tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфа дәүләт сәнгать институты Уфа “Нур” татар дәүләт театры өчен махсус татар курсы җыячак
Уфа дәүләт сәнгать институты Уфа “Нур” татар дәүләт театры өчен махсус татар курсы җыячак

Уфа дәүләт сәнгать институты Уфа “Нур” татар дәүләт театры өчен махсус татар курсы җыячак

Быел Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты Уфа “Нур” татар дәүләт театры өчен махсус татар курсы җыячак. Бу хакта 27 гыйнварда ZOOM форматында узган онлайн-конференциядә сөйләштеләр. Әлеге чараның спикерлары институтның режиссура һәм актер осталыгы кафедрасы мөдире Таңчулпан Бабичева, укыту һәм тәрбия эшләре буенча проректор Алсу Хәсбиуллина, проректор ярдәмчесе Дамир Аллабердин, “Нур” театры директоры Фирзәт Габидуллин, театрның баш режиссеры Азат Җиһаншин булды. Конференцияне театрның җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр бүлеге җитәкчесе Гөлшат Сафина алып барды.

Чара дәвамында конференциядә катнашучылар Уфа дәүләт сәнгать институтының һәм “Нур” театрының эшчәнлеге, курсны җыю шартлары, сынау төрләре белән танышты.
Алсу Әфган кызы институтның күп профильле булуы (музыка, хореография, театр һәм башка юнәлешләрдә белгечләр әзерләве), элекке студентларның республика мәдәният учреждениеләрендә генә түгел, ил күләмендә һәм чит илләрдә дә уңышлы эшләвен билгеләп үтте. Институтта югары класслы педагоглар эшләвен, тырышып укыганнарга каралган хуплау чараларын да билгеләде.

Документлар кабул итү 18 июньнән башланачак. Киләчәк тормыш юлын театр белән бәйләргә теләүчеләр аттестатның төп нөсхәсен (оригинал) яки аның күчермәсен (копия), паспорт күчермәсен, пенсия страховкалавы системасындагы уникаль номеры (СНИЛС) күчермәсен, ике фото тапшырырга тиеш. Булган очракта, максатлы укыту турындагы килешү һәм аеруча казанышларны раслаучы документлар да тапшырыла. Бу документларны 7 июльгә кадәр кабул итү комиссиясенә китереп җиткерү мотлак. 8 июльдән сынау имтиханнары башлана.

Булачак актерлар рус теле һәм әдәбияттан бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча, шулай ук иҗади бәйге һәм әңгәмә барышында сайланачак.
Абитуриент 1 февральгә кадәр чыгарылыш имтиханнары исәбендә рус теле һәм әдәбияты булачагын билгеләргә тиеш. Ә инде колледж тәмамлап килгәннәр өчен институтта имтихан алу каралган.

Иҗади тур кысаларында абитуриент төрле жанрда мәсәл, чәчмә әсәр һәм шигырь укырга, ышандырырлик итеп этюд башкарырга тиеш. Шулай ук, сынау үтүчеләрнең җырлау, бию сәләтләре тикшереләчәк. Әңгәмә барышында абитуриентның мәдәният дөньясы белән ничаклы таныш булуы, фикер йөртү киңлеге сыналачак.
Быелга 10 бюджет урыны каралган. Бу бәхетлеләрнең исемлеге 29 июльдә билгеле булачак.

“Нур” театрының директоры Фирзәт Габидуллин кабул итү имтиханнарын һәм студентларның белгеч булып эшкә килүләрен түземсезлек белән көтүен әйтте.
Театрның баш режиссеры Азат Надыйр улы да курс җыелуны театр өчен бик дулкынландыргыч вакыйга булуын билгеләде.
– Талантлы кешеләр еш кына бик оялчан була, үзләре хакында белдереп бармый, – диде ул. – Шуңа да, кешелеккә әйтер сүзе булган, дөньяга яктылык һәм игелек өстәргә теләгән мондый яшьләргә тәвәккәлрәк булырга, курыкмыйча театрга килергә, үзе белән таныштырырга киңәш итәм. Без, бөтен театрлар кебек үк, яшь көчкә, яңа энергиягә мохтаҗ! Барыгызны да яратабыз һәм көтәбез!

Әйткәндәй, курс махсус Уфа “Нур” татар дәүләт театры өчен җыелса да, укуын тәмамлап, белгеч дипломы алган яшьләр теләсә нинди театрда да эшли алачак. Бу җәһәттән, Туймазы татар дәүләт драма театры директоры Руслан Вәхитов мөрәҗәгать белән чыкты.
– Туймазы шәһәре – җыйнак кына, тыныч шәһәр. Театр уңайлы урында урнашкан. Яшь артистлар өчен тулай торак бар. Коллектив зур булмаганга, артистларның рольсез утырганы юк. Шулай ук, яшьләрне үзебездә көтеп калабыз! – диде ул.

Конференция ахырында журналистлар кызыксынган сорауларын бирде.
Тулырак мәгълүмат белән институт сайтында танышырга була.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*