tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пензада “Татар кызы” бәйгесенең оештыру комитеты утырышы узды
Пензада “Татар кызы” бәйгесенең оештыру комитеты утырышы узды

Пензада “Татар кызы” бәйгесенең оештыру комитеты утырышы узды

Бу көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров җитәкчелегендәге делегация эш сәфәре белән Пенза өлкәсендә. Биредә, Хөкүмәт бинасында, Халыкара “Татар кызы” бәйгесе оештыру комитеты утырышы узды.

Халыкара “Татар кызы” бәйгесе – матурлык, сәләт һәм милли традицияләр бәйрәме.
Татар кызларының күркәм сыйфатларын, халкыбызның гореф-гадәтләрен, телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, сәләтен күрсәтү — бәйгенең төп максаты булып тора.

Утырышта чараны оештыру, аның концепциясе, әзерлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Бәйге 2024 елның 27 сентябрендә узачак. Чара 1600 кешегә исәпләнгән зур залда оештырылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*