tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сафаҗайда «Яңа күперләр» бизнес-форумы узды
Сафаҗайда «Яңа күперләр» бизнес-форумы узды

Сафаҗайда «Яңа күперләр» бизнес-форумы узды

4 январь көнне Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗай авылы киң колач җәеп төрле төбәкләрдән килгән эшкуарларны ка­бул итте. Авылның уңышлы эшмәкәрләре, актив яшьләре инциа­тивасы һәм тырыш­лыгы, “Сафаджай” хәйрия фонды ярдәме белән биредә “Яңа күперләр” бизнес- форумы узды.

Анда илебезнең төрле почмакларыннан: Татарстан (Казан, Буа районы), Мәскәү, Ульян өлкәсе, безнең төбәк татар авылларын­нан йөздән артык эшмәкәр-делегат катнашты.

– Форумда чыгыш ясаган дистәдән артык делегатларның һәркайсы үз чыгышында уңышка ирешү юллары турында сөйләде, тәҗрибәләре белән уртаклашты, киләчәктә тормышларын авыл белән бәйләргә теләгән яшь буынга үгет-нәсыйхәтләр бирде, җирлекләрдә эшләп килгән хәйрия фондлары эшчәнлеге турында докладлар игътибарны яулады.

Төрле өлкәләрдә, юнәлешләрдә эшчәнлек алып барган эшмәкәрләрнең чыгышлары үзенчәлекле булса да, бертавыш­тан кече ватанны саклау беренче урында торырга тиеш дигән фикердә булдылар.

Шунысы игътибарга лаек, бу көнне форум катнашучыла­ры шәһәр тормышына гына хас булган заманча, актуаль юнәлешләрне (мәсәлән, IT-сфера) авыл тормышына да актив кертергә мөмкин булуын мисал итеп китерде.

Чарадан соң барлык кунаклар хөрмәтенә җирле мәктәптә табын корылган иде, – дип сөйләде төп оештыручыларның берсе булган Илдар хәзрәт Аляутдинов һәм бизнес-форумны тиешле рәвештә уздырырга ярдәм иткән волонтерларга, ерак юлларны якын итеп килгән кунакларга олы рәхмәт белдерде.

Румия ХАМЗИНА.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*