tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабан туе узып китте, хатирәләр калдырып
Сабан туе узып китте, хатирәләр калдырып

Сабан туе узып китте, хатирәләр калдырып

24 июньдә Ижау шәһәре ипподромында республикакүләм Сабантуй узды. Иртәдән үк ипподром капкасы янында кунакларны каршы алып, җыр-бию гөрләде.

Бәйрәм иртә башлануга карамастан, мәйданга халык агылды. Керү уңаенда ук килгән тамашачы өчен ашау-эчү, кул эшләре, милли киемнәр, татарча китаплар сату оештырылды. Гомумән, җаның нәрсә тели, шуны сатып алырга була иде.

Бәйрәмгә Удмуртия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ильяс Ханнанов, Удмуртия Дәүләт Советы Рәисе Владимир Невос­труев, Удмуртиянең милли сәясәт министры Эдуард Петров, Дәүләт Думасы депутаты Олег Гарин, Татарстан Респуб­ликасы Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов, Әгерҗе районы башлыгы Ленар Нургаянов, шәһәр Думасы рәисе Фәрит Губаев, Удмуртия мөфтие урынбасары Габдерәшит хәзрәт Газизуллин һәм башка бик күп дәрәҗәле кунаклар килгән иде.

Удмуртия Башлыгы Александр Бречаловның котлау хатын Ильяс Ханнанов, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлавын Айрат Зарипов халыкка җиткереп, милли бәйрәмебез белән котлады.

Сабантуйның күрке – ат чабышы! Ярыш башланыр алдыннан ипподром мәйданында җигүле атларда милли киемле милләттәшләребез, җайдаклар, балалар матур тамаша тәкъдим иттеләр. Татар халкы өчен атның ни дәрәҗәдә кадерле икәнен аңларга була иде бу күренештән. Ниһаять, ат чабышы башланып китте!

Ярыш өч төркемгә бүленеп үтте. Ат чабышының матурлыгы барыбызны да җәлеп итте. Тамашачы дәррәү кул чабып, һәр атка, һәр җайдакка көч биреп торды. Шунысы игътибарга лаек: бер генә ат та бүләксез калмады. Безнең гореф-гадәтләребез буенча арттан килгән ат та бүләккә лаек булды.

Мәйданда – милләт сагында торучылар

Бәйрәмнең пролог өлешендә Удмуртия шәһәр-районнарыннан килгән делегацияләр парады үтте. Алып баручылар тамашачыларны аларның һәрберсе белән кыскача таныштырып барды. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, Татар иҗтимагый үзәге, «Иман» татар яшьләре берлеге, Бриллиант Абдрахманова җитәк­челегендәге «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы, Сарапул, Вот­кинск, Можга, Глазов шәһәрләре, Кияс районы Тауҗамал, Байсар авыллары, Алнаш районы Бакыр Заводы, Татар Тоймабашы авыллары, Балезино районы Кистем, Падера авыллары, Завь­я­ло­во, Кече Пурга, Камбар­ка, Ка­ракүл, Сарапул, Сюмси, Якшур-Бодья, Юка­мен, Кизнер, Игра район­нары татарлары берсеннән-берсе матур, купшы милли киемнәр белән узды.

Шулай ук һәр елда да Сабантуйны оештыруда безнең ярдәмчебез, терәгебез булган Әгерҗе районыннан килгән милләттәшләребез дә милли парадта катнашты.

Милли оешмалар белән беррәттән Удмуртиядә балаларга татар телен өйрәтүгә, милли тәрбия бирүгә әйтеп бетергесез зур өлеш кертүче укытучыларыбыз, тәрбиячеләребезнең парадка чыгуы, сәхнәдән ветеран укытучыларыбыз Рәмзилә Ганиева, Вәсилә Хәкимова, Филисә Кадыйрова, Фәридә Тимургазина һәм Әлфия Гайсина исемнәре яңгырау «Укытучы һәм остаз елы»нда бик урынлы булды. Бу уңайдан бәйрәмдә ел дәвамында зур уңышларга ирешкән татар теле укытучыларына, татар телен өйрәнү курсларында белем бирүче укытучыларга, тәрбиячеләргә, балалар белән эшләүче иҗат коллективларының җи­тәкчеләренә төрле югарылыктагы Рәхмәт хатлары, грамоталар тапшырылды. Алар дөрестән дә, барысы да мактауга лаек.

