tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дөньяда беренче татар телендәге ишарәләр сүзлеген Казанда тәкъдим итәчәкләр
Дөньяда беренче татар телендәге ишарәләр сүзлеген Казанда тәкъдим итәчәкләр

Дөньяда беренче татар телендәге ишарәләр сүзлеген Казанда тәкъдим итәчәкләр

«Добрый мир для всех» ярдәм күрсәтү үзәге ишетмәүчеләр һәм күрмәүчеләр өчен Казанның Мәрҗани мәчетендә татар телендә ишарәләр сүзлеге тәкъдим итәргә планлаштыра.

«27 июнь көнне Мәрҗани мәчетендә зур чара оештырачакбыз. Анда дөньяда беренче татар телендәге ишарәләр сүзлеген тәкъдим итәчәкбез. Хәзер аны әзерләү эшләре ахырга якынлашып килә. Сүзлекне үзебез әзерләдек, Россия ислам институты ярдәм итте», — диде «Добрый мир для всех» ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Лирия Кусайманова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

27 июньдә узачак бәйрәмдә концерт программасы да булыр дип көтелә. «Кунакларга экскурсия үткәрәбез, концерт программасы да каралган. Ярдәм күрсәтү үзәгенең үткән елда башкарган эшләре турында сөйләячәкбез», — диде Лирия Кусайманова.

Гадел Әхмәтҗанов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*