер хәлләрне сөйләп тә күрсәтә.

Репрессияләр вакыты. Каюм мулланы төнлә килеп алып китәләр. Икенче көнне хатыны яшь баласын күтәреп, Малмыж төрмәсенә төшә. Яшь бала белән судка кертмиләр. Баласын бер йортта кешегә калдырып судка керә. Судта Каюм мулланы атарга дип хөкем чыгаралар. Абыстай хуштан язып егыла. Аңына килеп, тиз генә йортка кереп баланы ала да, җан ачысы белән авыл халкы мулланы яклап алып калмас микән дип,  авылына йөгереп кайта. Өенә кайтып, төргәген чишеп баласын караса, бөтенләй икенче йортка кереп, икенче баланы алып кайткан. Башларны миңгерәүләтерлек хәлләр… Һәм икенче авыл мулласын да алып киткән булалар. Ул мулланы саклап калу өчен бөтен авыл халкы җыелып, Малмыж төрмәсенә төшә. Авылның ир-атлары муллага сүз дә әйттермиләр, күтәреп алып кайтып китәләр. Ә Каюм мулланы атып үтерәләр, авылдан аны яклап бер кеше төшми. Монда да әхлак зур роль уйный.

Репрессияләр чорын автор “Юлаучылар” хикәясендә дә чагылдыра. 

– Безнең киләчәк балаларда, мәктәптә, гаиләдә тәрбия ничек куела, балага ничек салына, ул шуның буенча яши.Тормышта югалып калмас өчен дингә килү мәслихәт. Җан атып йөрүчеләр булганда динебез, телебез әле югалмас,  – дип тәмамлап,  Рәҗәп Бәдретдинов очрашуга килгән барлык авыл халкына, бу чараны оештырган китапханәче Гөлназ ханым Әхәтовага зур рәхмәт белдерде.  Балалар тәрбияләүдә бик файдалы лекция булды бу. Чарага килүчеләр Рәҗәп әфәндегә дә бик рәхмәтле булдылар.

Рәмзия ХӘКИМОВА, “Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*