tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пашатта нәниләр ярышты
Пашатта нәниләр ярышты

Пашатта нәниләр ярышты

Түбән Новгород өлкәсенең татарлар компакт яшәгән округларын­да, татар авылларында төрле дәрәҗәдәге – өлкә, округара конкурс- фестивальләр байтак уздырыла һәм аларның максаты бер – милли мәдәниятебезне, гореф-гадәтләрне, йолаларны, телебезне саклап үстерү һәм пропагандалау. Нәкъ шул максат белән, шулай ук яшь буында милли бәяләребезгә ихтирам һәм мәхәббәт тәрбияләү, кы­зыксыну уяту өчен берничә ел инде 5-8 яшьлек балалар арасында “Татар малае. Татар кызчыгы” дип исемләнгән конкурс оештыры­ла. Быел ул 22 март көнне Кызыл Октябрь округы Пашат авылы мәдәният йортында дүртенче тапкыр узды. Анда Сергач, Спас, Кы­зыл Октябрь, Пильна округларыннан 8 бала – алты малай һәм ике кыз катнашты. Аның төп оештыручылары – өлкә татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе, Нижгар татарлары конгрес­сы, өлкә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы һәм Пашат мәдәният йорты иде, ә информацион ярдәмне өлкә “Туган як” һәм Кызыл Октябрь округының “Сельские вести» газеталары күрсәтте.

Түбән Новгород өлкәсенең татарлар компакт яшәгән округларын­да, татар авылларында төрле дәрәҗәдәге – өлкә, округара конкурс- фестивальләр байтак уздырыла һәм аларның максаты бер – милли мәдәниятебезне, гореф-гадәтләрне, йолаларны, телебезне саклап үстерү һәм пропагандалау. Нәкъ шул максат белән, шулай ук яшь буында милли бәяләребезгә ихтирам һәм мәхәббәт тәрбияләү, кы­зыксыну уяту өчен берничә ел инде 5-8 яшьлек балалар арасында “Татар малае. Татар кызчыгы” дип исемләнгән конкурс оештыры­ла. Быел ул 22 март көнне Кызыл Октябрь округы Пашат авылы мәдәният йортында дүртенче тапкыр узды. Анда Сергач, Спас, Кы­зыл Октябрь, Пильна округларыннан 8 бала – алты малай һәм ике кыз катнашты. Аның төп оештыручылары – өлкә татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе, Нижгар татарлары конгрес­сы, өлкә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы һәм Пашат мәдәният йорты иде, ә информацион ярдәмне өлкә “Туган як” һәм Кызыл Октябрь округының “Сельские вести” газеталары күрсәтте.

Бәйгене мәдәният йорты директоры Зайрә Абдулхале­кова матур җыр белән башлап җибәрде һәм алып баручы да буларак сәламләү өчен сүзне Кызыл Октябрь округы мәгариф комитеты рәисе Рәүф Ваһаповка бирде. Рәүф Надирович округ ад­министрациясе, мәгариф комите­ты исеменнән җылы теләкләрен җиткереп, Рамазан ае белән дә котлады, катнашучы балаларга уңышлар теләде. “Иң мөһиме – кая гына булсагыз да, беркайчан ана телен онытмагыз, “мин татар” дип, горурланып әйтегез”, – диде ул.

