Бүген, 27 апрель, Саратов шәһәрендә “Идел йолдызлары” татар балалары фестивале узды. Бирегә күп кенә регионнардан катнашучылар җыелды. Чарада катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннатуллин сәламләде.
Фестиваль татар теле, милли мәдәният бәйрәменә әверелде. Катнашучы балалар үзләренен осталыклары белән тамашачынын күнелен яулап алдылар.
Фестивальнең Гран-при ияләре – Кукмара һәм Арча районы коллективлары.
Шулай ук бүген Саратов шәһәренең Советлар Союзы Герое Рамаев исемендәге милли (татар) гимназиясендә семинар-киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы Кукмара районы Ядегәр авылы мәктәбе һәм Арчаның Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицее делегациясе катнашты. Татарстан мәктәпләре һәм Саратов гимназиясе белән үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде.