tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород шәһәрендә өлкәкүләм ифтар узды
Түбән Новгород шәһәрендә өлкәкүләм ифтар узды

Түбән Новгород шәһәрендә өлкәкүләм ифтар узды

Кичә, 3 апрель, Түбән Новгород шәһәрендә өлкәкүләм ифтар мәҗлесе узды. Мәҗлесне Түбән Новгород татарларының региональ милли-мәдәни мөхтәрияте оештырды.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты. Ул ифтар мәҗлесендә катнашучыларны сәламләде һәм изге Рамазан ае белән котлады. Шулай ук чарада Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, татар җәмәгатьчелеге, эшмәкәрләр, журналистлар һәм башкалар катнашты.

Рамазан – игелек кылу, күңелне сафландыру, иманыңны ныгыту ае. Һәр ел саен барлык мөселманнар шушы изге, фазыйләтле айны бик кадерле кунакны кебек каршы алалар, ураза тоталар, хәер-сәдака бирәләр һәм догалар укыйлар.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*