tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сүнмәсен Йолдыз
Сүнмәсен Йолдыз

Сүнмәсен Йолдыз

Курган өлкәсендәге Йолдыз (Эчкен) авылының яңадан яшәргә өйрәнеп килгән мәле. Мәгълүм булганча, 7 май төнендә биредә көчле янгын чыгып, авылны көлгә әйләндерә. Ялкын теле озын була шул. Сәгать ярым вакыт эчендә 200дән артык хуҗалыкны ут камап ала. 377 хуҗалыкның
нибары 90ы гына төзек кала. Ут мәчеткә һәм мәктәпкә тими. Иң аянычы – фаҗига 7 кешенең гомерен өзә. Бүген а
выл ни хәлдә? Андагы халык нинди өмет белән яши? «ВТ» хәбәрчесе Йолдызның бүгенгесе белән танышып кайтты.

Татарстаннан бер төркем делегация белән Йолдыз авылына килеп төшкәндә, биредә хәтта күләгәдә дә 40 градус эссе иде. Шушындый челләдә җиләк, үлән, чәчәк җыеп, печән әзерләү ише җәйге мәшәкатьләр белән маташ та, су кер дә бит… Йолдызда яшәүчеләрнең хәсрәте башка шул әлегә. Җиләк, чәчәк исенә, яшеллеккә күмелеп утырасы авыл быелгы җәендә сары көзен кичерә.

Тынычлыкны урлаган утлы фаҗига турында йортсыз бушап калган урамнар, агач кәүсәләренә сеңгән кара көл, әледән-әле борынга бәрелеп торган янгын исе, аякка ияреп йөргән кара корым гына искәртеп тора. Һәм, әлбәттә, халыкның борчулы күзләре. Хәер, төзелеш материаллары өелгән ишегаллары, тегендә-монда күренгәләгән эшчеләр, элек йорт булган урыннарга кагылган яңа казыклар, күтәрелә башлаган нигезләр киләчәккә ниндидер өмет өсти әле. Авыл яңадан элеккечә яшәп китәр дигән өметне…

Халык та элеккечә, үзләре әйтмешли, сыктамый, ягъни зар еламый инде. Аз еламаганнардыр шул. Хәзер инде үзләрен кулга алганнар, тормышны дәвам итәргә кирәк икәнен аңлаганнар. Булышучылар барда, әлбәттә. Алар хакында бераз соңрак.

«Сүзләрендә торырлар кебек»

Акрын гына берничә ай элек бәла-каза күргән авыл урамы буенча атлыйбыз. Әйе, кайчандыр гөрләгән, яшьнәгән бу сала. Зур булуына да ышанасың. Урамнарның, күңелләрнең киң чагына да…

…Кәлимулла Миңнегәрәев белән элек йорты булган урында басып торабыз. Булган хәлләрне хәзер инде әллә ни хафаланмый сөйли ул. «Йөрәк урынына утырды кебек инде», – ди. Янгын чыккан көнне басуда булган әңгәмәдәшебез. Фермер икән. Ике айдан 60 яшь туласы үзенә.

–  Өем зур иде. Бик начар янгын булды бу. Өем дә янды, мал-туарларым да. 10 бозавымның бишесе исән калды. Складымдагы әллә ничә тонна бодай һәм бүтән төр культуралар да янды, – дип сөйли ул. – 5 чакрым ераклыкта гына бер авыл бар. Туганнарыбыз шунда өй бирде, шунда яшибез хәзер. Авылны торгызырлар кебек. Шуңа өмет бар. Татарстанга ышанам мин. Ышандырган кешеләр сүзләрендә торырлар дип уйлыйм.

«Йортым матур иде, хәзер көл инде…»

Ирина Кондина да: «Сыктый-сыктый арыдым инде», – ди. Хәзер яшь арасыннан елмаерга өйрәнгән. Хәер, елмаерга сәбәбе бар. Аңа да йорт салырга булышачаклар. Төзелеш эшләре башланган инде. «15 октябрьгә өлгертәбез», – дип вәгъдә биргән төзүче оешма. Монысы элеккеге йортыннан кечерәк, бер катлы булачак икән. Анысына да шөкер итә инде хәзер хуҗабикә. Яңа салыначак йорты турында сөйли-сөйли, телефоныннан элеккесен – янгын харап иткәнен күрсәтә. Хәзер шул сурәткә карап юанса гына инде…

– Йортым матур иде, хәзер көл инде… – дип сөйли ул. – Төзелеш эшләрен үзем дә контрольдә тотам (көлә). Кул кушырып кына утырмыйм. 50 мең сумга төзелеш материаллары алып кайттым, койма булса да уратып куясы килә. Әлегә торыр җирем бар. Көзгә кадәр яшәрлек әле анда.

