Нижгар төбәгенә кылган икенче сәяхәте вакытында Фәүзия Бәйрәмова Абдулхамит Садеков исемендәге Зур Рбишча мәктәбендә булып, җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашты. Бу чарага Кызыл Октябрь, Пильна, Сергач округлары татар авылларыннан берничә дистә кеше җыелган иде.
Кунакларны, һәрвакыттагыча, өлкән класс укучылары матур итеп, җырлап каршы алдылар. Аннары мәктәп буенча экскурсия оештырылды. Биредә татар теленә зур әһәмият бирелә – фән буларак тулы күләмдә укытыла, заманча җиһазланган медиаүзәкләре бар, шунда укучылар остазлары җитәкчелегендә “Мәктәбем хәбәрләре” дип аталган газета чыгаралар, барлык яңалыкларны радио аша татар телендә сөйлиләр.
Искиткеч матур, милли стильдә бизәлгән татар теле кабинеты да соклангыч, безнең төбәк татар авыллары мәктәпләрендә ул бердәнбер. Биредә 11 класс укучылары Эльнара һәм Диләрә Рәхимовалар “Мишәр авылы буйлап” дип аталган бик кызыклы, эчтәлекле күргәзмә белән таныштырдылар. Фотолар, өйләр, бүтән корылмаларны күрсәтеп, гади татар авылы тормышы турында бик аңлаешлы, мавыктыргыч сөйләде кызлар. Макетларны да укучы малайлар эшләгән.
Аннары медиаүзәк белән танышу булды, Фәүзия ханымны барысы да кызыксындырды.
Төп чара 11 класс кызларының бик матур биюеннән башланды. Аннары мәктәп директоры Гөлнара Фәхретдинова, Кызыл Октябрь округының мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәүф Ваһапов җылы сәламләделәр. Өлкә крайны өйрәнүчеләр клубы җитәкчесе, мәктәпнең тарих укытучысы Әлфия Мөхәммәтҗанова Нижгар татар-мишәрләре, татар авылларының тарихы һәм бүгенге көнкүреше турында кыскача сөйләде.
Чараны алып баручы кызлар Фәүзия ханымның биографиясе белән таныштырды, аның китапларыннан торган күргәзмә дә оештырылган иде.
Фәүзия ханым кырык ел элек Әфган сугышына бәйле “Сандугач балалары” дип аталган драма язган. Шул драмадан өзекне 9 класс укучылары сәхнәләштереп күрсәтте, рольләрне шулхәтле искиткеч итеп башкардылар, хәтта күзгә яшьләр килде, чөнки бу әсәрдәге вакыйгалар бүгенге вазгыятькә дә бик нык туры килә.
Фәүзия ханым үзенең чыгышында иҗаты турында сөйләде, тарихны өйрәнү проблемаларына тукталды. Аның тарихи романнары байтак һәм алар турында ул тулырак мәгълүмат бирде. Әлбәттә, төбәк тарихына да тукталып үтте. “Нижгар төбәгендә ике йөзгә якын татар авылы булган, хәзер нибары 34 калган. Бу узган гасырлардагы көчләп чукындыруның ачы нәтиҗәсе, татар авылларының рус милләте составына күчүе, әлегә бу тема махсус өйрәнелмәгән”, – диде ул.
Сөйләгән вакытта экраннан аның китаплары гел күрсәтелеп торды. “Мондый очрашулар, авылларны өйрәнү миңа бай материал бирә, руслар арасында яшәгән мишәрләрнең милләт буларак исән калу юлларын өйрәнергә этәрә”, – дип ассызыклап үтте Фәүзия Әүхәди кызы һәм шушы очрашуны оештыру мөмкинлеге булдырган мәктәп коллективына, шәхсән Гөлнара Фәхретдиновага рәхмәт белдерде. Гөлнара Рәисовна да үз чиратында Фәүзия ханыма рәхмәтләрен җиткереп, матур гөлләмә бүләк итте.
