tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Урыссу бистәсенең “Фәнис” мәдрәсәсендә татар теленнән ачык дәрес үткәрелде
Урыссу бистәсенең “Фәнис” мәдрәсәсендә татар теленнән ачык дәрес үткәрелде

Урыссу бистәсенең “Фәнис” мәдрәсәсендә татар теленнән ачык дәрес үткәрелде

16-нчы мартта көнне, Ютазы районы Урыссу бистәсенең “Фәнис” мәдрәсәсендә татар теленнән ачык дәрес үткәрелде. Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап уздырылган әлеге чарада Нәзарәт, Бөтендөнья татар конгрессы, район хакимияте вәкилләре катнашты. Ачык татар теле дәресе “Ризаэтдин Фәхретдин – бөек татар дин галиме” дигән тема астында узды. Мәдрәсәнең II-III курсларында белем алучы 10 кыз һәм 7 егет дәрес дәвамында Ризаэтдин Фәхретдиннең бай мирасы, үгет-нәсыйхәтләре белән танышты, галимнең әдәп-әхлакка кагылышлы хезмәтләреннән өзекләр сөйләп күрсәтте.

Дәресне мәдрәсәнең татар теле мөгаллимәсе Гөлназ Гыйльманова алып барды. Укучыларның белем дәрәҗәсен, активлыгын, иҗади сәләтләрен югары бәяләп, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Илгиз Халиков ачык дәресне оештыручыларга һәм мәдрәсә җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*