tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самара өлкәсендә Илгиз Колючев истәлегенә багышланган кичә узды
Самара өлкәсендә Илгиз Колючев истәлегенә багышланган кичә узды

Самара өлкәсендә Илгиз Колючев истәлегенә багышланган кичә узды

Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Самара өлкәсенең беренче халык артисты Илгиз Исмәгыйль улы Колючевка 4 июньдә 82 яшь тулган булыр иде. Ул быел, 10 мартта, язның шыксыз һәм җилле бер көнендә фани дөнья белән хушлашты.

“Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамблен оештыручы һәм 50 ел буе аның алыштыргысыз җитәкчесе булган Илгиз Исмәгыйль улы Колючевны  халык та яратты, ансамбль әгъзалары да хөрмәт итте, өлкә җитәкчелеге дә читкә типмәде. Шуңа да “Кеше китә, эзе кала” дип аталган һәм аның истәлегенә багышланган концертка, җәйге матур ял көне булуына карамастан, халык күп килде. Биредә татар милли оешмалары вәкилләрен, кайчандыр “Ялкынлы яшьлек” артистлары булган сәхнәдәшләрен, милли җыр һәм көйгә мөкиббән киткән замандашларын, мәрхүмнең хәләл җефете Асия ханымны һәм улы Илдарны, бертуган апасы Луиза Исмәгыйль кызын, туганнарын күрергә мөмкин иде.

Газета укучыларыбыз бе­ләдер инде, бүгенге көн­дә ансамбль белән Альбина Мәхмүтова җитәкчелек итә. Ан­самбльдә ул яңа кеше тү­гел, заманында үзе дә шушы сәхнәдә җырлаган-биегән, тормышын музыкага багышлап, махсус белем алган, ә бүген педагогия көллиятендә музыка укытучысы булып эшләүче милли җанлы шәхесебез. Гомумән, “физиклар һәм лириклар” дигән төшенчә “Ялкынлы яшьлек” ансамблендә гадәти хәл. Илгиз Исмәгыйль улы физик булса, аңа алмашка килгән Альбина — лирик. Ансамбль әгъзалары арасында да төрле профессия ияләрен күрергә була.

Катнашучылар дигәннән: бу тамашада ансамбльнең әлеге составы да, элеккеге һәвәс­кәрләре дә чыгыш ясадылар, яңа кешеләр дә күренде. Дө­ресен әйткәндә, тамашачы “Ялкынлы яшьлек”нең бу концертыннан яңалык, дәвамлы булачагын раслаучы дәлилләр көткән иде һәм, минем карашка, теләгенә иреште дә.

Концерт башында сәхнәдәге зур экраннан “Ялкынлы яшьлек” ансамбле туган мизгелләр күрсәтелде. Бу бәхетле очрашу Асия апа Шәймарданованың туенда булган. Видеода җит­мешенче еллар модасы буенча киенгән яшьләр өздереп бииләр, гармунда – Шамил Сатдаров. Шул туйда алар Илгиз Колючев белән дуслашып китәләр һәм ансамбль оештыру турында сүз куешалар. Их дәртле чак, хыялый чак! Ләкин үҗәтлек тә булган бит! Булмаса, илле ел буе ансамбль яшәп килмәгән булыр иде. Бүген инде киләчәге дә бар кебек тоела. Әнә сәхнәдә яшь-җилкенчәк тә күренә башлаган — күптәнге танышыбыз Розалия Әбҗәлимова янына яңа алып баручы һәм җырчы сыйфатында Фәрзанә Мәхмүтова чыккан, хореограф Гөлнәзирә Нуруллина җитәкчелегендә “Ялкынлы яшьлек” сәхнәсенә тәүге тапкыр Диана Таһирова, Руфия Сәлимова, Тимур Бәшәров, Регина Хәсәншина, Алинә Нуруллина, Юлия Салюкова аяк басканнар. Шулай ук җырчы буларак танылган Венера Абдерахманованың бию таланты да булуын күреп бик шатландык.  Хуш киләсез, кызлар! Тагын менә сезнең янга биюче егетләр дә табылса, “Ялкынлы яшьлек”нең даны еракларга таралыр иде.

Ансамбльнең репертуарында булган биюләр дә ничектер яңарып киткәннәр кебек тоелды. Мәсәлән, күптәнге “Ялкынлы яшьлек” биюе дә, Гөлнәзирә Нуруллина сәхнәгә куйган “Ай, былбылым” да ниндидер яңа мәгънә белән баетылган. Элек башлап биюченең заманча те­гелгән ак күлмәге нәрсәне аңлата икән, дип аптыраган булсак, хәзер инде ул былбыл киеме булып күренә. Бию барышында күлмәк кош канатларына әверелә. Бу яңалыкны тамашачылар кул чабулар белән каршы алдылар.

