tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рудольф Нуриев: “Минем ирекле буласым килә”
Рудольф Нуриев: “Минем ирекле буласым килә”

Рудольф Нуриев: “Минем ирекле буласым килә”

1961 елның 16 июнендә дөньяның мәдәни һәм сәяси өлкәсендә шаккатыргыч вакыйга була – Ленинградның Киров исемендәге опера һәм балет театрының әйдәп баручы биючесе Рудольф Нуриев Париждагы гастрольләреннән СССРга кайтудан баш тарта. Әлеге адымы өчен Советлар илендә талантлы биючене Ватан сатлыкҗаны дигән тамга белән 7 елга кырыс режимлы колониягә утыртырга дигән хөкем карары чыгаралар. Әлбәттә, бу карар читтән торып кына чыгарыла, Рудольф бу вакытта чит илдә була.

Поездда туган биюче малай

Хөрмәтле укучым, аңлавыңча, бүгенге язмабыз легендар шәхес –  күренекле балет артисты, балетмейстер, дирижер Рудольф Хәмит улы Нуриевка багышлана. Әлбәттә, кайбер чыганакларда Рудольфның әтисенең исеме Мөхәммәт булган, соңрак ул аны Хәмит дип үзгәрткән дигән фаразлар да бар. Рудольфның әтисе тумышы белән хәзерге Башкортстанның Уфа районыннан, ә әнисе Фәридә Нуриева (Әһлиуллина) тумышы белән хәзерге Татарстан Республикасының Әлки районыннан була. (Кайбер чыганакларда Фәридә ханым Казанда туган дип язалар, бу турыда  үзенең автобиографиясендә Рудольф Нуриев та ассызыклап уза). Рудольф гаиләдә төпчек бала һәм көтеп алынган беренче малай. Рудольфның өч апасы була: Роза, Разида һәм Лилия.

Рудольф Нуриевның туган җире итеп Иркутск шәһәре күрсәтелә, ләкин чынлыкта булачак бөек биюче Иркутск тирәсендә юлда поездда туа. Ул вакытта аның әнисе Фәридә кечкенә кызлары белән Ерак Көнчыгышка — Совет Армиясе политругы булган иренең хезмәт иткән урынына сәфәргә кузгалган була. Туганнарының истәлекләренә караганда, Рудольф поезд Иркутскка якынлашканда 1938 елның 17 мартында дөньяга аваз сала.

1939 елның июлендә Нуриевлар гаиләсе Мәскәүгә күченә, соңрак сугыш вакытында Уфага эвакуацияләнә. Кечкенә Рудольф бию буенча беренче дәресләрен дә нәкъ менә Уфада ала.

Рудольф халык биюләре белән балалар бакчасында таныша башлый, үзешчән балалар ансамбле составында чыгыш ясый. 1949 елда Рудольф Анна Ивановна Удальцова (Мариин театрының элекке биючесе) җитәкчелегендә Укытучылар Йортындагы бию студиясендә шөгыльләнә башлый. 1953 елда ул Уфа опера театры каршындагы балет студиясенә килә, башта статист була, соңрак артист дәрәҗәсенә күтәрелә. 1955 елның 25 августында Нуриев Вагановское училищега укырга керә, күренекле педагог Александр Пушкин сыйныфында 3 ел укый. 1958 елның апрелендә Рудольф Нуриев балет белән шөгыльләнүче студентларның Мәскәүдә узган Бөтенсоюз бәйгесендә бик уңышлы чыгыш ясый, шул ук елның июнендә чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырып, Киров исемендәге опера һәм балет театрының солисты булып китә.

 

Рудольфның “иреккә сикерүе”

Мәкаләбезнең кереш өлешендә әйтеп узганча, 1961 елның июнь аенда Ленинградның Киров исемендәге опера һәм балет театры Парижда гастрольләрдә була. Шул вакыт, көтмәгәндә, Рудольф Нуриевка Кремльдә чыгыш ясарга кирәк дигән сәбәп белән СССРга кайтырга кушалар. Биючене озатырга килгән дус хатыны Клара Сент Рудольфның колагына полиция хезмәткәрләре янына барып Франциядә калырга теләве турында әйтергә куша. СССРның Дәүләт иминлеге хезмәткәрләре нидер сизенеп, Нуриевны Франция полициясенә якын җибәрмиләр, ләкин биюче, алардан ычкынып, үзенең иң танылган сикерүен ясый һәм полиция хезмәткәрләренең янына ук килеп төшә дә “Минем ирекле буласым килә” дип әйтә. Чит ил журналистлары әлеге вакыйганы “Иреккә сикерү” дип язып чыгалар. Әлбәттә, биюченең башка чарасы калмаган була, чөнки СССРның КГБ тикшерүчеләре Рудольф Нуриевны гомосексуализмда һәм Совет гражданнарының чит илдә үзләренең тотышларына карата абруен төшерүдә гаеплиләр.

