tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Киров шәһәренең җәмигъ мәчетендә булды
Васил Шәйхразыев Киров шәһәренең җәмигъ мәчетендә булды

Васил Шәйхразыев Киров шәһәренең җәмигъ мәчетендә булды

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Киров шәһәрендә. Биредә Васил Шәйхразыев Киров өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Жердев белән Киров шәһәренең җәмигъ мәчетендә булды.

Биредә мәчетне төзекләндерү мәсьәләләре каралды. Милли Шура рәисе мөфти Зөфәр Галиуллинга Шамаиль һәм 1100 еллыкка чыгарылган Коръән бүләк итте.

Киров җәмигъ мәчете (рус. Соборная мечеть г. Киров) ― Киров өлкәсе административ үзәге Киров шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). 1909 елда төзелгән. ҮДН составындагы Киров өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәтенә (Вятка мөфтияте) керүче Киров шәһәре мөселман җәмгыяте (мәхәллә) карамагында. Имам-хатыйбы (2016 елның 16 маеннан) ― мөфти Зөфәр Шәйдулла улы Галиуллин.

Җәмигъ мәчете ― шәһәр формалаштыру объекты, гамәлдәге мәдәни мәйданчыкларның берсе. Мәчетнең манарасы совет елларында янгында җимерелә, 2013 елның 7 июлендә торгызыла.

Мәчет бинасында Киров өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте урнашкан.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*