4 январь көнне Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗай авылы киң колач җәеп төрле төбәкләрдән килгән эшкуарларны кабул итте. Авылның уңышлы эшмәкәрләре, актив яшьләре инциативасы һәм тырышлыгы, “Сафаджай” хәйрия фонды ярдәме белән биредә “Яңа күперләр” бизнес- форумы узды.
Анда илебезнең төрле почмакларыннан: Татарстан (Казан, Буа районы), Мәскәү, Ульян өлкәсе, безнең төбәк татар авылларыннан йөздән артык эшмәкәр-делегат катнашты.
– Форумда чыгыш ясаган дистәдән артык делегатларның һәркайсы үз чыгышында уңышка ирешү юллары турында сөйләде, тәҗрибәләре белән уртаклашты, киләчәктә тормышларын авыл белән бәйләргә теләгән яшь буынга үгет-нәсыйхәтләр бирде, җирлекләрдә эшләп килгән хәйрия фондлары эшчәнлеге турында докладлар игътибарны яулады.
Төрле өлкәләрдә, юнәлешләрдә эшчәнлек алып барган эшмәкәрләрнең чыгышлары үзенчәлекле булса да, бертавыштан кече ватанны саклау беренче урында торырга тиеш дигән фикердә булдылар.
Шунысы игътибарга лаек, бу көнне форум катнашучылары шәһәр тормышына гына хас булган заманча, актуаль юнәлешләрне (мәсәлән, IT-сфера) авыл тормышына да актив кертергә мөмкин булуын мисал итеп китерде.
Чарадан соң барлык кунаклар хөрмәтенә җирле мәктәптә табын корылган иде, – дип сөйләде төп оештыручыларның берсе булган Илдар хәзрәт Аляутдинов һәм бизнес-форумны тиешле рәвештә уздырырга ярдәм иткән волонтерларга, ерак юлларны якын итеп килгән кунакларга олы рәхмәт белдерде.
Румия ХАМЗИНА.
“Туган як” газетасы