tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: «Милли мультfest» Республика балалар кинофестиваленең дүртенче зона туры узды
ВИДЕО: «Милли мультfest»  Республика балалар кинофестиваленең дүртенче зона туры узды

ВИДЕО: «Милли мультfest» Республика балалар кинофестиваленең дүртенче зона туры узды

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия тарафыннан гамәлгә куелган «Милли мультfest»  Республика балалар кинофестиваленең дүртенче зона туры узды. Моңа кадәр зональ турлар Буа, Зәй, Актанышта булды.

Казанның “Мир” кинотеатрында конкурс финалына чыккан  14 анимацион фильм, 6 кыска метражлы һәм 7 компьютер уены жюри хөкеменә тәкъдим иттелде. Кинофестивальнең  төп максаты татар телен саклау, анимацион, кыска метражлы уен фильмнары һәм компьютер уеннары ярдәмендә балаларның рухи, интеллектуаль һәм иҗади өлкәсен баетуга ярдәм итү.

 Рамил Төхвәтуллин  Татарстан Республикасы  Президенты каршындагы Татар телен саклау комиссиясе әгъзасы, жюри рәисе 

Казан арты Арча тәбәге укучылары төрле илкүләм, халыкара фестивальләрдә катнашырга өлгергәннәр инде. Ә бу юлы алар  Туфан Миңнуллин истәлекләренә багышланган „Нәсел җебе“ фильмын тәкъдим итте.

Питрәчтән 6 нчы һәм 3 нче сыйныф укучылары «Эт белән песи» исемле мультфильм төшергән

Шулай ук сугыш чоры тематикасы да читтә калмаган.

Биектау укучылары төшергән -«Эш беткәч уйнарга ярый»  анимацион фильмы бүгенге көнгә бик актуаль.

Лауреатлыкка дәгъва кылучылар исемлеге 1 апрельдә  «Татаркино» сайтында урын ала. Шулай ук  барлык хезмәтләр белән әлеге сайттан танышырга, компьютер уеннарын да кулланырга мөмкин.

Кинофестивальнең ябылу һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы 23 апрельдә филармонияда узачак. Беренче урынга 100 мең сум, икенче урынга 70 мең сум, өченче урынга 50 мең сум акчалата бүләк каралган.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*