tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: 18-19 нчы гасырдарда кулдан язылган Корән китабы реставрациягә тапшырылган

ВИДЕО: 18-19 нчы гасырдарда кулдан язылган Корән китабы реставрациягә тапшырылган

Мәгьлум булганча,борынгы Сембер төбәгендә генә түгел, ә Россиядә дә иң беренчеләрдән булып татарлар арасында һөнәри эшмәкәрлекне башлап җибәрүчеләр Акчуриннар династиясе була. Тарихчылар белдергәнчә, әлеге укымышлы  гаилә  китапханәсендә шул чорларда ук төрле телләрдә басылган меңләгән китап һәм кулдан күчереп язылган дистәләгән Коръәннәр булган. Ни кызганыч,әлеге басмаларның нибары 194 е генә бүгенге көнгә чаклы сакланып калган. Моннан 50 ел элек Зөябашы авылында алар салдырган борынгы мәчет подвалының берсендә 18-19 нчы гасырдарда кулдан язылган изге Корән китабын табалар. Бу уникаль китап озак еллар авыл музеенда торганнан соң тарих укытучысы аны реставрацияләү өчен өлкә архивына тапшыра.

Данлыклы Акчуриннар яшәгән Зөябашы авылы Сембер губернасында  иң зур татар авылларының берсе. Биредә  аларның йөзләгән кеше эшләүче сукно фабрикалары, берничә йортлары була.

-Хәзер авылда Акчуриннар салдырган өч йорт бар. Аларның икесендә гаиләләр яши, ә берсе ташландык хәлдә тора, – дип сөйли Барыш районы Зөябашы авылы мәктәбенең тарих укытучысы Тимур Сорокин.

Ульяновскидан 120 чакрым ераклыкта урнашкан авыл музеенда Акчуриннардан   калган берничә уникаль экспонат һәм йорт җиһазлары саклана.

-Зөябашы авылында берничә мәчет була. Менә шуларның берсенең подвалында әлеге Коръән китабы табыла да инде. Аны шушы авылда яшәүче Абделхәй Урмеев табып китерә. Китапның хәле бик аяныч-кулда таралырлык хәлдә була, – дип билгеләп үтте Рәмзия Вилданова, тарих фәннәре кандидаты.

Өлкәнең дәүләт архивы хезмәткәрләре бу эшкә бик нык сакланып кына, төгәлрәге бик дулкынланып алыналар.

Ульяновск дәүләт архивының рәссам-реставраторы Надежда Казакова китапны төзекләндерү эше хакында сөйләде: “Без беренче эш итеп әлеге изге китап белән ничек эшләргә кирәклеген ачыкладык. Һәр көнне эшне башлаганда “Бисмилләһи рәхмәни рәхим” дип тотына идек. Шулай эшләү безгә булышты да шикелле әле.Бу китап бик нык таушалган, тузган хәлдә безне кулга килеп керде.Аның һәрбер битен аерым-аерым дизенфекцияләп, гөмбәчекләрдән һәм күгәрекләрдән чистарттык”. 

Бер елдан артык вакыт эчендә архивның иң тәҗрибәле берничә хезмәткәре моннан 200 ел, ә бәлки 300 ел элек кулдан күчереп язылган изге китапны яңарту өстендә эшлиләр.

-Дезинфикцияләп күгәрекләрдән азат иткәннән соң, аның һәр битендәге язулар куренсен өчен үтә күренмәле француз кәгазе белән яңарттык, – дип ассызыклады Андрей Пашков, Ульяновск дәүләт архивының  генераль директоры. 

Яңартылган басманы укучыларга тәкъдим итү кичәсендә архив хезмәткәрләре әлеге Коръән китабының кайсы гасырда язылганын төгәл ачыклау өчен аны Казан галимнәренә җибәрергә кирәклеген дә билгеләп үттелеләр.

Ульяновск өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе

Рәмис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*