2023 ел – Удмуртиядә «Яшьләр елы». Парадта «Иман» татар яшьләре берлеге вәкилләренең дә катнашуы рес­публика дәрәҗәсендә яшьләрнең үз урыны барлыгын күрсәтте. Шулай ук милли юнәлештә эшләүче яшьләргә дә сәхнәдә бүләкләр тапшырылды.

Бер сәхнәдә –  өч республика!

Сабантуйның төп сәхнәсендә Татарстан Республикасының «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Башкортстан Республикасының Нефтекама Дәүләт филармониясе артистлары Иршат Карачурин, Илнур Муфтахов, Идел Искужин, «Дус­лык» («Дружба») халык бию ансамбле, Татарстан Республикасының популяр җырчысы Дилә Нигъмәтуллина, Ижау шәһәреннән «Вертикаль» үрнәк эстрада бию студиясе, «Асылъяр» үрнәк җыр һәм бию ансамбле, «Гүзәл» ансамбле, Ирек Мөхәммәтҗанов, Светлана Тимершина, «Афәрин» бию ансамбльләре чыгыш ясады.

Сабантуйда быел 3 урында сәх­нә куелды. Уеннар бара торган мәй­данчыктагы сәхнәдә Удмуртиянең төрле район-шәһәрләреннән килгән ансамбльләр, артистлар чыгыш ясады. Биредә кызыклы уеннар да күп булды. Уеннарда катнашып, җиңү яулаучылар ике капчык шикәр комы, ике бакча арбасы, ике әтәч тотып кайтып киттеләр.

Әлеге сәхнә республиканың төр­ле почмакларында яшәп, иҗат итүче ансамбльләр өчен танышу һәм тәҗ­рибә уртаклашу урыны булуы белән дә кадерле иде.

Мәйданнарда – күңелгә ял 

Мәйданда һәр буын кешесе рә­хәтләнеп ял итә ала иде. Теләгән кеше утырып кына концерт карады. Актив ял яратучылар тизрәк милли уеннар узучы мәйданчыкларга ашыкты. Колгага менү, көянтә-чиләк белән су ташу, капчык белән сугышу уеннарында катнашыр өчен зур чират барлыкка килде.

«Яңарыш» мәйданчыгыннан да халык өзелмәде. Газетага язылучылар да, аның эчтәлеге турында фикерләрен җиткерүчеләр дә булды. Мәйданда газета укып торучыларны күрү дә күңелгә рәхәтлек бирде.

Алия Абдуллина җитәкчелегендәге «Ак калфак» оешмасы мәйданчыгында оештырылган мастер-классларда балалар гына түгел, өлкән буын вәкилләре дә бик яратып катнашты.

«Курай» башкорт оешмасы да икенче ел рәттән Сабантуйда үз мәйданчыгын оештыра. Быел да алар Башкортстандагы дуслары ярдәмендә күргәзмәләр, үзенчәлекле милли уеннар оештырганнар иде.  «Иман» татар яшьләре берлеге оештырган интерактив күргәзмә янында да халык күп иде. Яшьләр үз оешмалары белән таныштырдылар. ВКонтакте челтәрендәге төркемнәрендә игълан иткән фотоконкурска нәтиҗә ясап, катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Балалар исә һәр елдагыча 107нче балалар бакчасы хезмәткәрләре оештырган уеннарга тезелде.  Көрәш яратучылар алдан ук көрәш мәйданы янына җыелып, ярышлар башланганчы, иң яхшы урыннарны алып куйдылар. Милли көрәш 107нче балалар бакчасында тәрбияләнүче малайларның көрәше белән башланып китте. Бу – яшь буында көрәшкә, милли традицияләребезгә карата мәхәббәт уятуга зур адым. Чаллы шәһәреннән килгән танылган көрәшче Рәкыйп Фәйзуллин да: «Көрәшне нәниләр баш­­лавы бик яхшы. Аларны мәйданда үстерергә, өйрәтергә кирәк. Безнең алмашчылар булсыннар», – диде. Ә бил алышкан кечкенә Марат: «Миңа көрәшү ошады. Кагыйдәләрен өйрәнеп, киләсе елларда тагын киләм. Барысын да җиңеп, машина, тәкә аласы килә», – дип, канатланып китте мәйданнан.

