tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Наласа авылы мәчетендә матур бәйрәм булды
Наласа авылы мәчетендә матур бәйрәм булды

Наласа авылы мәчетендә матур бәйрәм булды

Ураза бәйрәме уңаеннан авыл мәчетләрендә дә матур чаралар оештырылды. Шуларның берсе Наласа авылы мәчетендә үтте.

Бик матур бәйрәм булды биредә. Гает намазына мәчет тулып халык килде. Читтә яшәгән авылдашлары да кайткан. Соңыннан Фәридә Галиуллина үзе дини белем биргән өченче, дүртенче, бишенче сыйныф укучылары катнашында һәм Зөфәр хәзрәт Нәҗметдинов ярдәме белән балалар өчен бәйге рәвешендә чара үткәрде. Катнашучылар башваткычлар чиште, дини сорауларга җавап эзләде, дини сүзләр язды, татар халкының дини йолаларын күрсәтте. Азан әйтү, барлык нечкәлекләрен күрсәтеп намаз уку, сүрәләр уку бәйгеләре булды. Мәдрәсәдә укучылар гына түгел, тамашачы балалар да катнашты. Әти-әниләр хуплап, алар өчен җан атып торды.

Барлык бәйгеләрне дә командаларга бүленеп эшләделәр. Рамил Мөхетдинов, Зөфәр хәзрәт, Тәскирә Гарифуллина жюрида буларак җавапларны, чыгышларны бәяләде. Шуның буенча урыннар билгеләнде. Беренче, икенче, өченче урыннарны алучыларга дипломнар, бүләкләр тапшырылды. Ә чараны үткәрүдә унберенче сыйныф укучылары Әнвәр, Зилә, Язгөл, Азалия булышты. Соңыннан барысы бергә бәйрәм табыны артында чәй эчтеләр.

Һәр өйдә бу көнне таба исе чыгарып бәйрәм коймагы пеште, бөтен гаилә өстәл артына җыелып чәй эчте.

Чыганак: arskmedia.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*