tatruen
Баш бит / Яңалыклар /  “Сары саз”га 21 команда җыелды
 “Сары саз”га 21 команда җыелды

 “Сары саз”га 21 команда җыелды

2013 ел ахырында фаҗигале төстә һәлак булган Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы Яшьләр палатасының беренче рәисе, семочкилы Рөстәм Айдерхановның якты истәлегенә багышланган VIII районара биатлон турниры быел 19 февральдә Актук белән Чүмбәли арасында урнашкан “Сары саз” күле буенда үтте. Масса-күләм спортны үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максаты белән бу турнир “Сельские вести» район газетасы редакциясе, мәрхүмнең туганнары, якыннары, район администрациясенең мәгариф, яшьләр һәм спорт эше комитеты ярдәме белән оештырылды.

Аның тарихына килсәк, башта бу турнирда К. Октябрь районы командалары гына катнашты. Аннары күрше җирлекләрдән дә чаңгычылар килә башлады. Иң беренчесендә, 2014 елда, чемпион исеменә Чүмбәли командасы ирешсә, аннан ике ел рәттән җиңүне кочкопожарлылар яулады, 2017 елда төп кубок Сечен районына китте. 2018 елда җиңү бәхете кабат кочкопожарлыларга елмайды. Ә 2019 елдан бу ярышларда беренчелекне Сечен чаңгычылары тота.

Җилле суык һава торышына карамастан, көчләрен сынарга килгән катнашучыларны оештыру комитеты рәисе, район газетасы редакторы Рауф Ваһапов, К.Октябрь районы җирле үзидарә башлыгы урынбасары Рафаэль Ильясов, Земство җыены рәисе Алексей Быков һәм мәрхүм Рөстәмнең кыз туганы Елена Билялова сәламләделәр, уңышлар теләделәр, ярышларда чыгыш ясарга теләк белдерүчеләргә рәхмәт белдерделәр.

Регламент буенча командалар 3 километр тәшкил иткән һәм бер ату ноктасыннан торган дүрт этапны узарга тиеш иделәр. Дистанцияне классик яисә ирекле стильдә үтәргә рөхсәт ителде, ә 7,5 см диаметрлы 5 мишеньне 8 патрон белән пневматик мылтыктан 10 метр ераклыктан ябарга кирәк иде. Штрафлы круг 120 метрдан торды.

Стартка Сечен, Бөтерлин, Кочко-Пожар, Пильна агропромышленность техникумының Уразавыл филиалы, Уразавыл, Семочки, Зур Рбишча мәктәпләре, Салган, Семочки, Рбишча, Яндавишча, Кызыл Октябрь районының мәгариф комитеты һәм муниципаль янгын сүндерү хезмәте чаңгычыларыннан тупланган 21 команда вәкиле басты. Аларның сафына керүчеләр барысы да мактауга лаек, чөнки көчле җилле 20 градуслы суыкта мондый батырлыкка спортны чын яратучылар гына сәләтле.

Эстафетаның башыннан ук Пожар һәм ике Сечен командасы лидерлыкны алды. Ату урынына алар бергә килде. Аның нәтиҗәләре буенча трассага Сечен яшьләре командасы беренче чыкты.

Биатлонда җиңәр өчен тиз йөгерү генә түгел, төз ату да кирәк. Шуңа катнашучылар утлы чиктә авырлык күрде: көчле суыкта пневматик винтовкага черки кадәр патроннар урнаштыру кыен иде, ә төз атуга көчле җил комачаулап торды. Шуңа бу көнне үз рубежларында бөтен мишеньнарны ябучы булмады һәм барысы да диярлек штрафлы кругларга китте.

Алдан әйткәнебезчә, беренче этаптан өстенлекне Сечен һәм Пожар чаңгычылары тотты. Чираттагыларында алар урыннар белән генә алмашынып торды һәм башкаларны якын да җибәрмәде. Фаразлаганча, эстафетаның җиңүчесе соңгы ату ноктасында билгеләнде. Аңа Сеченның яшьләр командасы һәм Пожар чаңгычылары бергә килде. Сечен спортчысы атуда бергә азрак ялгыш ясады һәм шуның белән отты да. Пожарлылар – икенче.

Соңгы биш елда нәкъ менә Сергач районыннан килгән команда гына бу  турнирда сеченлыларга каршы тора ала. Пожарның алмаштыргысыз квартеты Рөстәм Абдуллин, әтиле-уллы Мидихат һәм Равил Бәдретдиновлар белән Ленар Жиһаншин берничә ел инде өлкәнең көньяк-көнчыгыш районнарының иң яхшы чаңгычылары арасында үткәрелеп килгән кубок ярышларында тәҗрибәләрен һәм осталыкларын ныгыта. Быелгы Рөстәм Айдерханов истәлегенә багышланган биатлон турнирында аларга җиңү өчен бер төз ату җитмәде.

Өченче урынга Сеченның тагын бер командасы иреште. Аның өчен безнең милләттәшебез, бу спорт төре ветераны Хайсәр абый Шакиров чыгыш ясады.

Эстафетаны тәмамлагач, спортчылар оештыручылар тарафыннан корылган табын артына җыелды. Милли ризыклар, пылау, төрле тәм-томнар һәм самавырда кайнатылган чәй бик урынлы иде. Аны әзерләүчеләргә ихластан рәхмәт сүзләре генә әйтәсе килә.

Гадәттәгечә, турнирны йомгаклау тантанасында бер команда да бүләксез калмады. Барысы да грамоталар, медальләр һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды, ә призерлар шуның өстенә кубоклар белән һәм акчалата бүләкләнде. Турнирның иң яшь һәм өлкән катнашучылары да билгеләнеп үтелде – алар Бөтерлиннән Анна Пушкина һәм петрякслы Хайсәр Шакиров.

Йомгаклау сүзендә Рауф Ваһапов дустын яд итеп килгән командалар әгъзаларына, ярышларны оештыруда булышучыларга рәхмәтләрен ирештерде һәм киләсе елга да Рөстәмне шулай искә алып очрашырга теләк белдерде.

Ватанны яклаучылар көне алдыннан үткәрелеп килүче бу турнирның әһәмияте арта  бара, катнашучылар саны күбәя. Балалар һәм яшүсмерләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда аның роле әйтеп бетергесез зур. Димәк, Рөстәм Айдерханов истәлегенә районара биатлон турниры озын гомерле булсын, дип теләргә генә кала.

Илнар САДЕКОВ

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*