Ирина апаның мал-туарлары да шактый булган. Атлары исән калган. Ә менә өч бозавын ялкын теле юк иткән. Башка малларын да, мотоблок, мунча, гаражны да ут алган, эте югалган… «Әле яши генә башлаган идем бит… Хәтта мебель дә яңа иде!» – дип уфылдап та ала хуҗабикә.

Эшен дә ташламый. Социаль хезмәткәр булып эшли икән. Улы – хәрби, Төмәндә, кызы авылда мәктәптә эшли. Алар да ташламас. Өч бозау да биргәннәр. Яңа йортта яңа, зур хуҗалык тергезеп җибәрер әле Ирина апа! Вакыт кына кирәк.

«Әни, тончыгам, үләм», диде»

Фаҗигадә 7 кеше үлүе турында язган идек инде. Үлүчеләрнең берсе – Әнисә Әбдрәшитованың улы. Ул – өченче группа инвалид, аңа нибары 47 яшь була.

–  Безне алырга дип туганыбыз килгән иде. Улыма: «Җыен тизрәк!» – дим. «Юк, бернәрсә дә булмаячак. Янгын тиз генә узып китәчәк», – ди бу.  Күндерергә дә тырыштым, әрләшеп тә беттек, еладым да… Тыңламады. Курткасын бирде дә: «Китегез!» – диде, – ди кайгыга баткан әни. – Әллә ни ерак та китә алмадык. Улым шалтырата. «Әни, тончыгам, үләм, хуш!» – диде. Улымның курткасы гына калды.

Халык сөйләве буенча, фаҗигадә вафат булган ир-ат идән астына качкан була. Ут өйгә кереп, бөтен җирне камап алгач, качып котылу мөмкин булмый инде. «Егетнең көле генә калган иде», – дип сөйләделәр…

«Авылдан китмим!»

Ринат Сәфәров турында «җир кешесе бу» дияргә тулы хакыбыз бар. Фермер икән ул да. Гомумән, монда игенчелек, терлекчелек белән көн итүчеләр шактый. Шушы авылда туып-үскән, гомере буе шушында яшәгән, гаилә корган Ринат Сәфәров та. Авылны яратуы сөйләшүеннән дә күренә. Бу мәхәббәтне балаларына да сеңдерә алган.

Аларның йорты беренчеләрдән булып яна башлаган.

– Без урман янәшәсендә яши идек. 2000 елларда яшь гаиләләргә җир бирәләр иде, шул җирдә салынган йортта яшәдек, – ди ул. – Бик шәп йорт салып чыккан идек. Янгын юк итте инде. Бу җир рәсмиләштерелмәгән була шул. Аны урман фондына тапшыралар. 120 квадрат метрлы йортыбыз, мунча, сарайлар да документлаштырылмаган. Шуңа күрә яңа йортны үз көчем белән салачакмын. Әти йортының урынына салачакбыз.

Беренче көннәрдә ни уйларга да белмәдек, ди Ринат абый. Хәзер инде бераз тынычланганнар. Мәшәкатьләре баштан ашса да, авылдан китү теләге юк. Элек тә булмаган.

– Шәһәрдә торып караган да юк. Олы улым Эдуард та, китмим, ди. Егетем зур булды инде. Авылда яшибез, хуҗалыкны зурайтабыз, ди, – дип горурланып сөйли ата.

Крестьян-фермер хуҗалыгы тоткан кешегә бер юаныч бар инде: Татарстан исеменнән аңа трактор бүләк иткәннәр. Табигать тә күчтәнәчен жәлләмәсен иде инде хәзер: Ринат абый яңгыр тели.

Сер бирмәс Сәхибә

Юлыбызга Людмила Шәмсетдинова очрады. Кулына бер чәнечке тоткан. Янган өеннән калган булса кирәк… Ул ялгызы гына яши. Бу авылның иң өлкән кешеләренең берсе ул. Хәер, безгә яшен әйтмәде. Җор телле булуы, активлыгы үз яшен бирергә юл куймый. Бер үзе генә булуына карамастан, 13 баш мал асрый!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

– Йолдыз барлыкка килгәннән бирле салынган йорт иде бу. Монда минем ата-бабалар яшәгән, торган. Йортка берни булмаган. Түбәләр эшләткән идем. Йортым ямьле булган иде. Зиратта яткан туганнар да куанып ятканнардыр… Әмма менә бит ничек килеп чыкты. Без теләгән түгел, Аллаһы Тәгалә шулай кушкан, димәк… – ди ул.

