tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда композитор Нәҗип Җиһановның 113 еллыгын билгеләп үтәчәкләр
Казанда композитор Нәҗип Җиһановның 113 еллыгын билгеләп үтәчәкләр

Казанда композитор Нәҗип Җиһановның 113 еллыгын билгеләп үтәчәкләр

Татар академия музыкасына нигез салучыларның берсе – Нәҗип Җиһановның туган көненә махсус программа узачак. Нәҗип Гаязовичның хезмәттәшләре һәм дуслары турында күргәзмә ачылачак, аның операларыннан фрагментлар һәм кыллы квартет башкаруында татар композиторлары музыкасы яңгыраячак.

Чаралар инициаторы – композиторның оныгы, Нәзиб Җиһанов музее (Милли музей филиалы) мөдире Алексей Егоров. «Искиткеч тәңгәллекләрдән матур тарих (истәлек) килеп чыга, – дип сөйли Алексей Германович. – Җиһанов музеенда Җиһанов исемендәге кыллы квартет уйнаячак, анда катнашучыларның барысы да Җиһанов исемендәге Казан консерваториясен тәмамлаган. Бу бер концерт. Икенчесе – аның операларыннан өзекләр. Барысы да композиторның Музей-фатирында узачак, ул зур түгел, шуңа күрә билетлар саны чикләнгән».

Композитор Нәҗип Җиһанов музеенда 2 концерт программасы узачак. 15 гыйнварда «Җиһанов музыкасының тылсымлы дөньясы» концерты була, анда композиторның операларыннан фрагментлар яңгырый: «Алтынчәч», «Җәлил», «Тюляк», «Намус», «Качкын». Башкаручылар Опера студиясе солистлары, Казан консерваториясе музыкаль театр кафедрасы студентлары һәм педагоглары, «Сөембикә» ансамбльләре һәм «Делиция» хоры солистлары. Сәнгать җитәкчесе – профессор Әлфия Җаббарова.

16 гыйнварда Нәҗип Җиһанов исемендәге кыллы квартет татар композиторлары музыкасын уйнаячак. Программада: Фасыйл Әхмәтов кыллы квартет №2, Ренат Еникеев кыллы квартет №2, шулай ук Җиһановның кыллы квартет өчен эшкәртелгән әсәрләре. Катнашучылар: беренче скрипка- Арслан Сәйфи, икенче скрипка – Алия Уразалиева, альт – Сергей Матвеенко, виолончель – Сергей Пономарев.

Шул ук көнне Татарстан Республикасы Милли музеенда «Нәҗип Җиһанов галактикасы» күргәзмәсе ачылачак. Күргәзмә проекты композитор турында аның иҗади тирәлегендәге кешеләр – композиторлар, әдәбиятчылар, артистлар, сәясәтчеләр белән бәйле музей предметлары аша сөйли. Алар барысы да – Нәҗип Гаязовичның дуслары, хезмәттәшләре, көрәштәшләре – аңа истәлекле бүләкләр бүләк иткән. Күргәзмәдә шул  бүләкләр урын алачак, ә аларны фотосүрәтләр, автор автографлары белән китап һәм нота басмалары һәм сынлы сәнгать әсәрләре тулыландырылачак. «Жиганов галактикасы»н төзүчеләр арасында: Арам Хачатурян, Генрих Нейгауз, Дмитрий Кабалевский, Мстислав Ростропович, Дмитрий Шостакович, Муса Җәлил, Бакый Урманче, Әхмәт Фәйзи, Жоржи Амаду, Борис Чирков, Игорь Ильинский, Салих Батыев, Фикрят Табеев һәм башкалар бар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*