Милли көрәш, чыннан да, яше-карты өчен иң кызыксындырганы, иң көтеп алганы. Быел ул көрәшчеләрнең күп һәм һөнәри яктан әзерлекле булуы белән дә аерылып торды. Тәкә һәм бүләкләр өчен көрәш озак барды. Көрәшчеләрнең һәр алымын игътибар белән күзәткән Раиф Галимҗанов үз фикерен белдереп: «Эх, без яшь чакта әйбәт көрәштек. Без бит авыл балалары, шунда туып, көрәшеп үс­тек. Безнең заманда кызыграк иде көрәш: кемнең көче бар, шул чыга иде мәйданга. Ә хәзер спорт клубларында шөгыльләнүче яшьләр килә. Спорт клублары бер-берсе белән көрәшә дисәң дә була. Судьяларны да халык арасыннан сайлыйлар иде. Хәзер профессионал судьяларның бәяләүләрен дә аңлап бетермибез. Тик шулай да кызык. Күңелгә рәхәтлек алыр өчен киләм Сабантуйга», – диде.

Әгерҗе районы әзерләгән мәйданда бөтенләй башка атмосфера хакимлек итте. Сәхнәдә район үзешчәннәре, һөнәри ансамбльләр, татар өен тасвирлаган музей почмагы, мичтә пешкән коймак белән тәмле чәй өстәле, атынгычлар, кул пычкысы белән утын кисү, бүрәнә күтәрү уеннары халыкны үз янына җыйды. Аларның уеннары без­нең мәйданчыклардан аерылып торулары да Сабантуйга башка төсмер бирде. Удмуртиядә Әгерҗе районыннан чыккан милләттәшләребезнең күп булуын истә тотсак, һәрберсе җанына җылылыкны биредә алгандыр дип уйлыйм.

Ә Россия гадәттән тыш хәлләр ми­нистрлыгының Удмуртия буенча Баш идарәсе оештырган «Иминлек планетасы» интерактив мәйданчыгында балалар гына түгел, өлкәннәр дә бик кызыксынып катнашты. Биредә төрле техника күргәзмәләре, роботлар сугышы, балалар өчен янгын сүндерү буенча эстафета узды. «МЧС машинасында үз эзеңне калдыр» акциясен дә халык бик яратып кабул итте. Көн ахырына мәйданга куелган машинаның чиста урыны калмаган иде.

Кичке Сабантуй

Кичкә таба һәрвакыттагыча «Спартак» мәдәният йорты скверында кичке Сабантуй дәвам итте. Бирегә апа-абыйларыбыз, өлкәннәребез алдан ук килеп, урын алып, бәйрәм башланганын көттеләр. «Без ерак булгач, ипподромга бара алмадык, ләкин менә бирегә ашкынып килдек», – диделәр алар. Сәхнәдә җыр-бию булса, мәйданыбызда милли уеннар дәвам итте. Тамашачыларыбыз истәлекле бүләкләр, күтәренке кәеф һәм киләсе елның Сабан туена кадәр җитәрлек рухи көч алып таралыштылар.

Киләсе елларда да бер булып, бердәм булып, тыныч аяз күк белән халкыбызның милли бәйрәмен каршыларга язсын!

