tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саранскта төбәкара семинар үтте
Саранскта төбәкара семинар үтте

Саранскта төбәкара семинар үтте

2024 елның 27 мартында “Педагог 13.” мәйданчыгында туган телне (мокша, әрзә, татар) һәм туган әдәбиятны укытуда, система булдыручы үзәк буларак, традицион Россия кыйммәтләре” төбәкара семинары узды. Әлеге семинарда Мордовия Республикасы һәм мордва халкы тупланып яшәгән төбәкләрнең мәгариф оешмаларыннан 40 туган тел һәм әдәбият педагогы катнашты.

Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган семинарның максаты – туган телне һәм әдәбиятны укытуның заманча практикалары турындагы тәҗрибәне диссеминацияләү.

Үзәкнең этномәдәни белем бирү лабораториясе мөдире Наумова Елена Михайловна “Традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау – бу үсеп килүче буынны тәрбияләүнең төп бурычларының берсе”, – дип билгеләп үтте семинар модераторы.

Төбәкара семинарда катнашучыларга сәламләү сүзе белән “Педагог 13” ректоры Татьяна Васильевна Самсонова үзенең чыгышында гаилә һәр кешенең тормышында иң мөһиме булуын билгеләп үтте. Монда мәхәббәт, хөрмәт, кайгырту, зирәклек һәм җаваплылык өйрәтелә.

Төбәкара семинар эшендә «Россия Федерациясе халыкларының туган телләре федераль институты»ның этномәдәни белем бирү һәм конкурс эшчәнлеге бүлегенең әйдәп баручы белгече Марина Мансур кызы Салихова (Мәскәү шәһәре) катнашты. Марина Мансур кызы хезмәттәшләренең игътибарын туган телләр институтының традицион кыйммәтләрне, тел күптөрлелеген һәм мәдәни мирасны саклау коралы буларак проектларына юнәлтте.

Шулай ук семинар эшендә Мордовия Республикасы мәгариф оешмаларының түбәндәге педагоглары катнашты:

– Ольга Викторовна Кочеваткина, филология фәннәре кандидаты, Саранск шәһәре 28 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары, әрзә теле укытучысы: “Мордва халкының мифология-сен өйрәнү мисалында укучыларны Россиянең традицион кыйммәтләренә җәлеп итү”;

– Марина Николаевна Миронова, рус теле һәм әдәбияты, мордва (мокша) теле укытучысы Советлар Союзы Герое М.П.Девятаев исемендәге Саранск шәһәре 15 мәктәбе: “Гаи-лә традицияләре дәресләрдә һәм дәрестән тыш эштә әдәбият укыту-чысының тәрбия эшчәнлегенең бер аспекты буларак”;

– Равиль Харис улы Казанбаев, Мордовия Республикасы Кадошкино урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих укытучысы: “XIX гасыр ахырында XX гасыр башында Пенза губернасының Инсар өязе татар-мишәрләренең мәгариф системасы”;

– “Ел укытучысы – 2024” нең 10 апреленә кадәр үтә торган Мордовия муниципаль туры катнашучылары – Юлия Рәшит кызы Рамазанова белән Земфира Хафиз кызы Мангутова, Саранск шәһәренең 11нче урта мәктәбе башлангыч сыйныфларда татар теле укытучылары: “Кече мәктәп укучыларын дәрестән тыш дәресләрдә әхлакый тәрбияләү һәм укыту”;

– Алмаз Кериш кызы Янгляева, Ләмберә районының 1нче номерлы урта мәктәбе татар теле укытучысы: “Туган татар телен һәм милли традицияләрен саклауда һәм үстерүдә гаиләнең роле”;

– Зульфия Захир кызы Сюбаева, Ләмберә районының 1нче номерлы урта мәктәбендә педагог-оештыручы: “Безнең гаиләдә туган тел”;

– Рауза Мукаддяс кызы Юмаева, Ләмберә районы Пензятка урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы: “Гаилә буыннарның өзлексез бәйләнеше”.

Төбәкара семинарда катнашучылар мондый нәтиҗәгә килделәр: Ватаныбызның киләчәге Россия яшьләренең игелек, намуслылык, гаделлек, хезмәт сөючәнлек һәм Ватанга хезмәт итәргә әзерлек принципларында тәрбияләнүенә бәйле.

Наилә НАСЫРОВА 

Чыганак: “Юлдаш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*