tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Саха (Якутия) Республикасы делегатлары белән очрашты
Милли Шура рәисе Саха (Якутия) Республикасы делегатлары белән очрашты

Милли Шура рәисе Саха (Якутия) Республикасы делегатлары белән очрашты

Бүген, 11 июнь көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Саха (Якутия) Республикасы делегациясе белән очрашты. Әңгәмәнең төп темасы ике регион арасында үзара хезмәттәшлек итү булды.

Делегация составына Саха (Якутия) Республикасының “Туган як” татар мәдәни үзәге иҗтимагый оешмасы рәисе Игорь Хәлилов, Саха (Якутия) Республикасының тышкы элемтәләр һәм халыклар эшләре буенча министры Гаврил Кириллин, Саха (Якутия) Республикасының “А.Е. Кулаковский исемендәге Халыклар дуслыгы йорты” автоном учреждениесе генераль директоры Антонида Корякина, Саха (Якутия) Республикасының “А.Е. Кулаковский исемендәге Халыклар дуслыгы йорты” автоном учреждениесе генераль директоры урынбасары Иннокентий Васильев, Татарстан Республикасында Саха (Якутия) Республикасы вәкиле Рамил Закиров керде.

Татарстан мәдәниятара диалогны үстерүгә уңай позициясен белдерә. 7-11 июнь көннәрендә Казанда Якутия көннәре узуы шуның дәлиле булып тора. Гаврил Кириллин Татарстан җитәкчелегенә бәйрәм чараларын югары дәрәҗәдә оештырган һәм уздырган өчен рәхмәт белдерде.

Васил Шәйхразыев, үз чиратында, Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм Конгресс тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләде. Милли Шура рәисе Якутия татарлары эшчәнлегенә дә уңай бәя бирде.

Игорь Хәлилов Саха (Якутия) Республикасының “Туган як” татар мәдәни үзәгенә офис бирүдә ярдәмнәре өчен Васил Шәйхразыевка рәхмәт җиткерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*