Фәүзия ханым шулай ук бик күп сорауларга да җавап бирде. Ахырда 7 класс укучылары татар биюе башкарды.
Кунакчыл мәктәп коллективы, һәрвакыттагыча, мулдан табын әзерләгән иде һәм аның артында да җылы аралашу дәвам итте.
Чараны оештыруга килгәндә, ул югары дәрәҗәдә иде һәм Зур Рбишча мәктәбе өчен бу гадәти хәл. Ә инде аның ни дәрәҗәдә кирәкле, актуаль булуы турында сөйләп торасы да юк.
Фәүзия ханымның безнең төбәккә кылган бу сәфәре соңгысы булмас, әлбәттә, шуңа да киләсе очрашуларга кадәр, ә Гөлнара Рәисовна җитәкчелегендәге мәктәп коллективына зур рәхмәт.
Шулай ук Фәүзия ханым «Туган як” редакциясендә дә кунак булды. Ул гади генә сүзләр, образлы чагыштырулар белән татар милләте каршында торган зур мәсьәләләрне күтәреп чыкты, аларның чишелеш юлларын күрсәтте, газетабызның тарихы, бүгенге хәле белән кызыксынды, киләчәк планнары, безнең якларда туплаган тәэсирләре белән уртаклашты.
– Аерым бер төбәктә, руслар арасында яшәүче милләттәшләребезнең үз басма матбугаты булу – шатлыклы күренеш, ә аның әле өлкә хөкүмәте канаты астында чыгып килүе – икеләтә куанычлы вакыйга, чөнки ана телебезне саклауда басма сүз, шул исәптә китап та, бик зур роль уйный.
Гомумән, биредәге татар даласында сезнең татарлар бай яши, нык тора, борынгы бабалары кебек, үз көнкүрешләрен үзләречә кора, биредәге милләттәшләребезне әле дә “ат өстендә” дип әйтергә мөмкин. Йортларыгыз таза, һәр авылның ярым айлы һәм үзенчәлекле үз тамгасы (стела) бар. Алар бер кечерәк билге генә түгел, ә “биредә динле татарлар яши” дигәнне аңлаткан һәм горур гына басып торган, зур әһәмияткә ия булган мөһим тамга, хәтта кайберләрен һәйкәл дип тә әйтергә була. Татарлар эзе буйлап күп йөрим, әмма ләкин шушындый күренешкә сездә генә тап булдым, бу тамгалар минем өчен – куанырлык зур ачыш.
Тагын шуны билгеләп үтәргә кирәк: тетрәндергеч репрессия елларында корбан булган дин әһелләрегезнең авыл саен исемнәрен мәрмәр ташларга язып мәңгеләштерүне дә сездән гайре бүтән җирләрдә очратканым булмады.
Әйе, мәчетсез авылларыгыз бөтенләй юк, кайберләрендә хәтта берничә мәчет басып тора. Тик аларга йөрүчеләр саны, кызганычка, бик аз. Бер имамның ялгыз намаз укыганына да шаһит булырга туры килде һәм шул төштә, шул проблемага тәңгәл килгән Рафаил Нуриәхмәтовның “Ялгыз имам” шигыреннән ике куплетын мисал итеп китерәсем килә:
Манарадан ишетелә
моңлы азан,
Аллаһ бөек! Аллаһ бөек!
Ә мәчеттә ялгыз имам
Намаз укый башын иеп.
Намаз булды инде тәмам,
Калган уйга ялгыз имам.
Утыра ул намазлыкта,
Халыкта бетте дип Иман.
Икенче борчулы проблема – татар авылларында мәктәпләр ябылу сәбәпле, татар бала-ларының татар Әлифбасын өйрәнүдән мәхрүм ителүе. Шуның нәтиҗәсендә, 30-40 еллардан сездә татар теленең юкка чыгу куркынычы бар.
