tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Президентлы булуыбызга – 30 ел!
Президентлы булуыбызга – 30 ел!

Президентлы булуыбызга – 30 ел!

Бүген Дәүләт Советы бинасында Минтимер Шәймиевның Президент итеп сайлануына 30 ел тулы уңаеннан күргәзмә эшли башлады.

“Моннан 30 ел элек (1991 елның 18 апреле хакында сүз бара—авт.) ТССРның Югары Советы тарафыннан президентлык институты булдырылды. Ул безнең сәяси-хокукый системаны тигезләде, аңа үсеш бирде. Тагын ике айдан соң, 1991 елның 12 июнендә беренче тапкыр күпчелек тавышы белән Татарстанның Президенты Минтимер Шәймиев сайланды”, – дип искә алды ул вакытларны  Фәрит Мөхәммәтшин һәм республиканың беренче җитәкчелеген әлеге дата белән тәбрик итте.

“Авторитетлы һәм җаваплы, һич арттыруларсыз, дөньякүләм дәрәҗәдәге сәясәтче, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәрип улы республиканың һәм гомумән илнең формалашуына искиткеч зур өлеш кертте”, – диде Парламент Рәисе һәм Минтимер Шәрип улының хәзер дә Дәүләт Киңәшчесе вазыйфасында актив эшләвен билгеләп үтте.

Лилия Локманова

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*