Шушы көннәрдә безгә Башкортстан Республикасының Уфа шәһәрендә узган “Евразия киңлекләрендә татар торак пунктлары: үткәне һәм бүгенгесе” V Бөтенроссия татар төбәге тарихын өйрәнүчеләр форумында катнашу бәхете насыйп булды.
Ике көн узган форум илебезнең төрле өлкәләреннән 200дән артык төбәк тарихчыларын туплады. Араларында һәвәскәр тарихчылар да, фән белән җитди шөгыльләнүчеләр дә бар иде. Җыенның максаты – төбәк тарихы белән кызыксынучыларны туплап, аларга туган як тарихын өйрәнүдә фәнни ысулларны куллану юлларын күрсәтү, архивлар, шәҗәрәләр белән эшләргә өйрәтү. Һәр форумда бу хакта практик семинарлар уздырыла.
Уфада безне бик җылы каршы алдылар, кунак иттеләр. Күңелдә — мәңге җуелмас хатирәләр һәм рәхмәт хисләре… Ә икенче көнне Башкортстан Республикасы, Идел-Урал һәм Себер төбәкләренең татар галимнәре һәм төбәк тарихын өйрәнүчеләр тарафыннан нәшер ителгән китаплар күргәзмәсе, аларның презентацияләре, түгәрәк өстәл башланганчы безне дусларыбыз шәһәр буйлап экскурсиягә алып чыгып киттеләр. Моны Башкорт дәүләт университеты галиме, Мәҗит Гафуриның оныгының хатыны Люция Камаева оештырды. Ул — татар-башкорт классигы, Башкортстанның халык язучысы М.Гафури фондын оештырган, аның рәисе — безгә күп яңалыкларны ачты, Уфа белән таныштырды, музейларны күрсәтте.
Уфада борынгы архитектура үрнәкләре нык сакланган, шунысы белән бик кадерле бу шәһәр. Фәннәр академиясе каршында эшләп килүче этнология музее экспонатлары хәзер дә күз алдында тора.
Өч көн дәвам иткән форумның эшендә без актив катнаштык. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә нәшер ителгән «Татар Базары бистәсе тарихы» китабы турында сөйләдек, аны бүләк иттек. Аннан соң үзебез күтәрә алган хәтле алып килгән “Яңарыш” газетасын да анда катнашучыларга өләштек. Кулларыбыздан тартып диярлек алып бетерделәр. Димәк, “Яңарыш”ны Россия төбәкләрендә дә беләләр, яраталар икән.
Минем “Авыл халкы белән бергәләп язган тарих” дип исемләнгән докладым форумның икенче секциясендә тыңланды. Бу секциядә туган авылым Уразайга бабалары нигез салган Фәрит Уразаев та катнашты. Аның белән янәшәдә докладымны тыңлап утырган Ринат Зиннур улы Закиров Уразайны барып күрәсе килү, аның халкы белән очрашу теләге тууы турында әйтте. Халык артисты Фән Вәлиәхмәтов язучы дусты мәрхүм Ринат Батталовны сагынып искә алуын, аның авылына барып, хромкасында уйнап җырларга әзер икәнлеген белдерде. Чал тарихлы Уразай, аның халкы, әлбәттә, мондый күренекле шәхесләрне каршы алырга һәрвакыт әзер, сөенәчәк кенә. Сөйлисе сүзләребез, күрсәтәсе нәрсәләребез, барланган тарихыбыз да бар. Әле эшебез һаман да дәвам итә.
Минем юлдашым Рәзилә Хәмидуллина да сәяхәтебездән канәгать калды. Ул секция эшендә үзенең тарихи темаларга язылган шигырьләрен укыды. Ә ял вакытларында үзе язган җырларны башкарды. Мин үземнең шундый сәләтле якташым булуы белән горурланып утырдым.
Уфада алган тәэсирләрне бу мәкаләмә генә сыйдырып бетерү мөмкин түгел. Уфалылар безнең якларга килергә, очрашулар уздырырга атлыгып торуларын әйтергә куштылар. “Яңарыш”ка башкорт телендә мәкаләләр язсак, басылырмы?” – дип тә сорадылар. Беренче битенә татар-башкорт газетасы дип язылуына сөенеп туймадылар. Татарлар һәм башкортлар – кошның ике канаты шул без, туган балалар. Ә бертуганнар – бер-берсенә иң якын, иң кадерле кешеләр бит.
Шушы фәнни яктан гаять кирәкле һәм тирән эчтәлекле V Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумын оештыручыларга, Бөтендөнья татар конгрессына, Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыятенә — аның рәисе Альберт Әхмәтҗан улы Борһановка – зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Форумнан канатланып, киләчәккә якты өметләр, зур планнар белән әйләнеп кайттык.
Вәсилә Хәкимова, Әгерҗе шәһәре