Рудольфның “иреккә сикерүе”ннән соң Киров исемендәге театр артистлары труппасын ашыныч рәвештә җыеп, Нуриевка “кайтмый калучы” тамгасын тагалар. Озак еллар буе Рудольф Нуриевка аноним шалтыратулар, төрле янаулар була. Күп тапкырлар биюченең әнисенә шалтыраттырып, малаен кайтырга үгетләргә кушалар.

 

Көнбатыштагы тормыш

Франциядә яшәп калуының шул ук атнасында Рудольфны Маркиз де Куэвас балеты труппасына эшкә алалар. Танышлары аны Люксембург бакчасы каршындагы йортка бер урыс гаиләсенә яшәргә кертәләр. Әмма Франция дәүләте Нуриевка “сәяси качак” дигән статус бирми, шунлыктан ул Даниягә китәргә мәҗбүр була. Биредә ул Даниянең атаклы биючесе һәм хореографы Эрик Брун белән таныша. Соңрак Копенгагендагы Дания король балетында чыгышлар ясый башлый hәм Дания иленең гражданлыгын ала.

1961 елның 2 ноябрендә  Рудольф Нуриев хәйрия концертында беренче тапкыр Англия халкы алдында чыгыш ясый. Ә инде 1962 елның февралендә ул Лондонның “Ковент-Гарден” король балетында «Жизель» спектаклендә Марго Фонтейн белән бии. Әйтергә кирәк, бу вакытта Рудольфка 23 яшь, ә Маргога 42 яшь була. Соңрак театрның балетмейстеры Фредерик Аштон әлеге пар өчен махсус Ференц Листа көенә язылган “Маргарита һәм Арман” балетын әзерли. Ун елдан артык Рудольф белән Марго бергәләшеп төрле чит илләрдә гастрольлләрдә чыгышлар ясап йөриләр. Шактый зур яшь аермасы булуына карамастан, әлеге дуэт классик бию тарихында иң яхшыларның берсе булып исәпләнә.  Шулай ук Нуриевның француз биючесе Иветт Шовире, Ноэлло Понтуа, италия биючесе Карла Фраччи белән дуэтлары да зур танылу китерә.

Нуриев бик тиз ритмлы тормышта яшәгән шәхес һәм аның кайчан да булса арган, талчыккан кыяфәттә күрү бик сирәк хәл була. Көндез ул Париждагы спектакльдә катнашса, иртә белән инде ул Лондонда репетициядә, бер көннән соң аны Монреальда көтәләр, берничә көннән соң Токиога гастрольләре башлана. Шуннан соң Буэнос-Айрес, соңрак Австралия буенча чыгышлары. Рудольф Нуриев көненә 4-5 сәгать кенә йоклый торган була, кайдадыр машинада, самолет һәм поездда. Ул һәрбер театрның тәкъдим ителгән контрактларын бик теләп кабул итә. 1975 елда ел әйләнәсендә биюче 300ләп чыгыш ясый.

1983-1989 еллар аралыгында Рудольф Нуриев Париж театрының Гранд-опера балет труппасы директоры булып тора. Аныж иҗатында 40тан артык роле бар («Лауренсия» — Фрондосо; «Лебедиое озеро» — принц Зигфрид, Ротбарт; «Щелкунчик» — Дроссельмейер, Принц; «Спящая красавица» — Голубая птица, принц Флоримунд (Дезире); «Маргарита и Арман» — Арман*; «Дон Кихот» — Базиль; «Корсар» — раб; «Ромео и Джульетта» — Ромео, Меркуцио һ.б.), шулай ук Нуриев куелышында дистәдән артык балет сәхнәгә чыгарыла.