Аннары катнашучы балалар матур итеп, татар көе астына сәхнәгә чыкты. Бәйге алдын­нан гына мәдәният йорты ме­тодисты Гүзәл Алиякбәрова җитәкчелегендә өйрәнсәләр дә, тамашачыларның кайнар алкышлары астына моны бик оста эшләделәр һәм тезелешеп баскач, Зайрә ханым бәйге ге­ройлары белән таныштырды: Азиз Сөләйманов (Петрякс), Са­мир Мостафин (Кочко-Пожар), Илнар Абдюханов (Мәдәнә), Илназ Абдулкадеров (Пашат), Мәрьям Исхакова (Сафаҗай), Әхмәт Фатехов (Татар Мокло­касы), Лилия Абдуллина (Кочко- Пожар) һәм Хадис Юнысов (Пе­трякс). Ә аларның чыгышларын бераз кагыйдәләрдән тайпылып билгеләнгән, әмма компетентлы жюри бәяләде – Сафаҗай ба­лалар бакчасы мөдире Әлфия Аймалетдинова, Кочко-Пожар балалар бакчасы мөдире Алсу Әхмәтбаева, Петрякс мәдәният йорты методисты Рамилә За­кирова, Уразавыл балалар бак­часы мөдиренең методик эш буенча урынбасары Алсу Фәх­ретдинова, ә жюри рәисе вази­фасын өлкә татар автономиясе каршындагы яшьләр бүлеге җитәкчесе Тимур Абызов баш­карды.

Беренче конкурс, гадәттәгечә, “Әйдәгез, танышыйк!” дип аталган визит карточкасы иде. Анда бала­лар үзләре, гаиләләре белән та­ныштырды, мавыгулары турын­да сөйләде. Кайсы хикәя, кайсы шигъри формада әзерләнгән чы­гышлары видеопрезентацияләр белән озатылып барды, биюләр дә булды, хәтта бик матур, гаилә шәҗәрәсен күрсәткән агач та бар иде.

Икенче биремдә катнашу­чылар татар халкының гореф- гадәтләрен сәхнәләштереп күрсәтергә тиеш иде. Шактый катлаулы булуына карамастан, бу биремне дә уңышлы ерып чыктылар – булышу төркемнәре белән күкәй җыю, балага исем кушу, каз өмәсе кебек йолалар­ны, кулъяулык, йөзек салыш кебек кичке уеннарны, ураза гаетен, авыз ачуны бик матур, җиренә җиткереп күрсәттеләр, яңа айга дога кылу да булды хәтта. Кайберләре халык уенна­ры, гореф-гадәтләрнең тарихы белән дә таныштырды. Әлбәттә, болар барысы да азмы-күпме балалар күңеленә кереп кала, әмма дини йолаларны халык бәйрәмнәре сафына куярга кирәкмидер дип беләм, бу ае­рым тема.

“Уңган кулда ут уйный” дип аталган өченче биремдә бала­лар тәрбиячеләре, укытучылары, әти-әниләре ярдәмендә үзкуллап эшләгән әйберләр һәм ризыклар тәкъдим итте. Азизның Габдул­ла Тукайның “Шүрәле” әкияте буенча пластилиннан эшләгән күренеше, Самирның балачак­ны хәтерләткән “петушок”лары, Илнарның чәкчәге, Илназның һәм Лилиянең өчпочмаклары, Мәрьямның күптермәсе, Әхмәтнең милли тематикалы кул эше, Хадисның танкы – барысы да искиткеч матур һәм тәмле иде. Шулай ук кайберләре ви­део да төшергән, Лилия булышу төркеме белән тулы бер сәхнә күренеше күрсәтте.

Соңгы бирем – иҗади номер иде. Балаларыбыз бар яктан да искиткеч талантлы икәнен бу биремдә тагы бер тапкыр исбат­лады – җырладылар, биеделәр, булышу төркемнәре ярдәме белән әзерләнгән чыгышлар да бик матур булды.

