tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Шигъри мәйдан” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды
“Шигъри мәйдан” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды

“Шигъри мәйдан” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды

3 апрель көнне, “Мәйдан журналы”  редакциясе, Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге һәм Аяз Гыйләҗев исесендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театры белән берлектә үткәрә торган “Шигъри мәйдан” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.

Чарада Казан шәһәреннән килгән кунаклар – Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла, “Татар китабы йорты” һәм Шәриф Камал музее директоры, Айдар Шәйхин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы Хәбир Ибраһимов катнаштылар. Шулай ук башка кичәләрдән аермалы буларак,  бу кичәгә Яр Чаллыда яшәп иҗат итүче язучылар, “Ләйсән” әдәби берләшмәсе әгъзалары,  укытучылар, китапханәчеләр, педагогия колледжы, Яр Чаллы педагогика университеты студентлары, иҗатка тартылган балалар белән беррәттән Алабугадан, Түбән Камадан, Мамадыштан да әдәбият сөючеләр, “Мәйдан” журналы, «Көмеш кыңгырау», “Шәһри Чаллы” газеталары хезмәткәрләре җыелган иде.

Кичә Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Нияз улы Хуҗинның килгән кунакларны сәламләве белән башланды.

Татарстанның халык язучысы, шагыйрь, публицист, драматург – Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Татарстанның халык рәссамы, язучыларның якын дусты Мадияр Хаҗиевка 75 яшьлек юбилее уңаеннан “Әдәбияттагы хезмәттәшлек өчен” медале,  Берлекнең һәм Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды.  Котлау өлеше тәмамлангач, Ркаил Зәйдулла үзенең шигырьләрен укыды.

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары – Язучыларның Чаллы бүлеге җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының Яр Чаллы җирле оешмасы җитәкчесе Факил Сафин алды. “Мондый кичәләр бездә ай саен гөрләп үтәләр.  Хәзер төп бурыч — “Шигъри мәйдан”ны тагын да киңәйтеп, кичәләребезгә Яр Чаллы шәһәрендәге әдәбият сөючеләр, җәмәгатьчелек белән беррәттән, күршеләребез — Түбән Кама, Алабуга, Менделеевск, Тукай, Минзәлә, башка районнардан да иҗатка татылучыларны җәлеп итү, – диде.

Кунагыбыз,  дин галиме һәм тәрҗемәче Айдар Шәйхин Шәриф Камалның әдәби мирасын барлау, пропагандалау буенча күп тырышлык куя торган кеше. Ул Шәриф Камал турында сөйләде. “Ни өчен Шәриф Камал татарның иң серле язучысы?”, “Атасы, гаиләсе, туганнары белән нинди мөнәсәбәттә булган?”, “Дәрдемәнд белән мөнәсәбәтләре турында билгелеме?” кебек укучыларны кызыксындырган күп төрле сорауларга җавап бирде.

Язучы-драматург, шагыйрь Хәбир Ибраһимов соңгы вакытларда җырчы буларак чыгышлар ясый. Ул оста итеп “Ак калфак” җырын җырлады һәм шигырь укыды.

Яр Чаллыда яшәүче шагыйрьләр дә сынатмадылар. Айрат Суфиянов, Рәкит Аллабирде, Зөләйха Минһаҗева, Айзирә Имамова, Исмәгыйль Ишалин, “Ләйсән” әдәби берләшмәсе әгъзалары  Түбән Камадан Рәсимә Нәбиуллина, Айдар Нуриев та шигырьләрен укыдылар.

Кичә “ирекле микрофон” рәвешендә дәвам итте. Мамадыш егете, 11 нче сыйныф укучысы Әмир Фәрхуллин үзе язган шигырен укып, тамашачыларның күңелен яулады. Чаллы укучылары да Руслан Логинов, Айзат Гәйнетдинов оста һәм матур итеп шигырьләр укып, залны сокландырдылар. Адымнар мәктәбендә белем алучы егетләр Ильяс Сираев һәм Шамил Зәйнуллин кичә барышында шигырь язганнар икән, аларны укып та күрсәттеләр.

Татар мәктәпләрендә белем алучы укучыларның бу чарада катнашуы күңелле хәл. Кичә барышында тамашачылар алдында шәһәрнең талантлы балалары җырладылар, баянда уйнадылар.  Кичәне шагыйрь Лилия Гыйбадуллина алып барды.

Чыганак: Татарстан Язучылар берлеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*