tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Идел буе халыкларының традицион киемнәрен Мәскәүдә федерация Советында күрсәттеләр
Идел буе халыкларының традицион киемнәрен Мәскәүдә федерация Советында күрсәттеләр

Идел буе халыкларының традицион киемнәрен Мәскәүдә федерация Советында күрсәттеләр

Идел буе халыкларының традицион киемнәрен Мәскәүдә федерация Советында күрсәттеләр

Күргәзмә 29 милли костюмнан тора. Тарихи экспонатларны яңартканда музей, архив һәм шәхси коллекцияләрдәге кием үрнәкләре файдаланылган, күбесе кулдан эшләнгән.

Проектны һәм башкаладагы чараны Татарстан мәдәният министрлыгы белән хезмәттәшлектә Татарстан Халыклар дуслыгы йорты һәм Ассамблеясе оештырды. Беренче тапкыр күргәзмә 2023 елда Казан Кремлендә тәкъдим ителгән. Аны анда ярты ел эчендә 36 меңнән артык кеше караган.

Мәскәү күргәзмәсе ачылышында проектның фәнни җитәкчесе, КФУ доценты Елена Гущина: “Костюм – кием генә түгел, ул халык тарихы, аның белән булган вакыйгалар турында сөйләүче визуаль код, аларның һәрберсенең мәгънәсе бар”, – дип сөйләде.

Россия парламентының югары палатасы рәисе урынбасары Константин Косачев: “Илебездәге кебек күптөрлелекне әле эзләргә кирәк”, – дип билгеләп узды.

Күргәзмәнең төп максаты шушы төрлелекне һәм Россия халыкларының үзенчәлеге саклануны күрсәтү.

“Идел буе халыкларының традицион киеме” проектының икенче өлеше итеп, рус, татар, башкорт, чуваш, марий, мордва һәм удмуртларның традицион костюмының иллюстрацияле этнографик каталогын булдыру каралган.

Күргәзмә парламент бинасында бу эш атнасы ахырына кадәр эшләячәк.

Чыганак: dumrf_tat

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*