Тулаем алганда, катнашучы балаларның әзерлеге югары иде һәм бу инде тәрбияче, укы­тучы апалары, әти-әниләренең тырышлык нәтиҗәсе. Шуңа да жюрига җиңүчеләрне билгеләү бик авыр булды, балларда да әлләни зур аерма юк иде, әмма мондый конкурсларда җиңелүче юк, һәрбересе үз номинациясендә җиңүче дип та­была. Нәтиҗәдә, “Иң кыю малай” исеменә иң нәни катнашучы – 5 яшьлек Илназ Абдулкадыров лаек булды, “Иң зирәк малай” исеме Хадис Юнысовка бирел­де, Илнар Абдюханов “Иң батыр малай” дип табылды, “Иң уңган малай” номинациясендә Самир Мостафин җиңү яулады, “Иң сәләтле малай” номинациясендә Азиз Сөләймановка тиңнәр бул­мады, Лилия Абдуллина “Иң ягымлы кыз” номинациясендә бүләкләнде. Ә“Татар кызчыгы” һәм “Татар малае” исемнәре Мәрьям Исхакова белән Әхмәт Фатеховка бирелде. Барча ба­лалар автономия, конгресс һәм “Ак калфак” оешмасы исеменнән Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде, Лилиягә махсус бүләк тә тапшы­рылды, балаларны әзерләгән җитәкчеләр дә Дипломнар­га лаек булды. Шулай ук кат­нашучыларга, җитәкчеләргә, жюри әгъзаларына, булышу төркемнәренә чәкчәкләр тара­тылды.

Йомгаклау өлештә автономия хезмәткәре, өлкә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зилә ханым Ахмадуллина белән өлкә татар конгрессы рәисе урынбасары Гөлнара Абдуллина барысына да рәхмәт белдерде, мәдәният йортына Зилә Ардинатовна ав­тономия исеменнән кыйммәтле бүләк бирде, ә сәхнәне бизәгән зур милли орнаментлар – кон­гресс бүләге икән, бу турыда Гөлнара Рафековна әйтте.

Балалар өчен корылган чәй та­быны чыгымнарын да автономия белән конгресс бергә тоткан, ә та­бынны матур итеп мәдәният йор­ты хезмәткәрләре төзегән. Алар турында аерым әйтми мөмкин түгел. Зайрә белән Гүзәл – ис­киткеч иҗади шәхесләр, эшләрен күңел куеп башкаралар. Искиткеч матур фотозона, сәхнә бизәлеше, барлык нечкәлекләрне исәпкә алып төзегән сценарий, җылы каршы алулары – болар барысы да бик уңайлы атмосфера туды­ра һәм кызларга моның өчен их­ластан зур рәхмәт.

Бәйге биремнәре арасында һәм жюри нәтиҗәләр ясаган­чы һәвәскәр җырчылар Эмиль Абдулхаликов (Пашат), Марат Каюмов (Уразавыл) һәм Рамил Хөсәенов (Кочко-Пожар) матур җырлары белән тамашачыны сөендерде.

Конкурс барышында бераз эчне пошырган бер генә әйбер булды – ул да булса, катнашу­чы балаларның күбесендәге зур акцент. Моның сәбәпләре күп – бакчаларда төрле милләт балалары тәрбияләнү сәбәпле, күбесе рус теле кулланылуы, авылларда мәктәпләр ябылып, балаларның рус мәктәбендә укуы, гаиләдә үзара русча ара­лашу һәм башкалар һәм баш­калар… Шуңа да гаиләдә бул­са да гел татарча аралашуны кагыйдә итеп аласы иде. Бу яктан ерак чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез безгә үрнәк, алар буыннан буынга телне саклый киләләр, ә без моңа әлләни игътибар итмибез.

Аннары катнашырга теләк белдергән авыллар санының аз булуы да уйландыра. Дөрес, кайбер авылларда балалар юклыгы да сәбәп булып тора, ә менә агымдагы уку елында 1 класска 12 бала кергән, ике балалар бакчасында 40тан ар­тык бала тәрбияләнгән Рбишча авылларыннан бер генә дә кат­нашучы булмавы бераз сәеррәк, киләчәктә бу хәл кабатланмас дип ышанасы килә.

Ә дүртенче “Татар малае. Та­тар кызчыгы” бәйгесе бик матур гына, гөрләп узды һәм моның өчен барлык оештыручыларга зур рәхмәт, конкурс озын гомер­ле булсын, катнашучы балалар, авыллар саны артсын иде дигән теләктә калабыз.

Наилә ЖИҺАНШИНА.

Илнар Садеков фотолары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*