Милли мирасны баету һәм популярлаштыру, үзенчәлекле татар мәдәниятен саклау, татар әдәбияте классикларының хезмәтләрен искә алу максаты белән 25-27 октябрь көннәрендә Мәскәү белән Түбән Новгород өлкәсендә Татарстанда гамәлгә куелган “Аулак өй – көрәш” регионара әдәби бәйге узды. Әлеге проект Бөтендөнья татар конгрессы, “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте, Татарстанның мәгариф, мәдәният, яшьләр эше һәм спорт министрлыклары ярдәмендә тормышка ашырыла.
Башкалада бәйге Муса Җәлил иҗатына багышланган булса, Түбән Новгород өлкәсенең катнашучылары Габдулла Тукайның тормыш юлын өйрәнде.
Татарстан журналистлары берлеге әгъзасы Сәрия Зиганшина җитәкчелегендә бу проект безнең Кызыл Октябрь округына 25 октябрь көнне килде. Кунакларны җирле хакимияттә җылы каршы алганнан соң, алар бөек җырчыларыбыз Хәйдәр Бигичев һәм Рәшит Ваһапов һәйкәлләренә чәчәкләр салды, аннары Мәдәнәгә барып “Рәшидә” мәчете һәм аның эчендәге музей белән танышты.
Зур Рбишча мәктәбендә Казан кунакларын һәм катнашучыларны бусагадан ук директор Гөлнара Фәхретдинова һәм милли киемнәрдән укучылар җыр-моң һәм ипи-тоз белән каршы алды. Кунакларга төшке аш табыны округның мәдәният бүлеге, мәгариф комитеты һәм Нижгар татарлары конгрессы исәбенә корылды.
Бәйгедә Рбишча, Уразавыл, Семочки, Пашат, Сафаҗай, Татар Моклокасы һәм Кочко- Пожар авылларының мәктәп укучылары һәм мәдәният йортлары каршындагы иҗади коллективлар, нибары 9 команда ярышты.
Катнашучыларны Сәрия ханым, Кызыл Октябрь округының мәгариф комитеты рәисе Рәүф Ваһапов, мәдәният бүлеге җитәкчесе Әлфия Сәлахова, Нижгар татарлары конгрессы рәисе урынбасары Гөлнара Абдуллина, мәктәп директоры Гөлнара Рәисовна сәламләделәр, ана телен, милли йолаларны саклап калуга юнәлтелгән бәйгенең әһәмиятен билгеләп үттеләр, бу өлкәдә нәтиҗәле эшләүчеләрне Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр һәм шулар арасында безнең редакция дә бар иде.
Бәйге – мәктәп укучылары һәм авылларның иҗади коллективлары арасында узды. Командалар милли йолалар күрсәтте, Габдулла Тукайның иҗатына һәм тормыш юлына багышланган интеллектуаль биремнәрне үтәде.
Жюри бәяләве буенча, зурлар арасында җиңүче булып Кызыл Октябрь округы җыелма командасы табылды, ә укучылар командаларыннан Зур Рбишча һәм Сафаҗай мәктәпләре беренче булды. Барлык катнашучылар оештыручылар тарафыннан Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Беренчеләр киләсе елның июль аенда Татарстанның Болгар шәһәрендә узачак “Ага-Базар” этно-мәдәни фестивальдә безнең төбәкне күрсәтәчәк, ә укучылар февраль аенда проектның Казанда узачак финал этабында чыгыш ясар.
Илнар САДЕКОВ.
“Туган як” газетасы