Түбән Новгород өлкәсенең татарлар компакт яшәгән округларында, татар авылларында төрле дәрәҗәдәге – өлкә, округара конкурс- фестивальләр байтак уздырыла һәм аларның максаты бер – милли мәдәниятебезне, гореф-гадәтләрне, йолаларны, телебезне саклап үстерү һәм пропагандалау. Нәкъ шул максат белән, шулай ук яшь буында милли бәяләребезгә ихтирам һәм мәхәббәт тәрбияләү, кызыксыну уяту өчен берничә ел инде 5-8 яшьлек балалар арасында “Татар малае. Татар кызчыгы” дип исемләнгән конкурс оештырыла. Быел ул 22 март көнне Кызыл Октябрь округы Пашат авылы мәдәният йортында дүртенче тапкыр узды. Анда Сергач, Спас, Кызыл Октябрь, Пильна округларыннан 8 бала – алты малай һәм ике кыз катнашты. Аның төп оештыручылары – өлкә татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе, Нижгар татарлары конгрессы, өлкә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы һәм Пашат мәдәният йорты иде, ә информацион ярдәмне өлкә “Туган як” һәм Кызыл Октябрь округының “Сельские вести» газеталары күрсәтте.
Түбән Новгород өлкәсенең татарлар компакт яшәгән округларында, татар авылларында төрле дәрәҗәдәге – өлкә, округара конкурс- фестивальләр байтак уздырыла һәм аларның максаты бер – милли мәдәниятебезне, гореф-гадәтләрне, йолаларны, телебезне саклап үстерү һәм пропагандалау. Нәкъ шул максат белән, шулай ук яшь буында милли бәяләребезгә ихтирам һәм мәхәббәт тәрбияләү, кызыксыну уяту өчен берничә ел инде 5-8 яшьлек балалар арасында “Татар малае. Татар кызчыгы” дип исемләнгән конкурс оештырыла. Быел ул 22 март көнне Кызыл Октябрь округы Пашат авылы мәдәният йортында дүртенче тапкыр узды. Анда Сергач, Спас, Кызыл Октябрь, Пильна округларыннан 8 бала – алты малай һәм ике кыз катнашты. Аның төп оештыручылары – өлкә татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе, Нижгар татарлары конгрессы, өлкә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы һәм Пашат мәдәният йорты иде, ә информацион ярдәмне өлкә “Туган як” һәм Кызыл Октябрь округының “Сельские вести” газеталары күрсәтте.
Бәйгене мәдәният йорты директоры Зайрә Абдулхалекова матур җыр белән башлап җибәрде һәм алып баручы да буларак сәламләү өчен сүзне Кызыл Октябрь округы мәгариф комитеты рәисе Рәүф Ваһаповка бирде. Рәүф Надирович округ администрациясе, мәгариф комитеты исеменнән җылы теләкләрен җиткереп, Рамазан ае белән дә котлады, катнашучы балаларга уңышлар теләде. “Иң мөһиме – кая гына булсагыз да, беркайчан ана телен онытмагыз, “мин татар” дип, горурланып әйтегез”, – диде ул.
Аннары катнашучы балалар матур итеп, татар көе астына сәхнәгә чыкты. Бәйге алдыннан гына мәдәният йорты методисты Гүзәл Алиякбәрова җитәкчелегендә өйрәнсәләр дә, тамашачыларның кайнар алкышлары астына моны бик оста эшләделәр һәм тезелешеп баскач, Зайрә ханым бәйге геройлары белән таныштырды: Азиз Сөләйманов (Петрякс), Самир Мостафин (Кочко-Пожар), Илнар Абдюханов (Мәдәнә), Илназ Абдулкадеров (Пашат), Мәрьям Исхакова (Сафаҗай), Әхмәт Фатехов (Татар Моклокасы), Лилия Абдуллина (Кочко- Пожар) һәм Хадис Юнысов (Петрякс). Ә аларның чыгышларын бераз кагыйдәләрдән тайпылып билгеләнгән, әмма компетентлы жюри бәяләде – Сафаҗай балалар бакчасы мөдире Әлфия Аймалетдинова, Кочко-Пожар балалар бакчасы мөдире Алсу Әхмәтбаева, Петрякс мәдәният йорты методисты Рамилә Закирова, Уразавыл балалар бакчасы мөдиренең методик эш буенча урынбасары Алсу Фәхретдинова, ә жюри рәисе вазифасын өлкә татар автономиясе каршындагы яшьләр бүлеге җитәкчесе Тимур Абызов башкарды.
Беренче конкурс, гадәттәгечә, “Әйдәгез, танышыйк!” дип аталган визит карточкасы иде. Анда балалар үзләре, гаиләләре белән таныштырды, мавыгулары турында сөйләде. Кайсы хикәя, кайсы шигъри формада әзерләнгән чыгышлары видеопрезентацияләр белән озатылып барды, биюләр дә булды, хәтта бик матур, гаилә шәҗәрәсен күрсәткән агач та бар иде.
Икенче биремдә катнашучылар татар халкының гореф- гадәтләрен сәхнәләштереп күрсәтергә тиеш иде. Шактый катлаулы булуына карамастан, бу биремне дә уңышлы ерып чыктылар – булышу төркемнәре белән күкәй җыю, балага исем кушу, каз өмәсе кебек йолаларны, кулъяулык, йөзек салыш кебек кичке уеннарны, ураза гаетен, авыз ачуны бик матур, җиренә җиткереп күрсәттеләр, яңа айга дога кылу да булды хәтта. Кайберләре халык уеннары, гореф-гадәтләрнең тарихы белән дә таныштырды. Әлбәттә, болар барысы да азмы-күпме балалар күңеленә кереп кала, әмма дини йолаларны халык бәйрәмнәре сафына куярга кирәкмидер дип беләм, бу аерым тема.
