tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Затлы мәҗлес” проекты үз эшчәнлеген дәвам итә
“Затлы мәҗлес” проекты үз эшчәнлеген дәвам итә

“Затлы мәҗлес” проекты үз эшчәнлеген дәвам итә

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте күптән түгел генә хатын-кызлар өчен гамәлгә куйган яңа проект – “Затлы мәҗлес” үз эшчәнлеген дәвам итә.

“Затлы мәҗлес” проекты – хатын-кызлар тормышы турында дини сөйләшүләр ул. Әлеге проект, “Яшь килен” проектыннан аермалы буларак, Коръән, дин, фикһ мәсьәләләре, хатын-кызның тормыштагы роле, Пәйгамбәребезнең ﷺ, сәхабәләрнең хатыннары, татар халкының хатын-кызлар белән бәйле традицияләре, Рамазан ае турында сөйләшүгә багышланган очрашулардан тора. Очрашуга килүчеләр алдан бирелгән тема буенча әңгәмә корырга әзерләнеп килә.

17 мартта булачак очрашу дога кылуга, доганың көченә багышлана. Очрашу “Кол Шәриф” мәчетенең конференц-залында уза. “Затлы мәҗлес”кә 16 яшьтән өлкәнрәк кызлар, ханымнар һәм дәү әниләр чакырыла.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*