Бүген Дәүләт Советы бинасында Минтимер Шәймиевның Президент итеп сайлануына 30 ел тулы уңаеннан күргәзмә эшли башлады.
“Моннан 30 ел элек (1991 елның 18 апреле хакында сүз бара—авт.) ТССРның Югары Советы тарафыннан президентлык институты булдырылды. Ул безнең сәяси-хокукый системаны тигезләде, аңа үсеш бирде. Тагын ике айдан соң, 1991 елның 12 июнендә беренче тапкыр күпчелек тавышы белән Татарстанның Президенты Минтимер Шәймиев сайланды”, – дип искә алды ул вакытларны Фәрит Мөхәммәтшин һәм республиканың беренче җитәкчелеген әлеге дата белән тәбрик итте.
Лилия Локманова