tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәфидә Саттарова: “Тел, гореф-гадәтләребез, мәдәниятебез, динебез яшәгәндә татар халкы бетмәячәк”
Рәфидә Саттарова: “Тел, гореф-гадәтләребез, мәдәниятебез, динебез яшәгәндә татар халкы бетмәячәк”

Рәфидә Саттарова: “Тел, гореф-гадәтләребез, мәдәниятебез, динебез яшәгәндә татар халкы бетмәячәк”

Удмуртия татарларының «Яңарыш» сайтында Сарапул шәһәрендә яшәүче Асия Әхмәдиеваның укытучы Рәфидә Саттарова турында язмасы чыкты.

Тырышып, күңел биреп эшләсәң, хез­мәтеңне күрәләр, бәялиләр. Халык юкка гына хезмәтенә күрә хөрмәте, димәгән. Республикабыз башлыгы Александр Бречалов, Сарапул районы башлыгы Игорь Асабин милләттәшебез Рәфидә Саттарованы 9 июльдә 55 яше тулган көнне эш урынына килеп котладылар.

Александр Бречалов ишектән үк «Туган көнегез белән!» — дип чәчәк бәйләме тотып килеп кергән. Бүләге дә хәйран саллы — республикабыз санаториена юллама сертификаты. Укытучы кешегә нервларны дәвалау, сәламәтлекне ныгыту һич кенә дә артык түгел. Бу хөрмәт аңа нинди хезмәтләре өчен күрсәтелгән соң? Рәфидә Габдулла кызы белән шул хакта әңгәмә кордык.

Ул 29 ел инде Сарапул районының Мостовое авылында укытучы булып эшли. Тумышы белән Әгерҗе районы Иске Эсләк авылыннан. Мәктәпне тәмамлагач, 9 кыз йөк машинасына утырып, Әгерҗегә киләләр. Ә Рәфидә шуннан Казанга юл ала һәм 1983 елда педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1992 елда авылдашы Инсафка кияүгә чыга. Ә аны югары белемле ветеринарны, Мостовое авылына эшкә билгелиләр. Рәфидә ханыма читтән торып география укытучысы белгечлеген алырга туры килә. Ул аны да кызыл дипломга тәмамлый.

Хәзерге көндә Мостовое мәктәбендә 70 укучы укый. Авылда бер меңнән артык халык яши. Балалар бакчасы, башлангыч мәктәп бар. 2016 елда республикабыз мәктәпне төзекләндерү өчен 16 млн сум акча биргән. Ишек-тәрәзәләр, җиһазлар — барысы да яңартылган, заманча техникалар сатып алынган. Рәфидә ханым ике ел рәттән 11 нче сыйныфларның класс җитәкчесе эшен дә алып бара. Былтыр 4 укучы мәктәпне тәмамлаган һәм 4се дә югары белем алырга институтка укырга кергәннәр. Рәфидә ханым намуслы хезмәтләре өчен 2011 елда Дәүләт Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

Тик Рәфидә гомер буе авылны, татар мохитен сагынып яши. «Минем кече Ватаным» дип аталган музей оештыра. Музейлары Мәскәү шәһәрендә теркәлгән, 3 елга бер Ижау шәһәрендә имтихан тотып кайталар икән. «Музейга экспонатларны авылыбыз Эсләк буенча йорттан-йортка кереп җыйдым», — ди Рәфидә ханым.

Мәктәптәге укучылар белән, гореф-гадәтләрне күрсәтү буенча Йошкар-Ола шәһәрендә узган Бөтенроссия конкурсында беренче урынны алып кайталар. Шулай ук ул татар теле түгәрәген дә җитәкли.

2003 елда Рәфидә ханым Сарапулның 21нче мәктәбендә дә татар телен укыта. Чөнки бу эшкә җаны тартыла. «Безнең күңел ничә кыллы икән? Аннан алган хезмәт хакы юлга да җитми: Сарапул белән Мостовое арасы 24 чакрым, бер якка билет бәясе — 100 сум. 2018 елдан Сарапулда татар мәдәнияте йортының якшәмбе мәктәбендә татар телен укытам», — ди Рәфидә. Берәрсе булса ял көнне диванда ятар иде, ә Рәфидә ял көнендә Сарапул шәһәренә юл тота.

Ул — Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы да. «Тел, гореф-гадәтләребез, мәдәниятебез, динебез яшәгәндә татар халкы бетмәячәк», — ди ул. Сарапулда татар теле татар мәдәнияте үзәгендә ике төркем, калган икесе — мәчетләребездә алып барыла.

Әле күптән түгел, татарча клип төшергәндә, көрәш буенча батыр Тимур Кәримовның хатыны Альбина: «Минем дә кызыбыз белән бергәләп татар телен өйрәнергә йөрисем килә. Бик начар беләбез телне, миңа оят», — диде. Әнә шулай телне өйрәнергә теләүчеләр күп. 3 яшьтән алып 70 яшьлек әби-бабайларга кадәр телне үзләштерәләр. Балалар телне җыр-бию, милли ашларыбызны әзерләү, йолаларга багышланган бәйрәмнәрдә катнашып өйрәнәләр. Үзләре дә концертлар куялар.

Рәфидә Габдулла кызының шәхси тормышына килгәндә, алар Инсаф белән бер ул һәм бер кыз үстерәләр. Икесе дә югары белемле. Уллары Илназга 28 яшь. Сарапулда МЧСта эшли. Кызлары Илнара — балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор.

55 яшь тулуга карамастан, Рәфидә ханым һаман тыйнак, ягымлы, мөлаем, чибәр, шәфкатьле. «Ничек бу кадәр сөйкемле сез?!» — дип сорагач: «Әнием Бәдернисадан, тик әле миңа аның кебек булырга бик ерак», — дип кенә елмайды. Без дә Рәфидә ханымны үткән юбилее белән тәбриклибез, аңа сәламәтлек телибез.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*