tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Казахстан Республикасы делегациясе белән очрашты
Васил Шәйхразыев Казахстан Республикасы делегациясе белән очрашты

Васил Шәйхразыев Казахстан Республикасы делегациясе белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Казахстан Республикасының Семей шәһәреннән килгән делегация белән очрашты. Делегацияне Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Рафаил Хаҗипов җитәкләде.

Васил Шәйхразыев делегацияне Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге, тарихы һәм проектлары белән таныштырды. Ул 2024 ел татар дөньясы өчен “Шәхесләр елы” дип игълан ителүен билгеләп үтте.

Шулай ук Милли Шура рәисе федераль округларда җыеннар башлануы турында сөйләде. Әлеге очрашулар тәҗрибә уртаклашу өчен мәйданчык булып тора.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*