tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Иске Балтач авылы мәчетендә булды
Милли Шура рәисе Иске Балтач авылы мәчетендә булды

Милли Шура рәисе Иске Балтач авылы мәчетендә булды

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Башкортстан Республикасында. Биредә ул Балтач районының Үзәк мәчете белән танышты.

Мәчетне төзүгә җирле халык, эшмәкәрләр, чиновниклар һәм депутатлар үз өлешен керткән. Бинада берьюлы 600 дән артык кеше дога кылу мөмкинлеге бар. Биредә Ислам курсларында шәкертләр белем ала, тантаналы чаралар үткәрелә. Гыйбадәтханәнең урнашу урыны да игътибарга лаек: мәчет мәдәният сарае янында җирле хакимият бинасы каршында урнашкан.

Мәчет белән танышканнан соң, Васил Шәйхразыев мәдрәсәдә белем алучы өлкәннәр һәм балалар белән очрашты. Биредә шулай ук Балтач районы Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев белән очрашу узды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*