Татар халык авыз иҗаты әсәрләре һәм рухи мирасы үрнәкләрен башкару буенча «Илаһи моң» фестиваль-конкурсы кысаларында «Рухи мәдәният әсәрләрен башкару аша тарихи мирасны сәнгати-эстетик яктан кабул итүне тәрбияләү» курсы игълан ителә.
Белем бирү программасының бурычлары:
- Идел-Урал төбәге халкы арасында мөселман җыр традицияләрен популярлаштыру һәм саклап калу;
- гражданлык-патриотик хисләр һәм туган төбәкнең гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү;
- яшьләрдә, рухи мирас үрнәгендә, эстетик зәвык, башка диннәргә карата хөрмәт, мәдәниятара диалогка әзерлек формалаштыру;
- тарихи мирасны сәнгати-эстетик яктан кабул итә белүне тәрбияләү;
- яшь һәм өлкән буынның бер-берсен рухи баетуы, рухи һәм мәдәни традицияләрнең дәвамчанлыгын формалаштыру;
- җәмәгатьчелек игътибарын Россия халыкларының рухи традицияләрен саклау проблемаларына җәлеп итү.
Программаның күләме: 36 сәгать.
Уку-укыту формасы: дистанцион белем бирү технологияләрен һәм электрон ресурсларны кулланып уку-укыту.
Уку вакыты:15.02.2021 – 22.02.2021.
Элемтә өчен:
Татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы
Тел. 8(843) 277-68-26. [email protected]