tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле Россиянең төньягында концерт куя
Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле Россиянең төньягында концерт куя

Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле Россиянең төньягында концерт куя

11-18 июнь көннәрендә Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Мирас» концерт программасы белән Россиянең төньягындагы Ханты-Манси автономияле округында чыгыш ясаячак.

Татарстан коллективы, Россия Мәдәният министрлыгының ил күләмендә гастроль-концерт планы нигезендә, «Без – Россия» федераль программасы кысаларында Төмән, Когалым, Нижневартовск кебек шәһәрләрдә үзләренең иң яхшы номерларын күрсәтү өчен автобуста 5 мең километрдан артык юл узачак. Программа «РОСКОНЦЕРТ» федераль дәүләт мәдәният учреждениесе тарафыннан гамәлгә ашырыла.

«Мирас» концерт программасы нигезендә – ансамбль коллекциясеннән чын шедеврлар: зур тарихлы фольклор номерлары, шулай ук яңа вокаль-хореографик композицияләр. Җыр һәм бию ансамбленең оркестры тамашачыларны дәртле татар халык көйләре һәм җырлары белән таныштырыр. Музыкаль өлешне татар биюләре – жанр ягыннан бай, якты, җылы, комедия эпизодларына бай куелышлар тулыландыра.

Төмән һәм Нижневартовск халкына XX гасыр башындагы Казан һәм Себер татарларының фольклор-этнографик материалларына нигезләнгән «Туй» музыкаль-хореографик спектакле күрсәтеләчәк. Бу ансамбльнең Казан, Мәскәү, Владимир, Чабаксар, Пермь, Свердловск һәм Россиянең башка шәһәрләрендә уңышлы куелган премьерасы.

Концерт чыгышларыннан тыш, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары Покачи шәһәрендә балалар һәм зурлар өчен мастер-класс үткәрәчәк. «Без һәрвакыт милли сәнгатькә кызыксынуы булган хезмәттәшләребез белән профессиональ осталыкларыбызны уртаклашабыз», – дип ассызыклады Дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры Юрий Жуков.

Татарстан ансамбле концерты 11 июнь – Төмәндә, 13 июнь – Когалым шәһәрендә, 14 июнь – Покачи шәһәрендә, 17 июнь – Нижневартовскта узачак.

18 июньдә Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Нижневартовсктагы федераль Сабан туе кысаларында узачак Татарстан сәнгать осталары концертында катнаша. Чара Татарстан республикасы һәм ХМАО арасында дуслык һәм җылы мөнәсәбәтләр билгесе итеп Татарстанның һәм Нижневартовскның җыр һәм бию ансамбльләренең уртак чыгышы белән ачылачак.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*