Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт музыка көллиятендә семинар-практикум узачак
Әлмәт музыка көллиятендә семинар-практикум узачак

Әлмәт музыка көллиятендә семинар-практикум узачак

Сезне 2021 елның 19 мартында Ф.З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятендә узачак этник музыка-инструменталь мәдәният буенча семинар-практикумда катнашырга чакырабыз.

Семинар-практикум фольклор коллективлары җитәкчеләре, катнашучылары, Татарстан Республикасы халык иҗатын сөючеләр өчен үткәрелә. Чарада этномузыка белгечләре, фольклорчылар, педагоглар, фольклор-инструменталь ансамбльләр җитәкчеләре, этник музыка уен кораллары җитештерүчеләр катнашачак.

Биредә катнашучылар төбәкнең этник инструменталь сәнгате мәсьәләләрендә үз осталыкларын арттыра, борынгы уен коралларын торгызу буенча эш методикалары белән таныша, фольклор традицияләрен җыю, өйрәнү һәм яңадан торгызу буенча тәҗрибә уртаклаша алачак.

Үзеңнең катнашуыңны «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау буенча ресурс үзәге» ДБУ электрон почтасы аша tatcultgrant@mail.ru 2021 елның 17 мартына кадәр расларга кирәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*