“Уңган кулда ут уйный” дип аталган өченче биремдә балалар тәрбиячеләре, укытучылары, әти-әниләре ярдәмендә үзкуллап эшләгән әйберләр һәм ризыклар тәкъдим итте. Азизның Габдулла Тукайның “Шүрәле” әкияте буенча пластилиннан эшләгән күренеше, Самирның балачакны хәтерләткән “петушок”лары, Илнарның чәкчәге, Илназның һәм Лилиянең өчпочмаклары, Мәрьямның күптермәсе, Әхмәтнең милли тематикалы кул эше, Хадисның танкы – барысы да искиткеч матур һәм тәмле иде. Шулай ук кайберләре видео да төшергән, Лилия булышу төркеме белән тулы бер сәхнә күренеше күрсәтте.
Соңгы бирем – иҗади номер иде. Балаларыбыз бар яктан да искиткеч талантлы икәнен бу биремдә тагы бер тапкыр исбатлады – җырладылар, биеделәр, булышу төркемнәре ярдәме белән әзерләнгән чыгышлар да бик матур булды.
Тулаем алганда, катнашучы балаларның әзерлеге югары иде һәм бу инде тәрбияче, укытучы апалары, әти-әниләренең тырышлык нәтиҗәсе. Шуңа да жюрига җиңүчеләрне билгеләү бик авыр булды, балларда да әлләни зур аерма юк иде, әмма мондый конкурсларда җиңелүче юк, һәрбересе үз номинациясендә җиңүче дип табыла. Нәтиҗәдә, “Иң кыю малай” исеменә иң нәни катнашучы – 5 яшьлек Илназ Абдулкадыров лаек булды, “Иң зирәк малай” исеме Хадис Юнысовка бирелде, Илнар Абдюханов “Иң батыр малай” дип табылды, “Иң уңган малай” номинациясендә Самир Мостафин җиңү яулады, “Иң сәләтле малай” номинациясендә Азиз Сөләймановка тиңнәр булмады, Лилия Абдуллина “Иң ягымлы кыз” номинациясендә бүләкләнде. Ә“Татар кызчыгы” һәм “Татар малае” исемнәре Мәрьям Исхакова белән Әхмәт Фатеховка бирелде. Барча балалар автономия, конгресс һәм “Ак калфак” оешмасы исеменнән Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде, Лилиягә махсус бүләк тә тапшырылды, балаларны әзерләгән җитәкчеләр дә Дипломнарга лаек булды. Шулай ук катнашучыларга, җитәкчеләргә, жюри әгъзаларына, булышу төркемнәренә чәкчәкләр таратылды.
Йомгаклау өлештә автономия хезмәткәре, өлкә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зилә ханым Ахмадуллина белән өлкә татар конгрессы рәисе урынбасары Гөлнара Абдуллина барысына да рәхмәт белдерде, мәдәният йортына Зилә Ардинатовна автономия исеменнән кыйммәтле бүләк бирде, ә сәхнәне бизәгән зур милли орнаментлар – конгресс бүләге икән, бу турыда Гөлнара Рафековна әйтте.
Балалар өчен корылган чәй табыны чыгымнарын да автономия белән конгресс бергә тоткан, ә табынны матур итеп мәдәният йорты хезмәткәрләре төзегән. Алар турында аерым әйтми мөмкин түгел. Зайрә белән Гүзәл – искиткеч иҗади шәхесләр, эшләрен күңел куеп башкаралар. Искиткеч матур фотозона, сәхнә бизәлеше, барлык нечкәлекләрне исәпкә алып төзегән сценарий, җылы каршы алулары – болар барысы да бик уңайлы атмосфера тудыра һәм кызларга моның өчен ихластан зур рәхмәт.
Бәйге биремнәре арасында һәм жюри нәтиҗәләр ясаганчы һәвәскәр җырчылар Эмиль Абдулхаликов (Пашат), Марат Каюмов (Уразавыл) һәм Рамил Хөсәенов (Кочко-Пожар) матур җырлары белән тамашачыны сөендерде.
Конкурс барышында бераз эчне пошырган бер генә әйбер булды – ул да булса, катнашучы балаларның күбесендәге зур акцент. Моның сәбәпләре күп – бакчаларда төрле милләт балалары тәрбияләнү сәбәпле, күбесе рус теле кулланылуы, авылларда мәктәпләр ябылып, балаларның рус мәктәбендә укуы, гаиләдә үзара русча аралашу һәм башкалар һәм башкалар… Шуңа да гаиләдә булса да гел татарча аралашуны кагыйдә итеп аласы иде. Бу яктан ерак чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез безгә үрнәк, алар буыннан буынга телне саклый киләләр, ә без моңа әлләни игътибар итмибез.
Аннары катнашырга теләк белдергән авыллар санының аз булуы да уйландыра. Дөрес, кайбер авылларда балалар юклыгы да сәбәп булып тора, ә менә агымдагы уку елында 1 класска 12 бала кергән, ике балалар бакчасында 40тан артык бала тәрбияләнгән Рбишча авылларыннан бер генә дә катнашучы булмавы бераз сәеррәк, киләчәктә бу хәл кабатланмас дип ышанасы килә.
Ә дүртенче “Татар малае. Татар кызчыгы” бәйгесе бик матур гына, гөрләп узды һәм моның өчен барлык оештыручыларга зур рәхмәт, конкурс озын гомерле булсын, катнашучы балалар, авыллар саны артсын иде дигән теләктә калабыз.
Наилә ЖИҺАНШИНА.
Илнар Садеков фотолары.