tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халыклар дуслыгы парады, этно-маркет, «Таба» фестивале:Татарстан яшьләре Россия көнен зур чаралар белән билгеләп үтәчәк
Халыклар дуслыгы парады, этно-маркет, «Таба» фестивале:Татарстан яшьләре Россия көнен зур чаралар белән билгеләп үтәчәк

Халыклар дуслыгы парады, этно-маркет, «Таба» фестивале:Татарстан яшьләре Россия көнен зур чаралар белән билгеләп үтәчәк

12 июнь көнне Казанда Россия көнен билгеләп үтү буенча күптөрле чаралар оештырылу каралган. Аларда Татарстанда яшәүче халыклар мәдәниятенә традицион һәм заманча караш чагылган.

Төп максат – республикада яшәүче халыклар традицияләренә карата хөрмәт күрсәтү һәм мәдәниятара багланышлар аша Татарстан яшьләренең үзара дуслык җепләрен ныгыту, аларны берләштерү. Чаралар Казанның Кирмән Яр буенда үтәчәк.

Бәйрәм чараларын Халыклар дуслыгы парады ачачак. Парадта дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, яшьләр оешмалары лидерлары һәм активистлары, милли-мәдәни автономияләр әгъзалары, Гражданлык җәмгыяте институтлары вәкилләре, студентлар берләшмәләре активы һәм Казанда белем алучы чит ил студентлары катнашачак. Парадта катнашучыларның якты, колоритлы милли костюмнар кигән булулары аеруча игътибарга лаек.

Бәйрәм «Таба» яшьләр этно-музыка фестивале белән дәвам итәчәк, ул 14:00 сәгатьтә Кирмән Яр буеның төп сәхнәсендә башлана.Рус  халкының традицион мәдәниятен заманчалаштыру, татар музыкасын яңа интерпретациядә тәкъдим итүче башкаручылар һәм үзешчән коллективлар, Мари яшьләре панкы, чуаш джазы, удмуртча фолк-фьюж, славян-скандинав фольклор музыкаль бердәмлеге һәм мордва эксперименталь музыкасы чыгышлары планлаштырыла.

Шул ук вакытта Кирмән Яр буенда «Этно-маркет» яшьләр этно-паркы эшләячәк. Этно-маркетка килүчеләр Татарстан халыкларының милли элементлары белән көндәлек куллану товарлары, аксессуарлар һәм кием-салымнар белән таныша һәм сатып ала алачаклар. Сабый кунаклар өчен мастер-класслар оештыру планлаштырыла.

Чараны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе оештыра.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*