Гомеренең соңгы көннәрендә Рудольф Нуриев үзен дирижерлыкта сыный. 1992 елда ул Вена Резиденц-оркестрының Европа буйлап куйган чыгышларында дирижерлык итә. Шуны да искәртергә кирәк, танылган татар биючесе 1992 елның мартында беренче тапкыр Казанга килә. Биредә ул Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет татар Дәүләт академия театрының балет труппасы белән таныша, дәүләт симфоник филармония оркестры белән Сергей Прокофьевның «Ромео и Джульетта» балетының сюитасын репетицияли, театр оркестры белән «Щелкунчик» балетының репетицияләрен үткәрә. Икенче тапкыр артист Татарстан башкаласына шул ук елның май аенда алтынчы классик балет фестивалендә дирижёр буларак катнашыр өчен килә. «Щелкунчик» балеты белән дирижёрлык итә, гала-концертта катнаша, «Ромео и Джульетта»ның концерт башкарылуында дирижёрлык итә. Шул вакытта ул Казандагы классик балет фестиваленә үзенең исемен бирергә рөхсәт итә.

Миллионер васыяте

1961 елда СССРга кайтмыйча, Франциядә калган вакытында  Рудольфның кесәсендә 30 франк акчасы була. Ләкин үзенең тырышлыгы һәм таланты белән Нуриев балет дөньясының иң бай кешесенә әверелә (Рудольф бер елга 300гә кадәр спектакльдә чыгыш ясаган). “Vanity Fair” журналы биюченең мал-мөлкәтен 60-80 млн. доллар белән бәяли. Рудольф Нуриевның Монако янында вилласы, Лондонда йорты, Парижда һәм Нью-Йоркта фатирлары, Вирджиния штатында фермасы, Кариб бассейнының Сен-Барт утравында вилласы, Неаполь янындагы Ли Галли утравында үз милке, хәтта Урта диңгездә биюче үзенә аерым утрау да сатып алган була. Шулай ук резиденцияләрендә биюченең кыйммәтле көнчыгыш келәмнәре коллекциясе, тарихи йорт җиһазлары күп булуы мәгълүм.

1984 елда биюче Франция клиникасына мөрәҗәгать итә, биредә тикшерүләр узганнан соң Рудольфның канында иммунитет дефициты синдромы ачыклана. Әлеге чирдән терелтү кыен була, 1991 елда авыру тагын да тизләнә. 1992 елның апрель аенда биюче Париж шәһәрендә үзенең Европа васыятен һәм Нью-Йоркта Америка васыятен яза. Алар нигезендә Рудольф Нуриев үлеменнән соң 200 000 доллар апасы Розага һәм бертуганының кызы Гүзәлгә  50 000 доллар күләмендә акча васыять итә. Шулай ук Рудольф Розага Монте-Карлодагы (Монако) фатирында соңгы көненә кадәр яшәү хокукы бирә. Россиядә булган башка туганнарына Рудольф берни дә васыять итми. (Әйтергә кирәк, Роза Нуриева-Франсуа бу вакытта шулай ук СССРдан китеп Көнбатышта яши. Заманында апасының күченеп килүенә Рудольф ярдәм иткән була.) Ә инде балет даһиеның төп мөлкәте “Нуриевның талантлы яшь биючеләргә ярдәм итү фондына” (Promotion Foundation (BPF) күчергә тиеш була.

1993 елның 6 гыйнварында Леваллуа-Перре больницасында Рудольф Нуриевның йөрәге тибүдән туктый. Мәшһүр биюче Сент-Женевьев-де-Буа зиратында җирләнә.

Даһиның кабер ташы келәм каплап куелган формада эшләнгән. Әлеге келәм Нуриев коллекциясендәге иң яраткан келәменең мозаика белән җыелып махсус эшләнгән скульптур күчермәсе булып тора һәм ул Италия остаханәсендә ясала.

1994 елда Роза Нуриева-Франсуа энекәше васыятенең дөрес түгеллеген, Рудольфның мөлкәтен бүлүдә төп ярдәмчесе булган америка адвокаты Барри Вайнштейн тарафыннан ялганлап яздырылган дип судка бирә. Суд 4 елга сузыла. Ләкин Нуриев Фонды җитәкчелеге 1997 елда Роза Нуриева-Франсуа белән уртак килешүгә килә. Әлеге ризалашу нигезендә фонд Рудольфның апасына гомер буе 1500 доллар күләмендә пенсия түләячәген һәм шулай ук судка биргән дәгъваларыннан баш тартканнары өчен Роза белән Гүзәлгә 1,8 млн. доллар күләмендә акча түләячәк дигән шарт белән гамәлгә ашырыла.

 

Булат Ибраһимов
“Татарлар” газетасыннан

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*