Янгын чыккан көнне тышта эшләп йөргән була әңгәмәдәшебез. Күршеләре хәбәр иткәч, тиз генә документ, оек, кофта, ыштан ала да чыгып китә. Малларын яланга куып чыгара. Күршеләре машинага утыртып, читкәрәк алып китә. «Бу вакытта инде урамны кап-кара төтен каплаган иде»,  – ди ул.

Люда апага хәзер вакытлыча яшәп торырга вагон биргәннәр. Мал-туарлардан ерак җиргә күченеп китә алмыйм, күз-колак булу кирәк, ди. Агач материаллар белән дә булышканнар. Дәүләт биргән акчага койма да корып куйган. «Мин ул акчаны юкка-барга тотмадым, эчеп тә бетермәдем. Кыйбатлы материал сатып алып булмады инде. Шулай да коймалы булдым», – ди ул.

Вагондагы яшәү шартларыннан да зарланмый. Гомумән, зар ишетмәссең бу ападан! «Плитә бар, утын бар. Хәзер аш пешереп алам. Кибетләр дә бар. Әмма монда барысы да кыйбат», – ди ул. Әңгәмәдәшебезнең пенсиясе – 9 мең.

Людмила апаның мулла кушкан исеме Сәхибә икән. Авылдагылар Людмила Салаховна дип йөртә икән үзен. «Совет чорында Люда дип дәшкәннәренә өйрәнгән инде», – ди. Кем булып кына эшләмәгән үз гомерендә! Гаилә кормаган, балалары юк. Үзен эшкә багышлаган, хезмәттән курыкмаган. «Хәзер дә үземне эш белән чыбыркылап торам мин», – ди ул.

Күпләп мал-туар тоткан Люда апага суыткыч кирәк. Ни өчен бирмәгәннәрен дә белми. «Сиңа өй салалар, шуңа күрә сиңа юк», – дигәннәр аңа.

– Суыткыч иң элек маллары булган кешеләргә кирәк инде ул, – ди үзе…

Людмила апаны тагын менә нәрсә борчый:

– Бу хәлләрдән соң халык бүлгәләнә башлады шул… Сиңа, миңа, диюләр китте… Барысы да үзгәрде… Койма куйганыма да көнләшүчеләр булды әле, – дип хафалана ул.

Кешегә бар, миңа юк?

Авылның Беренче май урамындагы йортсыз-нисез басып калган капка җәлеп итте. Әнисә һәм Наил Мәүлетовлар «йорты» икән бу. Янгын барысын да юк иткән, дияр идек, әнә шул капка калган да, балалар өчен дигән мәйданчык калган. Наил абый Мәүлетов балтаны да, мәсьәләне дә үз кулына алган инде. Йортны үз көчләре белән торгызырга гына кала аларга, чөнки теркәлү урыннары Екатеринбургта икән. Дәүләттән бирелә торган сертификат аларга эләкми, димәк. Шулай да 500 мең сумлык матди ярдәм тәтегән. Әмма бу сумма, фаҗига яссылыгында караганда, берни түгел инде.

– Үзебез төзербез инде, – диде Наил абый. – Зурлыгын сигезгә сигез итеп эшләрбез дип торабыз.

– Сертифкат 500 мең сумлык кына булгач, йорт төзүче оешмалар безнең белән килешү төзергә ашкынмый, – дип сүзгә кушыла аның хатыны. – Материалларны үзебез алачакбыз инде. Нишлик… Акча юк. Балалар «булышырбыз» ди инде. Әлегә без йорт яллап торабыз. Анысына да акча кирәк бит…

Халыкка – ФАП, балага – рюкзак, яшьләргә – никах

Бу көннәрдә Йолдыз авылында Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм аның җитәкчелегендәге делегация дә эшләде. Милли Шура рәисенең бу җирләргә өченче килүе инде. Ул ким дигәндә ай саен бирегә килеп, вазгыять белән танышып барачагын әйткән иде.

Бу юлы авылда яңа фельдшер-акушерлык пунктын ачтылар. Медицина ярдәме алырдай урынга ихтыяҗ чынлап та бар иде. ФАП хезмәтеннән 500ләп кеше файдалана алачак. ФАПны җиһазландыруга 1,3 млн сум тирәсе акча тотылган.

