tatruen
Баш бит / Яңалыклар / КФУ һәм Татарстан Диния нәзарәте татар кулъязмаларын бастырырга планлаштыра
КФУ һәм Татарстан Диния нәзарәте татар кулъязмаларын бастырырга планлаштыра

КФУ һәм Татарстан Диния нәзарәте татар кулъязмаларын бастырырга планлаштыра

Казан федераль университеты Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Санкт-Петербургтагы Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгыш кулъязмалар институты белән берлектә татарлар мирасы белән бәйле кулъязмаларны бастыруга әзерләүне планлаштыра.

«Бу безнең мөселманнар Диния нәзарәте һәм Санкт-Петербургның Көнчыгыш кулъязмалар институты белән консорциумда старт алган проектларның берсе. Китапларны, кулъязмаларны, зур коллекциядән документларны өйрәнү, әзерләү һәм бастыру буенча зур проектны гамәлгә ашыруга керешәбез», — диде «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов.

Хәйретдинов КФУның кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә, ТР Фәннәр академиясенең тел, әдәбият һәм сәнгать институты фондларында, ТР Милли китапханәсе һәм Россия Фәннәр академиясенең көнчыгыш кулъязмалар институты китапханәсендә «татарларның Россиядә һәм дөньядагы иң эре кулъязма һәм басма мирасы коллекциясе сакланып калган», дип искәртте.

«Мирасны өйрәнүгә кайту максаты куелды. Бу гарәп телле графикада да, латинда да, заманча кириллицада да меңләгән китап, берсе дә үз әһәмиятен югалтмаган. Һәм бу эш башланып китте. Бу озак вакытка исәпләнгән программа», — диде КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры.

Надежда Гордеева 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*