1990 елның 17 августы. Бу көнне, моннан нәкъ 30 ел элек чын мәгънәсендә халыкның үз газетасы булып танылган “Шәһри Казан”ның беренче саны чыккан. Хәтерләсәгез, милли азатлык хәрәкәте киң җәелгән чор бу. Шау-гөр килгән еллар.
Хәзер, өч дистә елдан соң, үткәннәргә борылып карап, бу бик кирәкле һәм бик тә вакытлы эшнең чишмә башында торган мөхәррирләргә, хәбәрчеләргә, коллективка олы рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Ярый әле, татар матбугатының тагын бер җигелеп тартыр атын тудырганнар. Халыкның мәнфәгатен кайгырта, аның белән бер аяктан атлап, бер һаваны сулый торган өр-яңа басмага нигез салганнар.
Җиңел булгандыр дип әйтеп булмый. Беренчеләргә – башлап йөрүчеләргә һәрвакыт авыр бу дөньяда. Тик максатлары булганнар авырлыктан курыкмый. Аннары ул авырлыклар узган гасырда ук калган, күбесе онытылган. Ә менә алар башлаган эш “Шәһри Казан” гасырларны кичеп, бүгенге кадәр килеп җиткән. Замананың кырыс җилләрендә аумый-егылмый аягыңда нык басып калып, меңәрләгән милләттәшеннән рәхмәт сүзләре ишетеп, киләчәккә өмет белән карап, күпсанлы укучыларын сөендереп, шөкер, бүген дә яши. Яшьнәп яши. Утыз ел дәвамында баш мөхәррирләре, хәбәрче журналистлары алмашынып торса да, кыйбласы бер газетабызның. Ул халык кыйбласы белән тәңгәл. Уңышларының, озын гомеренең сере дә шунда.