Трио башкаруында “Әссә­ләмүгаләйкүм” (Илнур Алтынбаев, Искәндәр  Әхмәтов, Альбина Мәхмүтова) һәм “Мин сине Ходайдан сорадым” (Альбина Мәх­мүтова, Венера Абдрахманова, Диана Таһирова), Али һәм Мәрьям Асановлар, Фәрзанә Мәхмүтова — Милана Бадаева дуэты да, күптән сәхнәдә күренмәгән Әлфия Сөнгатова, Ринат Азизов, Алсу Сабирова, Сания Әминованың чыгышлары да тамашачыга тансык булган­дыр. Ә Альбина Мәхмүтова баш­каруындагы “Кыр казлары” җыры югары сәнгать әсә­ре булып кабул ителде һәм ал­кышларга күмелде.

Ансамбльнең яңа табышы Шамилә Ибраһимованы күпләр әле белмидер. Ә ул, күптән түгел генә Самарага килеп урнашуына карамастан, өлкә татарлары арасында мөнәҗәтче һәм җырчы буларак танылып килә. Бу көнне ул “Мизгелләр” җырын җырлаганда, экраннан Илгиз Колючев, Фәрхәд Мәхмүтов, Рәфгать Әһлиуллин, Вагыйз Яруллин, Алия Арсланова кебек соңгы елларда вафат булган милли җанлы якташларыбызның фото­су­рәтләре күрсәтелеп барды. Кем ни­чектер, ә мин түзмәдем, еладым. Соңгы ике елда язмыш аеруча рәхимсез,  арабыздан иң талантлыларны чүпләп алып китә тора.

Әлбәттә, Илгиз абый Колючевка, хәләл җефете Асия апага, сеңлесе Луиза апага да игътибар зур булды. Бигрәк тә озак еллар “Ялкынлы яшьлек” ансамбле алып баручысы, 25 ел буе милли чараларны — Сабантуй, Нәүрүз, “Татар балалары җырлый” фес­ти­вале кебек массакүләм бәй­рәмнәрне, “Радио-7”дә “Ак бәхет” тапшы­рулары алып баручысы булып танылган Наилә Сабирҗанованың истәлекләре, Асия апага тапшырылган чәчәк-бүләкләре (өстәге фотода) бер­кемне дә битараф калдырмады.

Әлбәттә инде, Илгиз абый күп еллар буе сәхнәдән сөй­ләгән “Кеше кайчан матур була”  шигыре дә яңгырады. Бу юлы аны Мәрьям Асанова укыды. Шулай ук Илгиз Колючев истәлегенә махсус бию дә башкарылды.

Күптән инде “Ялкынлы яшьлек” концертларында чыгыш ясаучы Руслан Үмәровның авыр рок музыкасы да яшьләрне генә түгел, олырак яшьтәге рокерларны да битараф калдырмады. Ул үзе генә дә, җырчыларга кушылып та электрогитарада уйнады һәм шулай ук алкышлар белән бүләкләнде.

Сәхнә түрендә ни булганын карап утыру рәхәт инде ул. Ә менә сәхнә артында нинди проблемалар булуын белмибез, һәм белергә дә тиеш түгелбез. Тик сер итеп кенә әйтәсем килә, күп очракта ансамбль әгъзаларына сәхнәне дә үзләренә бизәргә, аппаратураны да төзекләндерергә, бии-бии тузган аяк киемнәрен дә ремонтларга, башка вак-төяккә дә акча табарга туры килә. Бу очракта Искәндәр Әхмә­тов ярдәмгә ашыга. Ул, ан­самбльнең ветераны буларак, ата кеше кебек, гел яшь­ләргә ярдәм итеп тора, акча кирәк булганда, үз кесәсеннән чыгарып бирергә дә авырсынмый.

– Шамилә апа Ибраһи­мо­ваның кызы Алсу Беленова да ансамблебезнең табышы бул­ды бит әле. Ул үзе музыка җитәкчесе булып эшли, шуның белән дә безгә зур ярдәм күрсәтә. Шулай ук сәхнә экранында күрсәтеләчәк аерым-аерым видеоларны бер тасмага җыя белә икән. Моның белән ул эшебезне күпкә җиңеләйтте. Искиткеч тырыш, алынган эшен төгәл итеп үтәүче, яңалыкка омтылучан, һәр яктан да камил кеше булып чыкты ул. Мин аның белән очрашуымнан бик канәгатьмен, киләчәктә дә бергә эшләргә насыйп булсын иде, — дип, бераз сәхнә арты серләрен дә чиште Альбина.

Илгиз абый Колючевның 82нче туган көне үзеннән башка гына үтсә дә, бик әйбәт, яңалыкларга бай булып уз­ды. Һәр чорның үз кешесе, диде тамашаны ачкан Иршат хәзрәт Сафин. Кызганычка, теләсәк тә, теләмәсәк тә, Колючев чоры тарихта калды, аның һәм ансамбльгә йөргән күпсанлы һәвәскәрләрнең риясыз хезмәте турында “Ялкынлы яшьлек”. Гасырдан гасырга” китабында тәфсилләп язылды. Хәзер инде без “Ялкынлы яшьлек”нең икенче томын башлыйбыз һәм татар яшьләренең яңа талантларын, яңа ачышларын көтеп калабыз.

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*