tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хөрмәтле сугыш ветераны
Хөрмәтле сугыш ветераны

Хөрмәтле сугыш ветераны

Сумкино поселогында яшәүче 96 яшьлек Әшрәф Колмәмәтова гореф-гадәтләребезне саклап, дөнья яңалыклары белән кызыксынып, яшьләргә киңәшләр биреп, якыннары хөрмәтендә яши. Июнь аенда Сумкино мәчете хәзрәте Илдар Алеев белән Әшрәф Хәйретдин кызының хәлен белеп, аңа сәламәтлек теләп, теләкләрен тыңлап чыгарга мөмкинлек булды.

Бөек Ватан сугышы ветераны, хезмәт фронтында катнашкан Әшрәф Хәйретдин кызы Вагай районының Кызылбай авылында туа. Монда башлангыч мәктәпне тәмамлый, кече вакытыннан колхозда эшли. Авылда узган балачак, яшүсмер елларын онытмый. Ул чор балалары кече яшьләреннән эшкә өйрәнеп үсәләр. «1941 нче елны сугыш башланды. Укырга мөмкинлек булмады. Башлангыч классларны тәмамлап, эшли башладык. Без сугышны үз күзләребез белән күрмәсәк тә, ачлык, җитешсезлекне күрдек. 1941 нче елны авылны су алды. Авырлыкларга, сынауларга бирешмәдек. Таңнан торып эшкә чаба идек», – дип сүзен башлады әби.

Авыл хатын-кызлары белән яшьләр бергә печән, утын әзерлиләр. Авыл хуҗалыгында хезмәт итеп табылган ризык дәүләткә тапшырыла, фронтка җибәрелә. Үзләре кычыткан, үлән, бәрәңге белән тукланып көн күрәләр. Икмәк, бәрәңгене дә авыл халкына җитештерәсе авыр була. Авырлыклар турында әби-бабайларның зарланмыйча сөйләүләрен тыңлап, сабырлыкларына сокланасың…

Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, Әшрәф апа гаиләсе белән өлкәбезнең төньяк шәһәрләрендә яши. Аннары Тубыл шәһәренә кайтып, «Горем-38» оешмасында эшли, 47 ел гомуми стаж белән лаеклы ялга чыга. Дин юлында булган Әшрәф Хәйретдин кызы намаз укый, хәзрәтне чакырып Коръән ашлары үткәрә. Гомер юлындагы иң якты мизгеле – хаҗда булуы. Ул 85 яшендә хаҗ гыйбадәтен үтәп, Пәйгамбәребезнең эзләреннән йөреп, Аллаһының изге йорты – Кәгъбәтуллаһны күреп, үз куллары белән тотып, догалар укып кайта. Бүгенге көндә Әшрәф Хәйретдин кызы балалары, оныклары хөрмәтендә, игътибарында яши.

Әшрәф Хәйретдин кызы хезмәт, тыл һәм сугыш ветераны. Ул «1941—1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилейлы медальләр, «Ана даны» медале белән бүләкләнгән. Көчле рухлы, чыдам булырга өйрәнгән Әшрәф Хәйретдин кызының тормыш юлы яшь буын өчен үрнәк.

Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: Әшрәф Колмәмәтова Илдар хәзрәт Алеев белән.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*