tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе татар халкының күренекле уллары һәйкәлләренә чәчәкләр салды
Милли Шура рәисе татар халкының күренекле уллары һәйкәлләренә чәчәкләр салды

Милли Шура рәисе татар халкының күренекле уллары һәйкәлләренә чәчәкләр салды

Бүген Чиләбегә эш сәфәре кысаларында ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев күренекле татар шагыйрьләре Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил, шулай ук легендар совет разведчигы Исхак Әхмәров һәйкәлләренә чәчәкләр салды.

Чарада шулай ук Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, Чиләбе өлкәсе Мәдәният министры Алексей Бетехтин, Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Чиләбе өлкәсе Закон чыгару җыены депутаты Лена Колесникова, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев катнаштылар.

Белешмә өчен:

2020 елның 1 октябрендә Чиләбе шәһәренең Воровский урамындагы яңа скверында күренекле татар шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Габдулла Тукай образы Златоуст остасы, РФ атказанган рәссамы Александр Лохтачевның скульптура остаханәсе коллективы тарафыннан ясалган. Проектны эшләүдә мастерның укучылары Ольга Зубкова һәм Наталья Лохтачева катнашкан.

Монумент Каслин архитектура-сәнгать кою заводында бронзадан коелган. Образны Урал гранитыннан постамент тулыландырып тора.

Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлилгә һәйкәл 2015 елның 16 октябрендә шәһәр үзәгендә, Тимирязев-Пушкин урамнары киселешендә, Пушкин исемендәге кинотеатр янында ачылды.

Баки Урманченың “Таштагы портретлар” сериясендәге скульптура Татарстаннан Көньяк Урал башкаласына бүләк булды.Исхак Абдулла улы Әхмәров һәйкәлен ачу тантанасы 2015 елның 16 апрелендә узды. Һәйкәл ачылышы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде.

Монумент авторы-Россия Рәссамнар берлеге рәисе, Россия Федерациясенең халык рәссамы, сынчы Андрей Ковальчук. Скульптура өстендә эшләгәндә авторга легендар разведчикның кызы Екатерина ярдәм иткән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*