ФИКЕРЛӘР

Рәмзия Габбасова (Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе): «Быел Ижауда республика­күләм Сабантуйны чираттан тыш уздырырга туры килде. Чөнки узган елның көзендә үк 2023 елның Сабан туен Глазов шәһәрендә уздырырга дигән карар кабул ителгән иде. Һәм ел башында ук Удмуртия җитәкчелеге югарылыгында Сабантуй Глазовта узачак дип, документлар расланды һәм әзерләнде. Кызганычка каршы, быелның февраль аенда Глазов шәһәре җитәкчелегеннән: «Быел Глазов шәһәренең юбилее һәм безгә зур бәйрәмнәр уздырырга туры киләчәк. Шул сәбәпле, без республикакүләм Сабантуйны уздыруны үз өстебезгә ала алмыйбыз», – дигән хәбәр алдык. Шуннан соң республикакүләм Сабантуй турында барлык рәсми документларны яңадан ясарга туры килде. Бу Милли сәясәт министр­лыгына бик күп мәшәкатьләр тудырды. Шул сәбәпле, Сабантуйга әзерлек тә соң гына, ашыгыч рәвештә башланып китте. Шулай ук Татарстаннан нинди ярдәм буласы да билгеле түгел иде әле. Шушындый билгесезлек шартларында, безгә төрле вариантларны күз уңында тотып, әзерләнергә туры килде. Аллага шөкер, теләкләр кабул булып, соңгы көннәрдә ярдәмчебез итеп Әгерҗе районы билгеләнде һәм алар бу эшне зур җаваплылык белән башкарып чыктылар. Шундый зур ярдәм булу безнең Сабантуйга ямь өстәде, эчтәлеген баетты. Әгерҗе районы Башлыгы Ленар Нургаяновка һәм аның бердәм командасына зур рәхмәт белдерәсе килә.

Ничек кенә булмасын, бәйрәм матур узды. Казаннан килгән Татарстан Дәүләт Советы депутаты Айрат Ринат улы Зарипов быелгы Сабантуйның, узган ел белән чагыштырганда, күләмле, әзерлекнең көчле булуы белән аерылып торуын билгеләп узды. Удмуртия татарлары өчен шатлануын белдерде. Ә мин, үз чиратында, милли бәйрәмебезне килеп туган кыенлыкларга карамастан, тиешле дәрәҗәдә уздырырга ярдәм иткән һәркемгә – Бөтендөнья татар конгрессына, Татарстан һәм Удмуртия җитәкчелегенә, Удмуртиянең милли сәясәт министрлыгына, Ижау шәһәр хакимиятенә, Ижау ипподромы җитәкчелегенә, Сабантуйны оештыруда җан атып йөргән милли хәрәкәт активистларына, барлык иганәчеләргә һәм милли бәйрәмебезне үз итеп килгән милләттәшләребезгә чиксез рәхмәтемне белдерәм. Быелгы Сабантуйның тагын бер үзенчәлеген билгеләп үтәсем килә: оештыру эшләрендә Дамир Хаҗиев җитәкчелегендәге күптән түгел генә оешкан «Татар эшмәкәрләре клубы» зур көч куйды. Ат чабышы һәм милли көрәштә җиңүчеләргә бүләкләр алуда аларның өлешләре зур булды. Киләчәктә дә милләткә хезмәт итү эшендә шундый фидакарь эшмәкәрләрнең безгә терәк булуларын телим».

Әлфидә Халикова: «24 июнь иртәсен Удмуртиядә яшәүче мил­ләттәшләребез Ижау шә­һәре ипподромында узган татар халкыбызның иң олы бәйрәм­нә­ренең берсе булган Сабантуй бәйрәмендә каршы алды. Без Каракүл җирлегендә яшәүче татарлар республика күләмендә уза торган Сабантуйны көтеп алабыз, чөнки үзебезнең Сабантуй үткәрергә мөмкинлегебез юк. Быелгы Сабантуйдан бик матур кичерешләр белән кайттык. Бер-бер артлы чиратлашып, татар һәм башкорт җырлары яңгырау, биюләре башкарылу татар һәм башкорт халкының дуслыкта, татулыкта яшәвен күрсәтте. Бәйрәмдә яшьләр һәм балаларның күп булуына, сәхнәдән дә балалар чы­гышлары өзелмәвенә сөендек. Берсеннән-берсе матур, милли киемнәргә сокландык.

Милләтнең киләчәге яшьләр һәм балалар кулында, милли бәйрәмнәребез киләчәктә дә гөрләп торсын иде дигән теләктә кайтып киттек. Безне хөрмәт итеп чакырган оештыручыларга чын күңелдән рәхмәт».

Чыганак: yanarysh

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*