tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Республика клиник хастаханәләрендә медицина ифтарлары узган
Республика клиник хастаханәләрендә медицина ифтарлары узган

Республика клиник хастаханәләрендә медицина ифтарлары узган

Республика клиник хастаханәсе (РКБ) һәм Республика балалар клиник хастаханәсендә (ДРКБ) медицина ифтарлары булып узган. Бу традициягә узган елда нигез салынган.

Ифтар мәҗлесләрендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эш буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров һәм башкалар катнашкан, дип хәбәр ителә хастаханәләрнең рәсми сайтларында.

Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев хастаханәдә ифтар үткәрү мөмкинлеге өчен рәхмәтен белдерде. Ул эшмәкәрләр хәйрия эшчәнлеге белән шөгыльләнсә, табиблар да авыруларны дәвалап, изгелек кылу белән шөгыльләнгәнен искәртте. «Барыбыз да сәламәт булып, бер-беребезне сакласак, кадеребезне белсәк иде», – дигән теләген җиткерде.

Айдар Шаһимәрдәнов, эшмәкәрләрнең РКБның эшчәнлеген югары бәяләп, табибларга барлык башлангычларда ярдәм итәргә әзер булуларын белдерде. Ул мөселман табиблар белән күмәкләшеп намаз кылу һәм ифтар ашында җыелу традициясе киләчәктә дә дәвам итәчәген әйтә.

«Барс Мед» компаниясе баш табибы Айнур Әхәтов медицина ифтарлары эшмкәрләр һәм табибларны берләштереп, Рамазанга, уразага яңа мөнәсәбәт бирүен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, табиблар да, эшмәкәрләр кебек үк, үсешне кайгырта. «Табиблар җәмәгатьчелекнең сәламәтлеген үстерү юнәлешендә изге эш эшли, эшмәкәрләр дә икътисад, медицина үсешенә өлеш кертә», – диде.

Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе җитәкчелеге, авырып мөрәҗәгать иткәндә, һәрвакыт оператив дәвалау ярдәме күрсәтелүе өчен, Рафаэль Шәвәлиевка һәм Республика балалар хастаханәсе баш табибы Айрат Зыятдиновка рәхмәтен белдерде.

Ифтарда катнашучылар стационар дәвалануда булган авыруларга тернәкләнүләрен теләп дога кылган.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*