Себер татарларын алыйк. Анда бүген 55-60 яшьтән өлкәнрәк милләттәшләребез генә татар телендә укый ала. Димәк, шул буын киткәч, анда татарча аралашу бетәчәк.
Дөрес, Зур Рбишча мәктәбе, аның эшчәнлеге белән танышканнан соң, татар телен саклап калуда алардан үрнәк алырга кирәк, дигән нәтиҗәгә килдем, чөнки биредәге укучыларга туган телебезне өйрәнү өлкәсендә өстәмә мөмкинлекләр һәм алымнар табылган, искиткеч бизәлештә ясалган махсус татар теле кабинеты да бар.
Искитмәле хәл: борынгы әби-бабаларыбыз чукындыру чорында да динебезне һәм телебезне саклап кала алган, патша заманында татар мәктәпләрен татар зыялылары тоткан, муллалар уку-укыту һәм агарту эше белән шөгыльләнгән. Без бу хакта Суыксу һәм Печә имамнары Зиннәтулла һәм Нуриман хәзрәтләр, Мәдәнә мәчете музеенда Максут Гаязов белән ипләп кенә сөйләштек, фикер алыштык.
Печәдә үзем өчен бер ачыш ясадым: Тверь имамы булып хезмәт иткән Сәет хәзрәт Борһанов чыгышы белән нәкъ шул авылдан икән. Монда хәтта җирле халык телендә “Борһан тавы” дип йөртелгән топонимик исемле урын да бар. Ә ул Кучум хан нәселенең бер дәвамчысы булырга тиеш, чөнки чукындырудан качып, бу якларга килеп төпләнергә мәҗбүр булган Фатыйма солтан – Кучум ханның оныгы Арсланның хатыны. Ә Сәет Борһанов – Фатыйма солтанның улы. Бу вакыйгалар 1600 елларга карый.
Сезнең төбәктә булган 15 татар авылы белән танышып чыктым һәм җирле халыкта лидерлык сыйфатлары көчле булуына төшендем. Шуннан, бәлки, үзара бераз капма-каршылык та килеп чыга торгандыр. Әмма ләкин һәр кеше дә чын лидер була алмый һәм бу очракта тәкәбберлекне аз гына булса да тыя белү кирәк.
Үзегез күнегеп беткән, гадәти күренешкә әверелгән әйберләр читтән килгән кеше күзендә бик ачык чагыла бит. “Өмет иң соңыннан җуела” дигәндәй, татар халкының киләчәгенә ышанам. Безнең татар үз вакытын көтеп тора, чөнки анарда хәйләкәр һәм зирәк акыл бар. Шуңа бар ялгышлар да төзәтелергә тиеш. Тик ул мәсьәләләрне чишәр өчен, барысын да муллалар өстенә ташламаска киңәш итәр идем. Җыйнаулашып, татар интеллигенциясе һәм зыялылары, татар матбугаты һәм иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән бергәләп татар телебезне һәм милләтебезне саклап калырга тырышыйк. Мөмкинлекләр бар бит ул, тик аларны эзлисе һәм табасы гына кирәк.
Бу сәфәремнән туплап кайткан материалларымны һәм уй-фикерләремне системага салып, тарихи күзлектән чыгып язачакмын һәм кабат сезгә, “Туган як” газетасына юллаячакмын, – дип йомгаклады сүзен кадерле кунагыбыз Фәүзия Әүхәди кызы.
Түгәрәк өстәл янында шундый кызыклы фикер алышуыбыз өчен без, әлбәттә, аның төп кунагы Фәүзия ханымга, безнең төбәктә аның танышып-белү сәфәрен оештырган туган як тарихын өйрәнүче Хөсәен Аймалетдиновка олы рәхмәтләребезне белдердек һәм истәлеккә бүләкләр тапшырдык.
Наилә ЖИҺАНШИНА,
Олег ӘНДӘРҖАНОВ.