Балалар да читтә калмады.  Йолдыз авылы урта мәктәбенә йөрүче балаларга Бөтендөнья татар конгрессы рюкзак, мәктәп формасы һәм велосипед бүләк итте. Әлеге мәктәпкә 68 бала йөри.

Милли Шураның күчмә утырышы да Йолдыз авылында үтте. Мәдәният йортында оештырылган җыенда Васил Шәйхразыев: «Май ае белән чагыштырганда хәзер авыл – җир белән күк арасы. Безнең хәзерге бурычыбыз – кешеләрне йортлы итү. Көзгә, Курган өлкәсе губеранторын да чакырып, зурлап өй туйларын оештырырбыз. Авылны торгызу символы итеп сквер да ясарбыз», – дип куандырды авыл халкын.

Бу көнне Йолдызның яшәве дәвам итәчәген дәлилләгән тагын бер вакыйга да булды. Фәткуллиннар гаиләсенә килен төште! Дөрес, тулы канлы йортка түгел, әлегә күтәрелеп кенә килә торган нигезгә. Яшьләргә – Эрик белән Камиллага никахны Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфигулла хәзрәт Аширов укыды. Никахны кичектереп торырга да карар кылган булганнар, әмма мәҗлес оештыру эшен Бөтендөнья татар конгрессы үз өстенә алган. Шулай итеп, көл өстендә яңа татар гаиләсе барлыкка килде, нигезгә мәхәббәт салынды. Хәерлесе булсын!

Соңгы сүз урынына

Халык өметен өзми. Бу өметне өзәргә дә ярамый. Әле ярдәм кирәк! Бюрократия, кәгазь боткасы, законда болай кушылган дигән сүзләр көтми халык. Аның яшисе килә. Бу теләк бик зур. Кешечә итеп, элеккечә итеп.  Өлгерәсе генә иде. Җитәкчелекнең, көз айларында өй туйларын гөрләтербез, диюләренә дә ышанасы иде.

Йолдыз авылындагы янгында зыян күргәннәргә йорт салып бирергә ниятләгән дини, иҗтимагый оешмалар, бизнес вәкилләре

* Татарстан 18 гаиләгә йорт салып бирәчәк.

* «Татнефть» оешмасы Йолдыз авылында үз хисабына 13 йорт төзеп тапшырачак.

* Чуашия мөселманнары Диния нәзарәте, мөфтият каршындагы иганәчеләрне җыеп, акча туплап, Йолдыз авылындагы Гариповлар гаиләсенә йорт салып бирәчәк.

* Удмуртиядәге дин кардәшләр акчалата, азык-төлекләтә, төзелеш материаллары белән ярдәм иткән. Комплект итеп 64 квадрат метрлы агач йорт эшләп тапшырырга ниятлиләр. Аны авылда яшәүче имамга салачаклар.

* «Бөтенроссия татар авыллары» иҗтимагый оешмасы Йолдызда гомере буе колхозда хезмәт куйган 74 яшьлек абзыйга йорт җиткерергә ярдәм итәчәк.

* Түбән Варта «Мирас» иҗтимагый мөхтәрияте авылдагы укытучыга йорт салачак.

* Самарадан бер төркем эшмәкәрләр, иҗтимагый оешма вәкилләре Фәтхуллиннар гаиләсенә булышачак. Йортның нигезе инде салынган.

* Россия мөселманнары Диния нәзарәте Йолдыз авылындагы Мөхәммәтнәбиев гаиләсенә йорт төзеп бирәчәк. Бу гаиләдә 3 бала үсә, лаеклы ялда булган 62 яшьлек әбиләре дә бар. Гаилә башлыгы инвалид та икән әле.

САН

* Йолдызда йорт торгызу яисә сатып алу өчен барлыгы 178 сертификат бирелгән. Йорт салырга уйлаганнар өчен өстәмә рәвештә 700 мең сум акча биреләчәк.

* Йолдыз авылында 46 йорт төзелеше башланган.

* Йолдыз халкы беренче чираттагы ихтыяҗлары өчен 10 мең сум һәм янгында зыян күргән милек өчен 50 мең сум күләмендә түләүләр алган.

* Татарстаннан бу авылга барлыгы 11 фура гуманитар йөк озатылган.

* Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәм йөзеннән Йолдызда яшәүчеләргә 7 техника тапшырган.

* Йолдыз авылыннан 30 бала Актаныштагы «Бүләк» лагеренда ял иткән.

Чулпан Гарифуллина

Чыганак: vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*