tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Милләт кроссы – 2021» узачак
Казанда «Милләт кроссы – 2021» узачак

Казанда «Милләт кроссы – 2021» узачак

18нче сентябрь көнне Казанда «Милләт кроссы – 2021» узачак. Стартка теләге булган һәркем чыга ала – һөнәри спортчылар, спорт ветераннары, балалар, студентлар һәм мөмкинлекләре чикле булган кешеләр. Катнашучылар 1000, 2000 һәм 3000 метрга өч дистанцияне узачак. Трасса Казансу елгасы яры һәм «Урам» экстрим-паркы территориясендә узачак. Бу хакта шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов хәбәр итте.

Спорт бәйрәме 9:00 сәгатьтә барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп башлана. Стартка беренчеләрдән булып 2012 елгы һәм аннан кечерәк спортчылар чыгачак. Аларга 1000 метр дистанцияне җиңәргә туры киләчәкАлга таба йөгерешләр «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшыру кысаларында барачак, комплексның яшь баскычлары буенча 2000 һәм 3000 метр дистанцияләрдә 16 һәм 17 яшьлек егетләр һәм кызлар үзләренең тиз йөрешле осталыкларын күрсәтәчәк.

Иң массакүләм йөгереш 3000 метрга дистанция булачак, аны 10 меңнән артык казанлы йөгереп узар дип көтелә. «Традиция буенча ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар Россия Федерациясе Спорт министрлыгы кубоклары, медальләре һәм дипломнары белән бүләкләнәчәк. Моннан тыш, котлауларга ярышларның партнерлары да кушылачак, алар призерларны кыйммәтле призлар белән сөендерәчәк», – диде Альберт Салихов.

Спорт бәйрәмендә катнашучылар һәм кунаклар өчен шәһәрнең иҗат һәм спорт коллективлары катнашында күңел ачу программасы әзерләнгән. Ярышларга «Мин тавыш бирдем!» браслетларында килгән казанлылар «Хезмәткә һәм оборонага әзер» истәлекле сувенирлары алачак.

Кросста катнашу өчен мандатлы комиссиядә теркәлергә кирәк, ул 14-нче сентябрьдән башлап көн саен 10:00 сәгатьтән18:00 сәгатькә кадәр Үзәк стадионда Ташаяк урамы, 2а адрес буенча эшләячәк: теркәлү 18-нче сентябрьдә, ярышлар көнендә, «Милләт кроссы»ның старт тупланмасы алдыннан 8:30 сәгатьтә дәвам итәчәк.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*