Жиһанда кышның нәкъ уртасы. Авыл хуҗалыгы тармагында әлегә чагыштырмача тынлык. Хуҗалыкларда узган елга йомгак ясыйлар, быелгысына планнар коралар. Шул уңайдан Сафаҗайда булып, бу авылның гына түгел, округның, Түбән Новгород өлкәсенең эре аграр предприятиеләренең берсе – “Киров” исемендәге СПКсының алыштыргысыз һәм уңышлы рәисе Шамил Нуриманов белән очрашып, эшчәнлекләре турында сораштык.
2023 елны яхшы яктан сыйфатлар идем. 1 900 мең гектар мәйданнан 6 642 тонна бөртекле культуралар җыеп алдык. Шуларның 1 429се уҗым бодае, 706 тонна солы, 1 832 тонна арпа, 853 тонна борчак, 1 822 тонна язгы бодай. Гомуми алганда, һәр культура гектарыннан уртача 35 центнер уңыш бирде.
Мул уңышка шатланасы иде, тик яз зур көч куеп, ашламалар кертеп, техника кайгыртып үстергән игенгә бәя юк. Кулланучылар базарының ашлык белән артык тутырылуының сәбәбедер бу. Берәр нәрсә күп булганда, ул да начар, аның кыйммәте югала. Дөресен әйткәндә, 2022 елның уңышы да әлегә амбарларда саклана. Ярый борчакны уңай бәягә сата алдык.
Терлекчелек тармагына килгәндә, якынча 800 баш мал-туар үрчетәбез. 312 сыердан 2023 елда 1 736 тонна сөт савылды. Коры азыкны җитәрлек кайгырттык – 450 тонна печән, 3 000 тонна силос, 3 500 тонна сенаж, 500 тонна салам, 1 250 тонна фураж.
Бездә 51 кеше эшли, барысы да Сафаҗайныкылар. Уртача хезмәт хакы – 35 мең сум. Техникада эшләүчеләрнең күбесе хәзер ялда. 1 мартта гына язгы-чәчү кампаниясенә әзерлек башланыр. Механизаторлар тимер атларын җайлар, агрономнар орлыкларны, ашламаларны кайгырта башлар”, – дип таныштырды хуҗалыгындагы эшләр барышы белән Шамил әфәнде.
Крестьян хезмәтен хөрмәт итүче, чын мәгънәдә аның бәясең белүче Шамил Әнәсович аграр предприятиеләрнең авыл тормышында бик мөһим булган социаль функцияне үтәргә тиешлеген яхшы аңлый. Аның җитәкчелегендәге хуҗалык, совет чорындагы кебек, үз хезмәткәрләренә барлык башлангычларда ярдәм кулы суза: терлек асрарга күпләп иген-азыгын бирә, йорт төзүчеләргә материаллар кайгырта, яшәү шартларын яхшыртуга дәүләт программаларында катнашырга булыша. Мәсәлән, 2023 ел ахырында биредә эшләүче Рамил Фәйзрахманов гаиләсе “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” федераль программасы кысаларында торак шартларын яхшыртуга зур ярдәм алды. Димәк, Шамил Әнәсович, чын мәгънәдә, социаль җаваплы аграрий.
Үрнәк алырлык, уңышлы һәм тәҗрибәле аграр эшмәкәр буларак ул безнең төбәктән Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы “Бөтенроссия татар авыллары” ассоциациясе әгъзасы булып тора, аның эшчәнлегендә, проектларында актив катнаша. Белгәнебезчә, узган елның май аенда зур янгын Курган өлкәсе Эчкен татар авылына зур зыян китерде. Түбәсез, бернәрсәсез калган милләттәшләребезгә Бөтендөнья татар конгрессы үрнәге буенча күптөрле оешмалар ярдәмгә килде. Фәнир Галимов җитәкләгән ассоциация сигезенче дистәне ваклаган бер абзыйга яңа йорт төзеткән. Шамил Әнәсович та, әлбәттә, бу изге гамәлгә акчалата кушылган, ә торак әзер булгач үз автомобиле белән көнкүреш техникасы, затлы әйберләр һәм йорт эче өчен башка кирәк-яракларны 1,5 мең километрдан артык юл үтеп шәхси үзе илтеп тапшырган, җитмәгәннәрен җирле кибетләрдән кайгыртып калдырган.
Бу турыда бернинди массакүләм мәгълүмат чараларында язмалар булмады, чөнки бу ихлас күңелдән Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен башкарылган гамәл.
Безнең дә Шамил Әнәсовичка рәхмәттән гайре сүзебез юк, чөнки ул агымдагы елның I яртысына өлкә татар автономиясенең яшьләренә һәм активистларына (барлыгы 42 данә) “Туган як”ка подписка бүләк итте.
Шамил Әнәсович Горький авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, 9 ел Сафаҗай колхозы рәисе урынбасары булып эшли, ә аны җитәкләп баруына 30 ел тулып килә инде. Ул бу вазифада социаль җаваплы һәм авыл җанлы аграрий булганга, туган нигезен һәм татарлыкны саклап үстерүгә зур көч куйганга, аның иҗтимагый тормыштагы шушы активлыгы Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге һәм шәхсән Татарстан Рәисе тарафыннан югары бәяләнде, өлкә татар җәмәгатьчелеге каршында да абруе зур.
Илнар САДЕКОВ.
“Туган як” газетасы