tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актаныш мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды
Актаныш мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды

Актаныш мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды

Зөлхиҗҗә аеның 13 нче көнендә (1 нче июльдә) Актаныш районы Югары Яхшый авылында “Дәүҗия” мәчете ачылышы тантанасы булды. Әлеге күркәм вакыйга күпләгән кунаклар, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, иганәчеләр катнашында узды. Авыл халкына тәбрикләү һәм нәсыйхәт сүзләрен Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов, Татарстанның төньяк-көнчыгыш төбәге казые, Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, район дин әһелләре, читтә яшәүче авылдашлар җиткерде.

Яңа мәчет салынганчы, Югары Яхшыйда яшәүчеләр күрше Тәкмәк авылына йөреп намаз укыган. Авыл халкы, иганәчеләр һәм җитәкчеләр белән бергә җыелып, мәчет төзү фикеренә килә һәм 2022 елның 4 нче июнендә беренче нигез ташы салына. Төзелеш беренче көннән алып ахырынача Әхмәдуллин Тимербулат Гомәр улы иганәлегендә алып барыла һәм мәчеткә төп иганәченең әнисенә багышлап “Дәүҗия” исеме бирелә. Төзү эшләрен исә үз бригадасы белән Заһитов Җәүдәт Фаяз улы башкара.

Авылда имамлык вазифаларын 1980 еллардан алып  – Бөек Ватан сугышы ветераны, Тәкмәк авылы имам-хатыйбы Тәфкил хәзрәт Вәлиев, яңа мәчет төзелә башлагач, Расих хәзрәт Салихов башкара.

Революциягә кадәр авылда эшләгән мәчет совет хакимияте елларында ябыла, 1947 нче елда манарасы киселә. Мәчетнең аен авылдашлар бүгенге көнгә кадәр кадерләп саклый. Ул, реставрация ясалып, яңа мәчет музеена куелды – әлеге экспонат тарихны, әби-бабаларыбызның дингә булган олуг ихтирамын искә төшереп тора.

Яңа ачылган “Дәүҗия” мәчете 2 каттан тора. Беренче катта – 45 кеше сыйдырышлы ир-атлар залы, икенче катта – 18 кешегә исәпләнгән хатын-кызлар залы. Мәчет бинасы кирпечтән салынган һәм барлык инженер-коммуникация челтәренә тоташкан (ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен барлык уңайлыклары булган тәһарәтханәсе бар, электр, газ, су кертелгән, җылы идәннәр ясалган). Мәчеттә ифтарлар һәм зур булмаган мәҗлесләр уздыру өчен ашханә һәм 25 кешелек аерым янкорма бар. Ишегалды төзекләндерелгән, агач-куаклар утыртылган, брусчатка җәелгән.

Тантанага килүчеләр, мәчетне ачып кереп, биредә беренче намаз укыды һәм Илфар хәзрәт Хәсәнов вәгазен тыңлады.

Югары Яхшый авылында мәчет ачылганнан соң, Актаныш мөхтәсибәтендә 55 мәчет эшли.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*