tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Бүздәк районындагы Татар тарихи-мәдәни үзәгенә төсле принтер һәм телевизор тапшырды
Бөтендөнья татар конгрессы Бүздәк районындагы Татар тарихи-мәдәни үзәгенә төсле принтер һәм телевизор тапшырды

Бөтендөнья татар конгрессы Бүздәк районындагы Татар тарихи-мәдәни үзәгенә төсле принтер һәм телевизор тапшырды

3 апрельдә Башкортстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Бүздәк районындагы Татар тарихи-мәдәни үзәгендә булды.

Биредә ул әлеге үзәк җитәкчесе Гүзәл Гәүһәрова белән очрашты. Очрашу барышында Гүзәл Гәүһәрова үзәккә төсле принтер һәм телевизор кирәклеген билгеләп үтте.

Бүген, Васил Шәйхразыев кушуы буенча, Бүздәк районындагы Татар тарихи-мәдәни үзәгенә бүләкләр бирелде. Төсле принтер һәм телевизорны Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле Альфред Дәүләтшин тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*