tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Булачак офицерлар ифтары
Булачак офицерлар ифтары

Булачак офицерлар ифтары

Мәскәү югары гомуми гаскәри команда училищесында 150 курсант өчен кичә авыз ачу мәҗлесе узды.

Бу беренче ифтар һәм Рамазан аендагы әлеге әһәмиятле чара мөфти шәех Равил Гайнетдин фатыйхасы һәм училище җитәкчелеге тәкъдиме белән оештырылды.

Ватаныбыз армиясе өчен югары белемле офицерлар әзерләүче училищеда милләттәшләребез, кавказлы, Бәйсез дәүләтләр берлеге (СНГ) һәм Африка илләреннән дин кардәшләребез укый.

Уку йортында Рамазан аенда сәхәр һәм ифтар кылу өчен мөселманнарга аерым шартлар булдырылган. Узган ел РФ мөселманнары Диния нәзарәте катнашында биредә намаз бүлмәсе ачылды, моның өчен училищеда берьюлы 30 кеше сыешлы бүлмә бүлеп бирелде.

Мәскәү Җәмигъ мәчете имамы Марат Аршабаев курсантлар белән даими очрашып, алар белән вәгазь сәгатьләре үткәрә, Коръән укыйлар, уртак дога кылалар.

Кичәге ифтарга да Марат хәзрәт барды. Авыз ачар алдыннан ул курсантлар белән әңгәмә корды. Ә мәҗлестә училище начальнигы, генерал-майор Роман Бинюков, аның урынбасарлары, динле хәрбиләр белән эшләү буенча ярдәмчесе иерей Геннадий Матвеев та катнашты.

Марат Аршабаев сүзләренчә, мондый чаралар булачак офицерларга рухи тотрыклылык бирә һәм күпмилләтле, күпдинле Ватаныбызда дустанә яшәүне ныгыта.

Чыганак: Мәскәү Диния-Нәзарәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*